Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 05 мая 2017 12:21 // Прочитано 472 раз

“Кабартма” иреннәргә алмашка нәзек иреннәр килә

Соңгы елларда ханым һәм туташларга ирен күпертү “чире” йоккан иде. Гүзәл затлар арасында чама хисен югалтып, мультфильм геройларына охшап калучылар да күп булды. Мода дигәнең ул шундый нәрсә, аңа һәрвакыт үзгәреш хас. Быел кабартылган иреннәр модадан чыгып бара, нечкә, нәзек иреннәр ясатуга өстенлек бирелә башлаган.

 

Ирен кабарту процедурасы әллә ни катлаулы түгел, ул иреннәргә шприц белән гель тутырудан гыйбарәт, әллә ни авыртмый да, кыйммәт тә түгел. Ә менә нечкәртү хастаханә шартларында операция таләп итә.

Операция ясар алдыннан пациентларга ирен читләренә анестезия ясыйлар, аннан ирен кырыйларындагы тукыманы кисеп алып медицина җебе белән вак-вак атлатып тегеп куялар. Җепләрне атна-ун көннән салдыралар. Операциядән соң авыз, битләр шешә, авырта. Кеше җепләрне алганчы шулпа ише сыек ризыклар белән генә тукланып торырга мәҗбүр була. Нәзек ирен модасы кесәгә дә нык кына суга. Бәясе – 3-7 мең долларга кадәр.

Танылган алып баручы М.Малиновская иреннәрен операция ярдәмендә нечкәртүен яшерми.

 

Матурлык корбаннар сорый дип тикмәгә генә әйтмәүләренә ышанмас җиреңнән ышанасың.

 

   







Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта