Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 08 июня 2017 08:05 // Прочитано 362 раз

“Тере” туфли – матурмы, әллә...

Япон дизайнеры Киото Охату күгәрченнәр ярата. Әлеге кошларга карата мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул аны тере күгәрченгә охшаган туфлиләр иҗат итәргә илһамландыра.  

Киотоның хыялы тормышка аша! Моңа кадәр паркта кошлар янына якынрак килеп, алар белән хозурланасы килгән кыздан күгәрченнәр куркып, пырхылдашып очып-таралышып бетә торган булсалар, хәзер киресенчә. Күгәрченгә охшаган туфли кигән кыздан кошлар курыкмый, рәхәтләнеп аның аяк астында җим чүпләүләрен дәвам итәләр.

 

Сәер туфли интернет челтәренә килеп эләккәч, япон дизайнеры күз ачып йомганчы бөтен дөньяга таныла. Кемдер аны – җүләргә тиңли, кемдер киресенчә, аның креативлыгына тел шартлата. Киото үзе, иң мөһиме, табигать белән кешенең гармониядә булуы, дип саный. Кем ни генә димәсен, ул бәхетле, хәзер ул яраткан күгәрченнәрен өркетмичә, алар белән хозурлана ала. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта