Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 04 мая 2017 13:19 // Прочитано 494 раз

Чәчләр турында иң киң таралган 5 миф

Танылган бренд артында сатып алучыларга карата берникадәр хәйлә ятуы бер кемгә дә сер түгел. Әлбәттә, алардан баш тартырга киңәш итәргә җыенмыйбыз, игътибарлырак булырга гына өндибез.    

Беренче миф: Шампуньнардагы сульфатлар куркыныч

Сульфатлар чәчләргә зыян сала һәм шампунь составында булмаска тиеш дип катгый рәвештә әйтү дөрес түгел.  Андый гына күләмдә сульфатлар бөтен шампуньнарда да, хәтта савыт-саба юуу чараларында да бар. Соңгысыннан аермалы буларак, шампуньнарга чәчләргә зыян китерми торган, үсемлекләрдән алынган сульфатлар кушалар. Киңәш – сульфатлардан куркырга кирәкми, ә менә pHның күпме икәнен тикшерү комачауламас. Ул 4,5−5,5 булырга тиеш. Составында pH югарырак булган шампунь чәчләрне киптереп “сындыра”. 

 

Икенче миф: теләсә нинди буяу чәчләрне боза

Гомер-гомергә чәч буяу зыянлы, чәчләрне коя, тыныкландыра дигән фикер хөкем сөрә. Бу – иң киң таралган миф. Бүгенге көндә чәч буяуларына файдалы компонентларны шыплап тутыралар дисәң дә ялган булмас, шуңа күрә чәч буяудан куркырга кирәкми.    

Өченче миф: аммиаксыз чәч буяулары гына иң яхшысы

Болай дип уйлау – шулай ук ялгышлык. Аммиактан уттан курыккан төсле куркырга кирәкми, элекке заманнардан аермалы буларак, бүгенге стандартларда аның күләме чәчләрне бозар дәрәҗәдә түгел.

 

Дүртенче миф: чәчләр сәламәт булсын өчен шампунь белән юу да җитә 

Битегезне сабынлап югач, төрле кремнар сөртеп куясыз бит, әйдә, ярар, дип кул селтәмисез. Чәчләр белән дә шулай ук, шампунь белән генә юу җитми. Шампуньнең функциясе – чистарту, кондиционер юганнан соң “көпшәкләнеп” калган чәч кутикулаларын шомартыр өчен кирәк. Бальзам исә чәчләрне туендыра, сәламәтләндерә.

Бишенче миф: сатып алганга караганда өйдәгесе яхшырак 

Бүген күп кеше “экологик чиста продукт” “кол”ына әверелә башлады. Кибетнекенә караганда өй шартларында ясалганы файдалырак дигән фикердән чыгып, чәчләренә профессиональ ярдәм кирәк булганда да үлән сулары белән чайкап кына яхшы нәтиҗәгә ирешмәкче була. Сүз дә юк, табигый ресурслардан файдалану бик яхшы (мисал өчен, бал, каймак, йомырка), алар чәчләргә дөрестән дә файдалы. Ләкин кызганычка каршы, алар белән генә теләгән нәтиҗәгә ирешүе авыр.  Шуңа күрә профессиональ линияләрдән баш тартырга кирәкми. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта