Вторник, 31 января 2017 15:38 // Прочитано 805 раз

Гап-гади Гали

   Әгәр миннән «Дөньяда иң мәһабәт буйлы кеше кем?» – дип сорасалар, һич икеләнүсез: «Марсель Гали!» – дип җавап кылыр идем. Буе белән түгел, шагыйранә затлы фикер-уе белән, әлбәттә… Төнге күктән иң якты йолдызны үрелеп кенә алып, Чатыр тау очына кадап куярлык кодрәткә ия бул да канә!..
   «Телнең җаны, рухы бар икәнлеген әдәбиятта кемнәр исбатлый алды?» – дип сорасалар да шулар арасында Марсель Гали бар дияр идек. Бүгенге татар прозасының бәгыре шигърият икәнлекне кем каләме исбатлап күрсәтте, дигән сорауга да шул бер үк җавап булыр иде. Тагынмы?.. Тагын «Карурман», «Тәфтиләү»ләрдән соң, татар җырын яңа бөеклеккә күтәрүчеләрнең берсе кем дисәгез дә: «Марсель Гали» – дигән җавап ишетсәк, гаҗәп булмас иде.
 
   Без, каләмдәшләребезнең иҗаты хакында бик язарга яратмыйбыз, бу – татарлык, татарлыкның нигезендә исә хөсетлек ята. Ә Марсель Гали язды һәм яза. Әллә татар түгелме икән ул дип тә уйлап куясың аның «Еламас өчен генә көлә торган Гәрәй Рәхим», «биниһая гәүдәле Мәхмүт Хәсәнов», «ташбака кебек авыр куллы Нәби Дәүли», «үҗәт Мөхәммәт Мәһдиев» һәм башка бик күп каләмдәшләре хакындагы язмаларын укыганнан соң. Яратып яза, күтәреп яза, истә калырлык итеп яза. Өстәвенә, болар укучылар һәм студентлар өчен дә менә дигән әдәби материал! Марсель Галинең каләмдәшләре хакындагы фәлсәфи язмаларын укыгач, Шаһгали оныкларына ишетелерлек итеп: «Дөнья киң бит ул, егетләр! Арыныйк хөсетлектән, арыныйк кара көнчелектән, ак көнчелек тә бик җитеп тора бит, югыйсә! Матур сүзләрне, мактау сүзләрен күбрәк, ешрак әйтешик бер-беребезгә!» – дип сөрән саласым килә. Без бит, чыннан да, Шаһгали оныклары. Онытмыйк шуны!.. Аннан соң…онытмыйк: иң әһәмиятлесе, без – Кол Шәриф оныклары да бит әле! М.Галинең нәсел җебе нәкъ менә Кол Шәриф токымына барып тоташа торгандыр дип уйлап куясың. Әйбәт җырларны киң күңелле әдип кенә яза ала.
 
   Дөньяның да күңеле киң бит, егетләр! Үсендерик бер-беребезне, чөнки үзебездән башка безнең хәлне, безнең авыр хезмәтне башкалар аңламаячак! Ил кадәр ил таралгач, рух осталарына болай да көн бетте. Футбол тубы белән «трай» тибү безнең хезмәткә караганда дәрәҗәлерәк санала! Түрә кавеме чиркәү белән мәчетне рух тәрбиячесе дип уйлап бик нык ялгыша. Дин ул – адәм баласына ден кертүче, күкрәге эченә иман утыртучы. Рух тәрбиячеләре, димәк, чын кеше тәрбияләүчеләр алар әдәбият һәм сәнгать әһелләре, господа түрәләр, диясе килә.
 
    Аннан соң мин шуны яхшы белеп яшимдер кебек: кешегә яхшылык эшләү, кемнеңдер күңелен күрү синең үзеңә дә биниһая көч бирә икән ләбаса. Вәт эгоист! Өстәвенә, гомерне озайта, организмны яшәртә дип тә яза психологлар. Менә бит ул, хикмәти Хода!.. Менә бит ул Алланың рәхмәте!.. Ә хөсетлек адәмне эчтән сиздермичә генә яндыра, организмны акрынлап, тамчылап үтерә, юкка чыгара икән!.. Монысы да галимнәр фикере.
 
   Рәхмәт сиңа, Марсель Баяныч! …Әйдәгез, аның «Үзе» турында да матур итеп языйк әле. Җырлары кебек матур итеп.
 
   Без аның белән беренче тапкыр 1977 елда күрештек. Яшь язучылар конференциясендә, Бауман урамындагы Матбугат йортында, Илдар Юзеев белән Мансур Вәлиев бүлмәсендә. Үз-үзен тотышы, Пушкинныкына тартым бакенбардка (бу очракта мыек белән сакал кушылуны шулай дип атыйм) караганда – әле яңа гына Париждан кайтып төшкән дә: «Эйфель манарасы хакындагы шигыремне тәмамлыйсы урынга сез мокытлар янында йөрергә туры килә», – дигән сымаграк канәгатьсез чырае истә калган. Ошбу бүлмәгә кереп-чыгып йөргән язарлар арасында иң эшлеклесе, иң даһие булып күренде мин тугызынчы сыйныф малаена. Ә нигә, кыяфәт беркайчан да алдамый ул: М.Галине җитмеш яше тулып яткан көннәрендә дә: «Холкына хыянәт итмәде, үзе булып калды!» – дияр идем. 
 
   Сүземне башлаганда ук мин М.Гали хакында белгәннәремне җентекләбрәк сөйләргә тырышам, чөнки алда сүз аның җырлары, эстрада хакында барачак. Тел тәмен белмәгән каләм иясе агач телле җыр яза алмый. Азапланмасын да. Кара икмәк тәмен тоймаган кеше мәрсин балыгының уылдык тәмен дә аңламаячак – тары ярмасы белән бутаячак. Тел куәсе булмаган кеше язучы була алмаган кебек. Ә булырга маташучылар бар. Хәер, анысы башка мәсьәлә. Туган телнең тәмен белү өчен әүвәл какының иреннәрне пешерерлек тәмен, кузгалакның үтеңне кытыкларлык ачысын, әремнең чәч төпләреннән пар булып чыгарлык исен тоя белергә кирәк. Шулар арасында аунап үсү бер нәрсә, «чал чәчле гомер еллар»ың якыная башлаганда да, гап-гади бәрәңге боламыгы пешергәндә дә, аңа кинзә һәм шуның ише татарга ят исемле әллә нинди тәмләткечләр салып пешереп, байлар өстәленә куярлык ризыкның рецептын күз ачып йомган арада уйлап чыгарып, шул хакта ошбу ризыкның үзеннән дә тәмлерәк итеп сөйли белү куәсе кирәктер. Кирәктер… Кирәк булса, бар ул, Марсель Галинең хәзинә сандыгында бар. Андый әдипнең һәр язган шигыреннән җыр ясарлык. Шулай булдыра алмасагыз, җыр язып та азапланмагыз. Югыйсә, тагын безнең Президент Рөстәм Миңнехановның канына тоз салырлык сүзләр белән көй боламыгы килеп чыгарга мөмкин!
 
   Марсель Баянычны кайчан гына күрсәң дә: «Менә Азнакайдан кайтып килеш әле», – дияр, моңсу карашын күкләргә чөеп һәм анда, елның кайсы гына фасылы булуга карамастан, һәрвакыт торналар узган эзне күреп алыр. Аның гел туган ягы Азнакайдан килеп ятышы. Әллә кайтып барышы микән? Очар кошлар кебек? Әллә шагыйрьдә дә кошлар язмышы була микән?..
 
«…Һаваларда – торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары,
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләрдән кайтып барышлары…»
 
    Мин бу җырның хитка әйләнгән чакларын хәтерлим әле. Бигрәк тә аны шагыйрь Газинур Морат башкаруында тыңларга яратам!..
Читтән күргәннәр Марсель Гали уйнап кына, җиңел яши дип уйлый торгандыр. Аның бәгыреннән тамган тозлы яшьләрне сирәкләр генә күрә.
 
«…Аяк тавышына әни чыга,
Йокламыйча көтеп торгандай.
Моңсу күзләрендә мөлдерәп тора
Сары сагыш кебек тулган ай…»
 
   Монысы инде әни янына кайту турындагы бер шигырьнең соңгы строфасы булыр. Тагын кайту… Адәм баласы гомере буе каяндыр кайтып килгән шикелле генә сыман тоела миңа. Рух бөеклегенә, илаһи таланты каланчасына кайта торгандыр инде, бахыр. Хәятнең нигезе, мөгаен, кайту белән китүдән генә тора торгандыр әле, баксаң. Күрешүләр, аерылышулар, мәсәлән… Бу – хәрәкәт, бу – бәрәкәтле яшәешнең төп асылы.
 
«…Юлчы кайта. Кар шыгырдый,
Авыл таңын күреп кал.
Сөенче, дип хәбәр салыр
Үргә менгән бөкре тал…»
 
   Ошбу язма җыр сәнгате хакында. М.Галиевнең әлегә көй язылмаган шигырьләрен дә мисал итеп китерүемә мин гаепле түгел, чөнки аларның һәммәсе көйгә сусаган. Бу турыда – соңрак.
 
   Җир шарында таулар бихисап күп. Түбәләре болытларны тишеп чыккан һәм дөнья картасында төшкән таулар янында М.Галинең туган ягындагы Чатыр тау кебек тау да бар. Әмма ләкин… Чатыр тау дөньяда иң бөеге, иң мәгъруры! М.Галинең «каләм сүзен» тыңлаганнан соң моның шулай икәнлегенә ышанмый кара син! Мисаллармы? Мисаллар – аның һәр шигырендә диярлек.
 
…Сүз йомгагы сүтелепме сүтелә, чөнки М.Галинең һәр шигыре үзе бер фикер ачкычы.
 
«…Сизгәнбезме алдан белмичә дә
Бәхет кошы кая кунасын.
Соң аңлыйбыз: бары туган җирдә
Ике гомер яшәп буласын…»
 
   Көйгә сусаган, үзенә көй сорап «авыз сулары корыган» чираттагы тагын бер шигъри юллар бу. «Туган җирем, сине сөям, сине сагынам, синсез мин үләм, бетәм инде» дигән сүзтезмәле җырлар күп җырлана бездә. 
 
«…Гүзәл булып тууыңа гаепле түгелсеңдер,
Сиңа сарылган карашлар
Чайпалып түгелсеннәр…»
 
   Безнең татарда әдипнең иҗаты хакында «тәмләп», җиренә җиткереп язучы тәнкыйтьчеләр сирәк. Яза белмиләр. Әлеге дә баягы хөсетлек комачаулый.
 
    Хәер, Марсель Гали иҗаты турында, бигрәк тә аның җырлары хакында академик кысаларда фикер йөртеп буламы икән? Булмый торгандыр. Чөнки әлеге әдипнең сүзе генә түгел, ул үзе дә шигырьдән «тукылган», ул затлы сәнгать образының асыл өрфиясенә төрелгән, әдәби сүзе сыман затлы шәхес.
 
   «Кайту» кебек популяр җырны әнә шундый холыклы каләм иясе генә иҗат итә ала. Илле, йөз җыр язып та, тамашачының колагын «сөендерә» алмаган авторлар бар, ә менә йөз җырга торырлык «Кайту» кебек җыр текстын күкнең илаһи тәхетеннән тартып алучы Марсель Гали булыр. Мин берничә бит буе тәкърарлаган ошбу хакыйкатьне, бәлки, бер генә сүз белән генә дә әйтеп була торгандыр: барысы да Ходайдан! Син туганчы ук Ходайдан язучы булыр бу дигән фәрман булмаса, бишектә чагыңда Аллаһы Тәгаләнең фәрештәсе колагыңа серле сүзләр пышылдамаган булса, каләмне интектерү ул бер файдасыз һәм буш гамәлдер, дигән бер акыл иясе.
 
   «Сәхнә» сәнгать басмасы булгач, язмада әдипнең җырларына күбрәк игътибар ителә.
 
«…Тын калыйк мәңгелек каршында.
Сиңа да, миңа да
Хаклыкка сыену
Иманлы яшәүдән башлана…»
 
   Сүз зур фәлсәфә хакында бара, югыйсә, әдип аны гап-гади генә итеп әйтеп киткән кебек. Җырлап тора ошбу фәлсәфә!
 
   Рәхәт Марсель Гали шигырьләреннән сүзеңне дәлилләрлек мисаллар китерү.
 
«…Куллар – кулда. Басма уртасында
Яңгыратып яшьлек көлешә.
Үрелеп алыйм диеп төнбоекны
Егылып төшкән суга көмеш Ай…»
 
    Әдип рәссам да. Әйе, тормышта да рәссам М.Гали, әдәбиятта да рәссам.
 
   Әниләр турында бихисап җырлар яздык, хәтта арттырып та җибәрәбез бугай кайчакта. Хәзер әтиләр турында язу модага кереп китте. Юкса, азапланып тормасалар да була икән ләбаса. Марсель Гали әтиләр турында күптән язган булган икән инде.
 
«…Җирдә кеше кунак кына диләр,
Борынгының гадел ачышы.
Мин сәгатьне борам алгы көнгә,
Кулларымда – әти ачкычы…»
 
   Хәтерлим, әти-әнисе фанилыктан китеп баргач, Марсель Баян углы алар хакында күз яшьләрсез сөйли алмый торган иде. Һәй, нишләтәсең ди инде ул кылдай нечкә күңелне!..
 
   Хәзер миңа, хөрмәтле укучым, гади генә бер серне ачарга рөхсәт ит: ошбу шигырь куплетлары язучының җырларыннан түгел, алар – шигырьләрдән! Алар, алда әйтелгәнчә, көйгә сусаган шигырьләрдән!.. Талантлы әдипнең һәр шигыре җыр булып туа. Моң булып агыла.
Беләм ич: илһам каләм иясенә тик үзенә билгеле бер вакыт белән дулкын-дулкын булып килә, хикәя язу дулкыны, шигъри дулкыннар, роман-повесть өчен аерым дулкын җавап бирә. Юмор әсәрләренең дә үз «дулкыны» була, балалар өчен язганда да нәкъ шундый хәл күзәтелә. Алар һәммәсе дә моң булып агыла.
 
   Алда әниләргә багышланган җырлар турында сүз очкыны чәчрәп алган иде, мисал белән ныгытыйк, очкыннан ялкын кабынсын!
 
«…Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына…»
 
   Авторның җыр өчен язылган махсус тексты түгел икән бу. Шактый озын бер шигырь булган ул. Менә соңгы строфасы:
 
«…Капка тавышын да сагынырмын
Юату көтеп бары тик үземнән.
Тал мамыгын күтәрү дә авыр,
Мәхрүм калсаң туган нигезеңнән…» 
 
   Ярый хуш, һәр әйбәт шигырьгә көй язып та булсын ди. Ә менә бәян-романга көй язып буламы соң? Бу сүзләрем өчен миннән тузга язмаганны сөйләмә дип көләрләр, бәлки. Тузга язганны, каеннан ясалган кәгазъ «тузына» язылганны сөйлим һәм әле, өстәвенә, мисаллар белән дә дәлилли алам. Мәкам-көй сорап торган, мөнәҗәткә тиң юллар.
 
«Яңа көн туа…
Кояш офыктагы тау мендәренә таянып иркә киерелүгә, Күк гөмбәзенә Җир йөзенә тере төсләр дулкыны сирпелә.
Син, шушы чыклы таң кәүсәреннән кәефлелек нурын тәнеңә, җаныңа сеңдереп, мәшәкатьле көнгә кушылырга әзерләнәсең.
Көн ачкычы – таң баскычы астында.
Нәкъ шушы мәлдә тәкъдирең гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куяр. Гомер таҗыннан сибелеп калган санаулы көннәрнең берсе бу көн – кичәгесеннән дә кадерлерәге…» 
 
   «Рух» дип аталган әсәрдән бу. Автор аны үзе дә «поэма» дип куйган. Поэма булгач, шигърият дигән сүз түгелме соң инде? Көй шигырьләргә языла бит… Марсель Гали шәхес буларак үзе дә бер поэма кебек ул. Гап-гади, ләкин Гали поэма… Киләчәктә ошбу «поэма»ны укып сөенәчәк әдәби тәнкыйтьчеләрнең бәхетле йөзләрен күз алдына китерәм дә, йөзем офык артыннан бала-чага кебек сөенә-сөенә күтәрелеп килгән илаһи Кояш кебек яктырганнан яктыра бара…
 
   Каләмнең, ошбу язмага нокта куярга вакыт җитмәде микән инде дип, мине кисәтергә әзерләнгән мизгелендә, хәтер, вакыт аша иренмичә үрелеп кенә, артта калган еллар өеме арасыннан ни ара тагын бер хатирәне табып ала. Чөнки безнең яшьлекнең иң күңелле чаклары, Христофор Колумб инглизләргә Американы ачкан кебек, Рөстәм Акъегет безгә дип «ачкан» тын бакча «материгында», Равил Фәйзуллинның бакалар гына коена торган сулыклары буенда, Батулла белән Марсель Галинең «әкиятләрен» тыңлап узды. Моннан шактый еллар элек Марсель Баяныч Ркаил Зәйдулла белән мин фәкыйрегезгә яза башлаган яңа романыннан башлам (әле биш-ун бит кенә язылган иде шикелле?) битләрен укып күрсәткән иде. Хәтерлим, исеме «Тимә, яшәсен» дип атала иде бугай, Брежневның калын кашларын матур итеп сурәтләве дә истә калган кебек. «Булган бит инде бу», – дип куйдым мин тиктомалдан гына. Баяныч белән Ркаил миңа аптырап карап куйдылар, берничә биттән генә торган роман була ди мени янәсе. Ркаил, гадәттәгечә, Чуашстанга кадәр ишетелерлек «айгыр» тавышы белән кешнәп көлеп җибәрде, ә мин һаман җитди идем. Чөнки әдипнең өч җөмләсе дә кайберәүләрнең трилогиясенә торырлык иде. Телнең, сүзнең рухын тоя белә әдип. «Учыңа салып, кан тибешен тоеп кара: һәр сүзнең калебендә үз тәфсире, тән-күзәнәгендә бакый дәверләр капкасы…» дип язган әдип бит ул. Бер караганда, гап-гади итеп әйткән, ләкин ничек гали итеп. Сөбханалла!..



Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+