Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 10 мая 2017 12:53 // Прочитано 607 раз

7 көндә 10 килога ябыгып була!

Йомырка диетасы ярдәмендә бик аз вакыт эчендә артык килограммнардан котылып була икән. Мондый диета сәламәтлеккә зыян китерми, чөнки йомырка составындагы аксым һәм микроэлементлар организмны хәлсезләнүдән саклый. 

 

Әлеге диета турында ач тору дип әйтергә тел әйләнми, белүебезчә, йомырка бик туклыклы ризык. Ә ябыгуның сере – углеводлардан вакытлыча баш тартуда. Ябыгудан тыш, тән тиресе һәм чәчләрнең дә хәле күзгә күренеп яхшырачак.   

Бер атналык йомырка диетасы

Дүшәмбе
Иртәнге аш: 2 апельсин, чиле-пешле 2 йомырка, 1 стакан майсыз сөт.
Төшке аш
: 1стакан йогурт, 300 г тавык ите.
Кичке аш: 200 г тавык ите, бөтен итеп пешерелгән 1 йомырка, 1 апельсин.

 

Сишәмбе
Иртәнге аш: чиле-пешле 2 йомырка һәм бер стакан лимон суы.

Төшке аш: 200 г томалап пешерелгән балык  һәм 1 грейпфрут.

Кичке аш: бөтен итеп пешерелгән 3 йомырка.

 

Чәршәмбе
Иртәнге аш: чиле-пешле 2 йомырка, 1 стакан апельсин согы.
Төшке аш: 200 г яшелчәләр белән томалап пешерелгән бозау ите, 1 апельсин.
Кичке аш: бөтен итеп пешерелгән 3 йомырка.

Пәнҗешәмбе
Иртәнге аш: 3 йомыркадан укроп белән омлет, сөтле кофе.
Төшке аш: 200 г пешкән бозау ите, 1 апельсин.
Кичке аш:
бөтен итеп пешерелгән 1 йомырка., 2 апельсин.

 

Җомга
Иртәнге аш: бөтен итеп пешерелгән 2 йомырка, каймаклы кишер салаты.
Төшке аш: 2 чи кишер һәм 1 апельсин.
Кичке аш: бөтен итеп пешерелгән 1 йомырка һәм 200 г томалап пешерелгән балык.

 

Шимбә
Иртәнге аш: 1 стакан йогурт, 1 апельсин.
Төшке аш: бөтен итеп пешерелгән 2 йомырка, 2 апельсин.
Кичке аш: 1 стакан су.

 

Якшәмбе
Иртәнге аш: чиле-пешле 2 йомырка, ярты апельсин.
Төшке аш: 200 г пешкән бозау ите, ярты апельсин, 1 алма.
Кичке аш: 1 стакан кефир.

Диета вакытында күбрәк су, яшел чәй эчәргә тырышыгыз. Ризыкка төрле тәмләткечләр салырга онытмагыз, бу да мөһим. Тәмләткечләр ризыкка тәм кертеп кенә калмый, организмда матдәләр алмашын да җайга сала.    

Әлеге атналык меню сәламәтлеккә зыян китерми ябыгырга ярдәм итә. Диета тәмамлангач та айга берничә тапкыр шимбә менюсы буенча ашказанын ял иттереп ала аласыз. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта