Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 07 сентября 2017 12:33 // Прочитано 448 раз

“Иске” һәм “Яңа” “Кычыткан чыпчыгы” авторларына мөрәҗәгать

ГАБДЕЛФӘТ САФИННЫҢ "КЫЧЫТКАН ЧЫПЧЫГЫН" РИФАТ ЗАРИПОВНЫКЫ АЛЫШТЫРДЫ: БЕР ҮК ИСЕМДӘГЕ ИКЕ ҖЫР

20 еллар элек үк Габделфәт Сафинның “Кычыткан чыпчыгы” дигән бик популяр җыры бар иде. Күптән түгел исә Рифат Зариповның шундый ук исемдәге җыры барлыкка килде. Җырның атамасы гына түгел, кайбер юллары да кабатлана – икесендә дә “кычыткан чыпчыгы” сүзтезмәсе “яратуның чып-чыны” сүзләре белән рифмалаша.

Без “иске” һәм “яңа” “Кычыткан чыпчыгы” авторларына мөрәҗәгать иттек.

"Иске" "Кычыткан чыпчыгы" авторлары

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: Эльмира Җәлилова нәрсәне сагынды икән?

  • Мин ул җырны ныклап кына тыңлаганым юк, дөресен генә әйткәндә. Каядыр кычыткан чыпчыгы дип ишетеп калган идем... Ә менә үземнекен яттан беләм. Мин нәрсә әйтә алам инде монда? Мин язганмын – җыр яңгырый, җыр минеке, аны кабатлау кирәк булдымы икән? Бездә шаян, шук кызларны “кычыткан чыпчыгы” диләр иде бәләкәй чакта. Чыпчык та бит сикергәләп йөри, шуңа күрә яшьлекне искә төшереп, балачакны, яшь вакытны сагынып язган шигырь инде ул. Эльмира Җәлилова нәрсәне сагынды микән? Мин әйтә алмыйм инде анысын. Мин язганмын – беткән. Ул җырның хуҗасы мин инде, яшерен-батырын түгел.

    Яңа” “Кычыткан чыпчыгы” җыры авторлары

Эльмира Җәлилова: Юк әйбердән скандал ясамыйк

Мин гомумән җавап бирмим, чөнки кемгәдер “Интертат”ка җавап биргәннән соң, үземнең сүзләремне тапмаган идем. Юк әйбердән скандал ясамыйк әле, зинһар өчен, - диде җыр тексты авторы Эльмира Җәлилова.

Җырчы Рифат Зарипов: Җырның сүзләре өчен шагыйрьләр җавап бирсен иде

Миңа бу җырны бер ел элек Альфред абый Якшимбетов тәкъдим итте, “Сүзләре кемнеке соң?” – дип сорагач, ул:“Эльмира Җәлилова язган сүзләр”, – диде. Эльмира Җәлиловага әйткән идем дә: “Кайчан язганымны хәтерләмим дә инде, бер ун ел элек язылган шигырьдер, мөгаен. Теге елларда ук, Салават Фәтхетдинов популяр булган вакытта Альфред абыйга биргән идем, син әйткәч кенә язганым искә килеп төште әле”, – диде.

Габделфәт абыйның чынлап та булгандыр ул җыры, мин интернетка куйгач, аның җыры белән янәшә минеке дә килеп чыкты. Күрдем мин аны, әйе. Авторлык тарафыннан урланганмы, урланмаганмы икәнен мин белмим, анысын әйтә алмыйм. Мин сүз язмадым, көй дә язмадым... Алар өчен, җырның сүзләре өчен шагыйрьләр үзләре җавап бирсен инде. Габделфәт абый җырлыймы, башка кеше җырлыймы – мин белмәдем. “Кычыткан чыпчыгы” дигән сүзне барыбер бер шагыйрь дә уйлап чыгармаган, ул халыктан чыккан сүзләр. Ә охшашлык ягына килгәндә, бардыр инде... Хәзер төрле шагыйрьләр бар, Эльмира Җәлиловаларны начар, урлаша торган шагыйрьләр дип әйтмәс идем. Бәлки ул белмәгән генәдер...

Зилә МӨБӘРӘКШИНА

http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/kychytkan-chypchygy-yryny-da-klony-barlykka-kilde/?sphrase_id=858

интертат

 

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта