Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 05 сентября 2016 12:25 // Прочитано 586 раз

“ЯШИСЕ КИЛЕП ЯШИМ!”

...Ул  сәхнәгә чыгып, театр диварларын  яңгыратып җырлый башлагач зал тулы тамашачы аягүрә торып басты. Алкышлар озак тынмады. Кайдан соң бу дәрт?! Кайдан соң бу көч?! Гомер йомгагында 85 түгәрәк югыйсә! Бу яшьтә адәм баласының йөрешләренә хәтле салмаклана, ә  Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев, яшьлек иленнән һич китәргә җыенмый кебек. Төз гәүдә, нык адымнар, җитез хәрәкәт... Яшьләр көнләшерлек! Ә ул узган тормыш юлы үзе бер калын романнар язарлык. Әлеге әңгәмә, бәлки шуңа этәргеч тә булыр.

Мәсгут абый, бездә мәктәптән туп-туры сәхнәгә сикереп менгән һәм фонограмма куеп, шырдый-бырдый җырлар  җырлап йөргән “такмазачылар” да, көйсез көйләр язып маташкан “композиторлар” да җитәрлек. Алар белән сөйләшергә кызык түгел, чөнки кайберләренә “йолдыз чире” йоккан була. Шуңа иҗат үрләре дә бик тәбәнәк. Гәрчә күбесенең продюсеры, спонсоры бар дигәндәй.  Ә Сезне дөнья агай шактый гына кыйнаган дияр идем. Тавышыгыздагы моң, көйләрегездәге дәрья тирәнлеге шуның нәтиҗәсе кебек. Кайдан Сез? Кемнәрнең талантлы баласы Сез?

 

– Без Имаш токымыннан. Әтием ягыннан картәти авылда бай кеше булган, алып-сату белән шөгыльләнгән, чәчкән-урган. 1918 елда аны аклар да, кызыллар да эзәрлекли, байлыгын тартып ала, картәтине авыл халкы изге карт дип дошманнардан саклап кала, ләкин совет власте аңа иркенләп яшәргә ирек бирми, йортын мәктәпкә әйләндерә. Соңыннан ул авырып үлә.

 

 

Әнием ягыннан бик хәлле крәстиән  картәти авылның икенче очында тора. Аның гаиләсен, шул исәптән әтием-әниемне,  6 айлык мине гыйнвар суыгында атларга төяп авылдан озаталар. Алар Пермь өлкәсенең төньяк районында туктала. Әтием бу гаделсезлек белән килешмичә судларга йөреп: “Болар кулак түгел”, – дип исбатлагач, аларга туган якларына кайтырга рөхсәт итәләр. Умарта тоткан, балавыз саткан 15 балалы картәти авылына кире кайтмыйча, урман эчендәге ун гына йортлык авылда төпләнә. Минекеләр Пермьгә китә, әтием таш кисүче, әнием агач эшкәртү заводында эшли.

 

– Ятимлек бик иртә ишегегезне шакый икән.

 

Әйе, миңа 3 яшьтә әтием үлә. Без әнием белән юеш, салкын баракта яшәдек. Аның эше искиткеч авыр иде: елгадан агып килгән бүрәнәләрне багор  белән эләктереп конвейерга кертәләр иде. Берсендә, әнием,  кибеттә чүпрәк-чапрак чиратында торганда үпкәсенә салкын тидереп, хастаханәдә ятты. Табиблар,  без инде бернәрсә эшләтә алмыйбыз, бәлки авыл һавасы булышыр дигәч, картәти аны үзләренә күчерде. Тик әнием чирдән мантымады, миңа 9 яшь иде, мәңгегә күзен йомды. Әниемнең энесе Тәүфыйк абый тәрбиясендә калган идем, 1941 елның  май аенда аны да хезмәт армиясенә чакырдылар. Ул шуннан Мәскәү астындагы сугышка эләкте. Киләчәктә терәгем-таянычым иде абый, тик аның да гомере иртә өзелде.

 

– Бер-бер артлы иң кадерле кешеләрен югалткан үсмер. язмышына үпкәләмәгән, таш кебек бәгырегез дә катмаган. Киресенчә, күңелегездә нечкәдән нечкә җепләр белән иҗат бишеге үрелгән.

Мин башлангыч сыйныфларда картәтиләрдән ике чакрым ераклыктагы Иске Чат авылы мәктәбендә укыдым. Миңа укытучы ата-аналар җыелышында  сөйләрсең  дип  бер  шигырь  ятларга бирде. Тәүфыйк абыйның шул шигырьне  ун мәртәбә кабатлатканын хәтерлим. Тәүге мәртәбә бәләкәй сәхнә белән әнә шулай “очраштык” без.

– Башта бәләкәй, аннары уртанчы сәхнә... Ә иң зурысы турындагы хыял мөгаен, офыклар артына ук кереп адашкандыр. Әле бит Сездә – ятим балада җан асрау хәсрәте дә.

 

 

Дөрес, тормыш аркадан чәбәкләп үстермәде. Җидееллык мәктәпне мин 10 чакрым ераклыктагы  туган авылым Каенавылда, фатирда торып тәмамладым. Биергә шунда өйрәндем дисәм, ялгышмам. Чөнки малайлар бии белмисең дип төрткәләгәч, үзеннән үзе аяклар тыпырдап китте. Укытучылар спектакль уйнаганда безне дә гомуми күренешләрдә катнаштыралар иде. Җиденчедән соң (1945 ел иде) укуымны Барда районы  үзәк мәктәбендә дәвам итмәкче идем (анда бер атна укыдым), күземә арпа чыгып, өйгә дәваланырга кайткач, картәти уфтанып кына: “Улым, хәлем бетте, бүтән укыта алмам”, – диде. Сез әйткән җан асрау проблемасы туды. “Биш авылны берләштергән авыл советына сәркатип кирәк, улым, сине шунда эшкә чакыралар, ризалаш”, – диде картәти. Миңа 15 кенә яшь иде. Бер яктан укуым өзелсә, икенче яктан иҗатка якыная төштем. Авыл яшьләре “Үги кыз” дигән әкият-спектакль әзерли икән дә, кыз баланы уйнарлык “артист” юк. Ул чакта тавышым нечкә иде әле, җырлаттылар да, кыз роленә куйдылар. Авыл халкы тамашаны шул хәтле ошатты .

 

– Булачак артистларның күбесе тизрәк хыялларына ирешер өчен театр училищесына ашыккан. Ә сез, Мәсгут абый, сәхнәнең тәмен тоеп өлгерсәгез дә, нигәдер Казан тарафларына баш бормагансыз шикелле.

 

 

Әнинең бер васыяте гел колак төбендә чыңлап торды: “Балам, укы! Кеше бул!” – дия иде, мәрхүмә. 1947 елда, бернигә дә карамыйча,  укырга керү максаты белән Пермьгә юл тоттым.  Туганнарда кундым. Кич Мәдәният йортында һәвәскәр артистлар спектакль күрсәтә икән, шунда бардым. Фатирга кайтсам температурам күтәрелде, укшытты-кыстырды. “Ашыгыч ярдәм” табиблары авыл малае икәнемне белгәч, сиңа шәһәрнең газлы-агулы һавасы ярамый, диделәр. Авылда инде урыныма кеше билгеләгәннәр, мине клуб мөдиренә кодаладылар. Хуш, драма түгәрәге оештырып җибәрдем. Үзем уйныйм, башкаларны да өйрәтәм. Ә кыска гына пьесаларга кытлык! Пермьдә караган “Балыкчы кызы” спектакле хәтердән җуелмаган иде, шуны искә төшерә-төшерә яздым да куйдым.

 

 

Әмма уку теләге миндә барыбер сүрелмәде. Дустым Мидхәт белән без Пермьдәге хәрби-механика техникумына документлар тапшырдык. Икебезне дә кабул иттеләр, ләкин кемнең керү имтиханында “3”лесе бар, аларга стипендия түләнми дигәч, мин беренче көндә үк техникумны ташладым. Кем мине ашатсын-киендерсен ди! Хәзерге акылым булса, ятимнәргә берәр ташлама юкмы дип тикшертер генә идем. Мидхәт: “Мин синнән калмыйм”, - диде. Мотовилиха хәрби заводы каршындагы ФЗО мәктәбенә кердек. Шунда мин тимерче-штамповкачы һөнәрен үзләштердем.

 

 

– Мин инде күз алдыма китерәм: алачык, мичтә утлы күмер... Тимерче Мәсгут абый Имашев нәрсәдер ясап утыра. Бу, әлбәттә, шаярту гына. Ә бит заманында тимерче иң мактаулы һөнәр иясе иде. Сез, тырыш татар егете, әгәр заводта  калсагыз, түшегезне дистәләгән орден-медальләр бизәр иде.

 

 

Күңел гел сәхнәгә тартты шул. Заводның клубы бар иде, ничек кичләрен тулай торак бүлмәсендә ятасың, шунда киттем. Татар драма түгәрәге җитәкчесе Гариф абый минем белән кызыксынып: “Син нәрсә эшли беләсең?” –  дип сорагач, биедем дә, җырладым да. Түгәрәк әгъзалары җыелган чак иде, җитәкче: “Галиябану”ны куя алмыйбыз, дия идегез. Менә Хәлил килде”, – диде. Бер үк вакытта мин рус вокал түгәрәгендә дә  тавышымны чарладым, нота серләренә төшендем, цехта оештырылган уен кораллары оркестрында – мандолина чирттем. Көйләр нәкъ шул чорларда туды. Мәсәлән,  “Шахта” көен уйныйм да, әз генә тайпылыш ясап, үземне кыстырам. Берсендә үземнең шигыремә үзем көй уйлап таптым. Соңыннан шагыйрьләр, язучылар белән аралаша-аралаша яңа җырлар туа башлады.

 

 

– Һәм Сезнең  “Саубуллашу вальсы”, “Кыр казлары артыннан”,  “Туй күлмәге”, “Туган ягым каеннары” кебек җырларыгызны халык бик яратып кабул итте.

 

 

Сезнең шагыйрьләр белән иҗади дуслык Әлмәт, Казан шәһәрләрендә яшәгәндә көчәя бит, Мәсгут абый. Ә анда хәтле әле Сез Пермьдә кайныйсыз. Уку теләге җаныгызга һич тынгылык бирми, әниегезнең васыяте онытылмый, шуңа күрә кабат хәрби- механика техникумына укырга керәсез. Бу юлысы имтиханнарда сынатмыйсыз. Гаилә корырга да өлгерәсез. Уку дәверендә өч урында эшлисез.

 

 

Техникумны уңышлы гына тәмамлагач, өч ел мәҗбүри эшләтәләр иде. Мин авиация заводы клубында җыр-бию ансамбле оештырган идем, әгәр мине бүтән җиргә билгеләсәләр, ул таркалачак иде.  Мине шушы заводка  соратып алдылар. Көндез цехта мастер, ә кичен ансамбль җитәкчесе идем.  Ул елларда заводларда цехларның һәвәскәр коллективлары арасында ярышлар үткәрәләр иде. Менә чират безгә җитте. Мин сәхнәдә татарча-русча җырладым. Иртәгесен цех башлыгы безне летучкага җыйды. Ахырдан: “Имашев, син кал әле, – ди. – Сине кичә тыңладым, тавышың шәп, – ди. – Синең кебек мастерларны мин ел саен егермеләп алам, ә менә синдәй сирәк талантлар татар милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Бар, Казаныңа элдерт”, – ди.

 

– Корган-төзегән җайлы тормышыңны кискен үзгәртү - үзе зур батырлык, Мәсгут абый. Димәк, сәнгатьнең тарту көче биниһая булган, Сез, ике дә уйламыйча, татар мәркәзе – Казанга ашыккансыз.

 

1958 елда мин Казан консерваториясенең әзерлек бүлегенә укырга кердем.

 

– Үлчәү тәлинкәсенә салсаң – җырчы  белгечлеге баса төшкән бугай. Драма театры артисты булып сәхнәдә генә уйнасагыз да бик тиз танылыр идегез.

 

 

Консерватория кайсы ягы белән кызык иде? Анда мин композиторлар белән таныштым. Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәтов, Ринат Еникеев, Мирсәет Яруллин кебек шәхесләр белән дуслашу көй-моң дөньясына илаһилык өстәп, тагын да күбрәк җырлар язарга этәрде.

 

 

– Камаллылар да Сезне “безнеке” диләр. Яратып әйтәләр. Бүтәннәр дә Сезнең белән горурлана. Сез бит республика театрларының 50 дән артык спектакленә музыка язган кеше!

 

 

– Казанга килеп урнашу  белән мин Г.Камал театрының бөтен спектакльләрен карадым. Юньле-башлы җырлаучы юк, шул нәрсә гаҗәпләндерде. Җырлы рольләргә, мәсәлән, “Зәңгәр шәл”дәге Булатка опера театрыннан Азат Аббасовны чакыралар. Нәҗип абый Гайнуллин директор иде, аның янына кердем. “Карагыз әле, сезгә яшь җырчы егетләр җитми икән”, – дим. Тәнкыйть бит инде бу. Нәҗип абыйның чырае караңгыланды. “Син, соң үзең, ни-нәрсәгә сәләтле инде?” – ди. “Һәвәскәр артист, – дим. – Күп кенә рольләрдә уйнадым”, – дим. Н.Исәнбәт әсәреннән монолог сөйләгән идем, директорның йөзе яктырды. Җырлаган идем, күзләре яна башлады. “Әллә бии дә беләсеңме? – ди. – Алайса, син безнеке, егет”, – ди. Минем дә шартым бар иде: “Мәскәүдә укыган щепкинчылар кайту белән киләм, алар бит чын профессионаллар”, – дидем. 5 елда унлап роль бирделәр. Театрга директор итеп Рәшидә Җиһаншина билгеләнгәч ул: “Нишләп әле без Аббасовны чакырабыз, Булатны Мәсгут Имашевтан уйнатабыз”, –  дигән. Соңыннан Азат миңа үпкәләп тә йөрде, тик без дошманлашмадык.

 

 

– Ул елларда Сез бишкә бүленәсез. Филармониядә җырлыйсыз, татар драма түгәрәген җитәклисез. Ансамбль дә Сезнең карамакта.

 

 

– Тиен кебек бөтерелдем. Гаиләмне туйдырырга акча кирәк иде. Аннары, иҗатның һәр өлкәсе кызык иде.

 

 

– Сез һәммәсен колачлагансыз. Һәм аларның һәммәсе дә кочагыгызга сыйган. Композитор, җырчы, артист, мөгаллим... Болар янәшәсенә әле тагын директор  вазифаларын да тезәргә мөмкин.

 

 

– Анысы көтмәгәндә булды. Консерваториядә уку тәмам, кесәдә “җырчы-вокалчы” дипломы.  Нәкъ шул вакытларда өлкә комитеты Әлмәттә музыка училищесы ачарга дигән карар кабул итте. Нәҗип Җиһанов: “Сине шунда директор итеп җибәрәбез”, – ди. Аяк терәп карыштым, билгеле. “Кире чигенмә, оештыру сәләтең көчле, тәҗрибәң зур”, – ди ул. Кичәге студентларны эшкә тарату буенча Җиһанов бүлмәсендә комиссия утырышы.  Монысын сөйлимме, юкмы? Мактану кебегрәк килеп чыкмас микән?

 

 

– Сөйләгез, сөйлә, Мәсгут абый. Мактанырга хакыгыз бар!

 

 

– Шулай комиссия утырышы барганда телефон “җанланды”. Нәҗип Җиһановка филармония директоры Калинина шылтырата, тавышы бөтен бүлмәгә ишетелә. “Сез нишлисез анда? Ник Имашевны Әлмәткә озатасыз? Мин бит бер Илһам белән генә филармонияне тотып тора алмыйм!” – дип пыр туздыра. Нәҗип абый кыска гына: “Карар бар”, – ди. Опера театры да миңа өмет тоткан икән, аның да директоры телефонга ябышкан. Рәшидә Җиһаншина үз чиратында: “Нәрсә, без хәзер музыкаль спектакльләр куймаска тиешмени?!” – дип ректорга үпкәсен белдерде.

 

– Ә Сез иҗатны бер кырыйга селтәп аттыгыз да, Әлмәткә киттегезме, Мәсгут абый.

 

– Ул чактагы мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин “вәгъдә - иман” дигәндәй, Әлмәттә бер генә ел түз, аннары Казанга кайтарабыз, диде. Училище мәшәкатьләре белән 6 ел үткәнен сизмәдем дә. Анда бит барысын да нульдән башларга кирәк иде. Коллектив туплау, бинаны җиһазлау, студентлар җыю. Иҗаттан ерагаймадым. Мин үземнең сольный концертларым белән чыгышлар ясадым. Ул чорда Әлмәт язучылар бүлеген атаклы язучы Гариф Ахунов җитәкли иде, ул “Утлар яна учакта” исемле пьесасына миннән көй язуын үтенде.

 

 

– Казанда да директор кәнәфиеннән арынмыйсыз: П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Казан театр училищесы директоры камытын киясез. Һәм, кайда гына эшләсәгез дә, артыгыздан матур эз калдырасыз! Гаилә хәлләрегезгә күчсәк – өч бала тәрбияләп үстергәнсез. Бүген онык һәм оныкчаларның кадерле картәтисе Сез. Язмам башында: “Кайдан соң бу дәрт?! Кайдан соң бу көч?!” - дип сокланган идем. Инде бу сорауны үзегезгә юллыйм. Әле бит театр көллиятендә дә укытасыз!

 

 

– Моның сере: яшисе килеп яшәүдә. Кайбер кешеләр өлкәнәйгәч тормышның ямен югалта. “Кайчан үләм инде”, – диючеләрне беләм. Ә яшәү ул – нәрсә белән булса да шөгыльләнү. Минем күңелем һаман да унсигездә кебек: каядыр омтыла, эзләнә. Шуңа күрә миңа картлык та якынаерга базмый.

 

 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Мәсгут абый! Җырларыгыз төсле үзегез дә озын гомерле булыгыз!

Автор:  Нәбирә Гыйматдинова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта