Реклама

Понедельник, 29 августа 2016 11:55 // Прочитано 922 раз

Зөфәр Харисов: "Иң зур бәхетем – тамашачы мәхәббәте…"

…Кичәге завод директоры ерак җирләрдән туган авылына кайтып төшә. Ул кабинетыннан әле генә чыкканмыни, ап-ак күлмәк белән костюм кигән, галстук таккан, чалбарының сыры кулыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән, кырынган йөзе пөхтә-матур. Менә сиңа коеп куйган җитәкче образы!

Килеш-килбәте белән үк түрә икәнлегенә ышандыра. Юкса, өтек-төтек кенә киенсә, тамашачы: «Фи, шушы да булдымы директор!» – дияр һәм спектакльнең бермә-бер дәрәҗәсе кимер иде. Элгәре үк Өмет (И.Юзеев, «Гашыйклар тавы»), Рәшит (К.Тинчурин, «Назлы кияү»), Ямгырчы би (Н.Фәттах, «Итил суы ака торур»), Пурсоньяк (Мольер, «Галиҗәнап де Пурсоньяк»), Миннәт (М.Гыйләҗев, «Бала баласы балдан татлы»), Исхак (Т.Миңнуллин, «Ай булмаса, йолдыз бар») һ.б. кебек йә фаҗигале, йә көлкеле, йә җырлы-биюле рольләре белән сокландырган, хәтта ки көнләштергән Татарстан Республикасының халык артисты Зөфәр Харисов иде ул Габдерәхим исемле «директор» әфәндебез. («Бер тамчы ярату», Т.Хәләф сценарие, Н.Гыйматдинова әсәре).

Сәхнә һәм чынбарлык икесе ике дөнья, һәм шушы уртаклыкта торган актер үзе дә образ булып гәүдәләнә. Бервакыт миңа шундый бәхәстә катнашырга туры килде: татар ир-егетләре һәм татар хатын-кызлары ничек киенергә тиеш? Бигрәк тә әдәбият-сәнгать әһелләре. Чөнки алар күз өстендәге каш кебек. «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар», – әлбәттә, әйбәт мәкаль, әмма, мин акыллы дип, иске-москыга төренеп йөрү дә килешмидер. Сүзен туры ярып әйткән бер каләмдәшебез: «Без кемнән ким?! Татар матур киенсен, бүтән милләтләр аны: «Кара, кыяфәте бигрәк мескен, димәсен. Әнә, театр артисты Зөфәр Харисовтан үрнәк алыгыз – озын кара пәлтәдән, муенына кызыл шарф ураган, ул урамнан узганда: «Менә ичмасам!» – дип горурланып каласың», – диде. Юк, монда фәлән мең долларлык кыйбатлы кием-салым турында бәхәс купмады. Зөфәр Италиядән Versace яисә Diesel киемнәре кайтармый, безнең татар артистлары бик тыйнак яши, монда сүз эчке культураны чагылдырган зәвык турында иде. Килешле итеп киенә белү бөтен кешегә дә бирелмәгән талант инде ул. Баксаң, Зөфәр балачакта ук «Музыкальная жизнь» дигән журнал алдырган, анда исә сан саен фырт урыс артистларының фотосурәтләре басылган.

– Зөфәр, сине шулкадәр мактагач, укучыларыбыз: «Бу егет кайсы мәмләкәттән икән соң?» – дип кызыксынмасмы, икән?

– Кызыксынсалар, яз инде, мин Мөслим районының Ыклы, әрәмәле, чишмәле Түбән Табын авылында туып үстем.

– «Тормыш көндәлегең»не күздән кичердем дә, үзеннән-үзе бер сорау туды. Театр артисты дигәч, без шулай күнеккән: ул йә Казан театр училищесы шәкерте, йә Мәскәүдә укып кайткан щепкинчы. Ә син боларның икесен дә читләтеп, сәнгать иленә бүтән сукмактан килеп кергәнсең.

– Әйе, мин 1978 елда Мәдәният институтының режиссерлар бүлеген тәмамладым. Җитәкчебез атаклы Ш.Сарым-саков иде. Училищега юлларым урау булды шул. Мөслим – Татарстанның ерак төбәкләренең берсе. Чакрымнарны исәпләсәң –
баш әйләнә. VIII сыйныфтан соң әти-әни мине Таһир исемле авылдаш абыйга ияртеп Казанга озатты. Икәү фатирга урнашкач Таһир абый, мин – ундүрт яшьлек малайны, училище ишеге төбендә бастырып калдырды. Коридорда бер җан иясе юк, тып-тын! Тәрәзә янында унбиш минут чамасы торгач, кисәк авыл, йортыбыз, әниләр күз алдыннан йөгереп узды да, елап та җибәрдем. Шунда беренче тапкыр сагынуның никадәр әче икәнен тойдым. Фатир хуҗасы кызганып үземне аэропортка илтеп куйды, ә анда билетлар сатылып беткән, икенче көнгә – кичкә генә урыннар бар. Дүрт көннән соң Түбән Табынга кайтып егылдым. Моннан соң беркая да бармыйм, яшәсен авыл, дип тәүбәләсәм дә, урта мәктәпне тәмамлагач фикерем үзгәрде. Безгә концерт белән сүз остасы Илдус Сафин төркеме килгән иде, алар: «Нәрсәгә сиңа училище, туп-туры институтка кит, югары белемең дә була», – диделәр.

– Әле бер сереңне яшереп калдырасың. Сине Аллаһ тумыштан ук иҗат таланты белән бүләкли, син инде мәктәптә драма түгәрәгенә йөрисең, VII сыйныфта ук Әнгам Атнабаевның «Шонкар» спектаклендә уйныйсың, ә «коллегаларың» – укытучылар.

– Серемне ачам алайса. Балет артисты булырга хыялланган идем шул.

– Ирек Мөхәммәтов сыман Аурупа сәхнәләрен яуларга исәпләдеңмени?

– Юк ла, балачак хыялы бит ул! Тинчурин театры минем өчен Париж да, Лондон да, Нью-Йорк та, Казан да – аны бернәрсә белән дә алыштырмас идем. Син инде, гади авыл баласы ничек сәнгатьнең бу иң нәзберек төре белән җенләнде икән дип шикләнәсеңдер. Заманында Н.Павлова, М.Плисецкая, В.Васильев кебек дөнья шау-латкан талантларның чыгышын һәрдаим телевизордан күрсәтәләр иде. Аларга мин шакката идем. Биюгә сәләтем булгач, балетка да тешем үтәр кебек иде.

– Ә милли театрыбыз синсез нишләр иде! Шаяртуымда җитдилек тә бар, Зөфәр. Хуш, иң тәүге ролеңне хәтерлисеңме дип төпченсәләр, син Әлмәт сәхнәсен онытмаска тиеш, әйе бит?

– Әлбәттә! Кесәмә дипломымны салгач мин ул елларда «күчмә» дип аталган театрга бардым. Аның директоры Сәет Шәкүров иде. «Улым, – ди абзый, – әлегә бездә вакансия юк, ә менә режиссер ярдәмчесе вазыйфасына кеше кирәк», – ди. Икеләнеп тә маташмадым: «Ярдәмче кем инде, пәрдә ачтырып, пәрдә яптыручы гына бит», – дип баш тарттым. Иҗат бәхете эзләп киттем Әлмәт калаларына. Гали абый Хөсәенов бишкуллап алабыз, диде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев «Ач тәрәзәң» (Ф.Садриев) спектаклендә миңа Булат ролен тәгаенләде. Шул беренче ролем иде.

– Син әле Рөстәм Абдуллаевны: «Пешерергә яратам, берәр ресторанда пешекче булам, аннары директор кәнәфиенә утыруым ихтимал», – дип куркыткансың, имеш.

– Ул үз-үземә тәнкыйть күзлегеннән багу иде. «Зөфәр, син сәхнәдә кем? Уртакул уенчымы? Яки кыланып кына йөрүчеме? Яки инде таланты шәйләнгән артистмы?» Рөстәм абыйдан мондый җавап ишеттем: «Энем, артист һөнәре синең язмышың». Бу бәя иҗат офыгымны киңәйтергә бик зур ярдәм итте.

– Туктале, режиссерлыкка укыган егеткә, бәлки Сәет абый Шәкүровның тәкъдимен кире какмаска иде, ә? Теге чорларда (Рәшит Заһидуллинга хәтле!) тинчуринчылар режиссерларга кытлык кичерде, алар бик еш алышынды: берсе килде, берсе китте. Алын инде шушы эшкә! «Мин!» дип чәчрәп чык! Тәҗрибә сандыгың яртылаш тулы иде кебек: синең тарафтан ничәмә-ничә спектакль әзерләнгән.

– Ай-һай, сиңа әйтүе җиңел! Минем җанда бит актер яшәп ята! Һәм ул сәхнәдә уйнау ләззәтен берни белән дә алыштырырга теләми! Дөрес, «тегесе» дә чеметеп-чеметеп ала аның, кайчакта: «Их, шушы әсәрне куясы иде!» – дип очындыра-талпындыра.

– Кайбер режиссерлардан: «Актер без кушканны гына үти, аның тарафыннан инициатива күрсәтелми!» – дигән катгый фикерләр ишетәбез. Син моның белән килешәсеңме?

– Һич юк! Чөнки сәхнәгә артист чыга. Каһарманның уй-хисләре, кичерешләре минем йөрәгем аша үтә, аның җәмгыятьтәге теге яки бу хәлләргә мөнәсәбәте минем уеным белән күрсәтелә. Әгәр режиссер артистка: «Син болай бас, болай борыл, болай сөйлә», – дисә, ул роботка әйләнә. Шөкер, без баш режиссер Рәшит Заһидуллин белән иҗат мәйданында дустанә эшлибез.

– Зөфәр, сине юкка-барга җәнҗал куптарган гаугалы артист димәс идем, алай театр җитәкчеләре белән бозылышып йөрмисең кебек. Иптәш Харисов яраклаша димәс идем. Синдә матур гына кирелек бар анысы. Шушы гомер эчендә җиденче режиссер белән эшлисең икән.

– Яраклашу миңа хас нәрсә түгел. Нинди генә җитәкче килсә дә, үземне туксан градуска борып куймыйм. Иҗатта бәхәсләр куба, ләкин уртак тел табып яшәүгә берни дә җитми! Мәсәлән, Равил абый Тумашев башта миңа вак рольләр генә бирде, Рабит Батулла белән җай гына аңлаштык. Ә менә Дамир Сираҗиев белән тиз генә «ботка» пешмәде. «Брат, – диде ул, – мин синең эш стилеңне бик үк аңлап бетермим. Сиңа бер ел сынау вакыты билгелим, әгәр шушы вакыт эчендә өметемне акламасаң, безгә хушлашырга туры килер. Жалу белән профсоюз комитетына чапмассың дип уйлыйм», – диде. Дамир әфәнде «Аршин мал алан»да Гаскәр роле белән сынаган иде, мин –
үҗәт, сынатмадым. Ахырдан ул җыелышта мактап: «Зөфәр, синең белән безнең иҗади дуслык дәвам итәчәк», – диде. Тапталса да, хакыйкатькә бик якын бер әйтемне мин дә кабатлыйм: сәнгать корбаннар сорый. Актер күрсеннәр, бәяләсеннәр өчен җиде кат тир түгеп, көн-төн тырышырга тиеш.

– Хәтерлисеңме икән, моннан егерме еллар элек мин синнән: «Афина башлыгы Солон трагик актер Феспидның тамашасын карагач: «Шул хәтле халык (тамашачы) алдында ничек оялмыйча ялган чәчәсең», – дип кычкыра. Зөфәр, безнең Президентыбыз шундый сөаль бирсә, нәрсә дияр идең? – дип кызыксынгач, син: «Аллаһы Тәгалә мине бу җәзадан коткарган: хөрмәтле Президентыбызның спектакльләребезгә аяк та бас-каны юк», – дигән идең. Еллар узды, татарның беренче илбашы Минтимер Шәймиев, ниһаять, синең уеныңны да күрде.

– Безнең театр базасында тарихи әсәр «Кара пулат»ны әзерлиләр, кастинг була дигән хәбәр килеп ирешкәч, мин аның сценариесен сорап укып чыктым. Бик ошады. Композитор Эльмир Низамов белән очрашкач ул мине җырлатып карады. «Сезнең тавышыгызны кем куйды?» – дип гаҗәпләнде Эльмир. Мәйтәм, табигать! Әсәрнең музыкасы миңа нык тәэсир итте. Сәхнә бизәлеше, хор, оркестр таң калдырды. Миңа Чичән ролен тапшырдылар. Яшермим, сәхнәгә беренче адымнар ясаган яшь малай кебек һәр репетициядә дулкынлана идем.

– Чичәнне тамашачы искиткеч яратты. Син – бербөтен идең һәм бер ялгызың мини-спектакль уйнадың шикелле. Без, хәтта Чичән тагын кайчан чыгар икән дип, көтеп утырдык. Бу спектакль «Тантана» бүләкләү тамашасында «Ел вакыйгасы» буларак билгеләнгән икән, монда Зөфәр Харисовның да өлеше бар дип саныйм. «Тормыш көндәлегең»не тагын актарам әле. Син – күпкырлы талант иясе. 1999 елда концертың белән Казанны шау-латкан идең. Мин генәме, бик күпләр: «Әһә, бу тикмәгә генә түгел, иптәш Харисов эстрадага күчәр ахрысы!» – дип фаразлады. Чынлап та, җыр сәнгате синең яшәешеңдә дә, иҗатыңда да кис-кен борылыш булачак иде. Ирек, тулы ирек! Үзең баш, үзең түш, дигәндәй, җырлый-җырлый илләр гиз, җирләр гиз. Матди хәлең яхшырып, коттеджлар сал, ярымутрауларда ял ит. Тамашачы шул ук, сәхнә шул ук. Их, егет, безнең өметләрне акламадың син!

– Зинһар, үсендермә! Театр – минем җаным, үземне аңардан каерып алсам, канатсыз кош төсле бәргәләнер идем. Яшьрәк чакта алты көндә җиде спектакльдә уйный идем. Дүшәмбе – безнең ял көне, ул миңа бик озак тоела, ә чираттагы ялларда эшемне сагынып үлә идем. Син, кайчакта миңа саран гына мактау сүзләре әйткәлисең, дусларым Тинчуринга синең уеныңны карар өчен махсус йөри, дисең. Мөгаен, иң зур бәхетем әнә шундый тамашачыларның мәхәббәтедер. Ә җыр диңгезендә мин йөзәрләгән җырчылар арасында буталыр идем. Аннары, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев кебек «сандугачлар» биеклегенә күтәрелеп сайравы, ай-һай, кемгә генә тәтер икән?!.

– Рәхмәт, бу артист монологы миңа ошады. Ходай сине театрдан аермасын дип, теләк теләргә генә калды. Чираттагы сорау туйдырды инде димә. Әгәр тракторчы булсаң – ничә гектар җир сөрдең дияр идем, син – актер, димәк, сөалем дә һөнәрең белән бәйле. Өч дистә ел эчендә «җан өргән» каһарманнарың ничәү булды? Исәптәме алар?

– Җәмгысе җитмешкә якын роль «хуҗасы» мин.

– Шуларның кайсылары бик-бик кадерле инде?

– Гаҗәп хәлләр, башта миңа – яп-яшь егеткә режиссерлар 50-60 яшьлек агайлар ролен бирәләр иде. Мин хәтта берничә тапкыр Земфира апа Дасаеваның ирен уйнадым! Кайсы гына ролемә тукталсак та, һәммәсен дә тигез күрәм. Инде дә бик кыстасаң, үлеп-бетеп яратканнар исемлеген тезеп карыйм: ул Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош»ында – Әдһәм, Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт»ендә – Инсаф, Узеир Гаджибәковның «Аршин мал алан»ында – Гаскәр, Мольерның «Галиҗәнап де Пурсоньяк»ында – Пурсоньяк, Наил Гаетбаевның «Әстәгыфирулла»сында – Азат, Нурмөхәммәт Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында – Йосыф.

– Син ул Пурсоньягың белән бигрәк әкәмәт идең. Җирән төстәге озын киемле, җирән чәчле һәм акайган күзле каһарман Зөфәр Харисовның «җене»нә ярамас кебек иде беренче карашка. Көлке объектына әйләнгән үзе аңгыра, үзе беркатлы дворянинны уйнау осталыгың андый «караш»ны сызып ташлады.

– Мин геройларны уңай яки тискәрегә бүлмим. Аларның барысына да күңел җылысы салынган.

– Хәтта ки артыгы белән! Хатының Рушаниягә шулар «теле» белән эндәшкәч, ул: «Монысы тагын кайсы кайсы спектакльдән соң?» – дип юкка гына көлмидер лә! Синдә гашыйк ир, гашыйк егет рольләре дә шактый. Тамашачыга артистның мәхәббәт күренешләрен табигый итеп уйнавы табышмакның да табышмагы инде. Мәсәлән, партнер (уендаш) син бик үк өнәмәгән кеше ди. Ә бүген син аңа хисләреңне белдереп, яратуыңны исбатлап күрсәтергә тиеш, ди. Сәхнә артында: «Кит, котсыз», сәхнәдә исә «Бәгырем, җаным».

– Безне алай ук бетереп ташлама инде. Безнең театрда халык дус-тату. Дөрес, синдә дә хаклык бар: партнерың «сөйкемсез сөяк» икән, уйнавы кыенрак. Әмма шунысын да искәртәм: сәхнәдә мин түгел, мин гәүдәләндергән каһарман «йөри», «сөйләшә», «ярата».

– Гомер сәгатьләрен санап «интектергән» Вакытка мөнәсәбәтең ничек?

– Сулар кебек ага да, җил кебек исә ул. Ямансу булып китә! Ни өчен дисеңме? Уфтандыра, уйналмыйча күпме рольләр кала.

– Минем сораулар ялыктырды бугай. Йәле, халык авыз иҗатыннан берәр мәзәк сөйлә. Сез элек йөремсәк артистлар идегез, кыш димәдегез, пычрак димәдегез, чанада, арбада, йөк машинасында, тракторда бөтен Татарстан авыл-районнарын иңләдегез.

– Авыл саен, йорт саен дус һәм туган иде инде. Соңыннан хәбәрләшеп тора идек. Үзләре дә сагынып театрга килә иде.

Мәзәкләр шактый миндә. Иң кыскасын сөйлим. Шулай А.Гыйләҗевнең «Шикәрем син, балым син» спектакле белән гастрольләрдә йөрибез. Тәүфыйк Йосыпов дигән артистыбыз кич, уен беткәч, салгаларга ярата иде. Болар фатир хуҗасы белән кәефләнгәч, үзара бәхәс купты. Мин тиз генә Тәүфыйк аганы култыклап алып күршеләргә кунарга керттем. Иртән ул айныр-айнымас: «Без кайда соң?» – ди. Ят урын бит. «Без – күршедә», –
дим. «Польшада-а?!» Аның болай да зәңгәр күзләре тагын да зәңгәрләнеп акайды.

– Син бая гына рольләр кала, дидең. Соң, әйдә, соңарма, уйна!

– Көлмә, яме?

– Тылсым таягы белән селтән дә, унлаган каһарман: «Нәрсә боерасыз, Зөфәр әфәнде?» – дип, алдыңа тезләнсен.

– Ул таяк минем кулда түгел шул.

– Көенмә, синең мәңге уйнап туймаслык иң шәп, иң көчле бабай ролең бар ләбаса!

– Әйе, быел Камил исемле оныгым туды. Ходайга чиксез рәхмәт укыйм. Бабай булып үлгәнче уйнарга риза мин!

Автор:  Нәбирә Гыйматдинова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+