Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 06 апреля 2017 13:41 // Прочитано 425 раз

Солярий, косметика, ясалма чәч: дөньядагы иң бай һәм иң иркә бала ничек яши?

Күпчелекнең миллион доллар акча эшләү төшенә дә керми, ә Америкада яшәүче Изабелла Баррет дигән кыз 6 яшендә үк миллионер булган!

Ә миллионнар кайдан дисезме? Ул матурлык конкурсларында модель буларак чыгыш ясап, үз көче белән акча эшли. Кызның исемен балалар өчен модалы киемнәр җитештерүче бик күп компанияләр файдалана. Бүгенге көндә ул үзенең ювелир бизәнгечләр линиясен булдырган. 

Изабелла иң беренче мәртәбә подиумга 4 яшендә чыга. Әнисе әйтүенә караганда, ул тәүге мәртәбәдән үк публика алдында чыгыш ясауга, күз өстендә каш булуга мөкиббән була. Чыннан да, беренче көннәрдән диярлек Изабелланың тормышы кискен борылыш ала – кичәләр, мода күрсәтүләр, фотосессияләр, поклонниклар төркеме һ.б. Кызчыкның гардеробындагы кием-салымның, матурдан-матур аяк киемнәренең, ялтыр-пылтыр бизәнү-ясану әйберләренең исәбе-хисабы юк. Ул затлы, бай тормышка, зиннәтле, купшы киемнәргә бик тиз ияләшә. Кыз мода йортлары белән контрактлардан килгән акчаны уңга-сулга туздырырга өйрәнә. Изабелланың гардеробында 60 пар туфли генә бар икән, аның бер күлмәгенең генә бәясе дә дистәләгән мең доллар тора һәм ул иң кыйммәтле рестораннарда гына туклана. 9 яшьлек кыз үзенекенә кушып ясалма чәч ялгату, солярийда кызыну, тырнакларына катлаулы маникюрлар ясату кебек нәрсәләрне көндәлек гадәти мәшәкатькә саный. Әти-әнисе дә каршы түгел.

 

Изабелла әнисе белән.

Изабелла үз-үзенә ышанычы чамадан тыш көчле ки, ул үзен иң матур һәм иң талантлы дип саный, үзенең чираттагы яңа конкурсларда җиңеп чыгасына аз гына да шикләнми.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта