Реклама

Четверг, 01 сентября 2016 12:51 // Прочитано 652 раз

Авырлыктан соң гына җиңеллек килә

«Актер – профессия түгел, ә диагноз» – дигән билгесез бер автор. Кызык, җир йөзендә яшәүче күпме кеше йөртә икән бу диагнозны. Әгәр синең «чирең» башкаларның җаннарын дәвалый, рухларын чистарта икән, димәк, синең бәхетеңә кайберәүләргә генә эләгә торган бик сирәк язмыш бүләге эләккән түгелме соң? Белмим, актер һөнәрен сайлаган вакытта Татарстанның атказанган артисты Рафик Каюмов бу турыда уйлагандырмы- юкмы, әмма чирек гасырга якын Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә үзенең иҗаты белән тамашачыларның җаннарын дәвалый ул.

Ерак балачак илендә, Кара Чишмә урамнарында яланаяк йөгереп йөргән, тракторчы булам дип хыялланган егетне туган җиреннән һәм балачак хыялларыннан аерылырга ни мәҗбүр иткән соң? «Кешеләргә юк дип әйтә белмәвем…», – ди ул, мине гаҗәпкә калдырып. Сорау тулы кызыксынулы карашым белән аңа текәләм. Ә ул, яшьлек елларына кабат әйләнеп кайткандай, елмая - елмая сүзен дәвам итә. «Авылдан бик яшьли, сигезенче классны тәмамлагач, һөнәр алу максаты белән, Түбән Кама шәһәренә киттем мин, һөнәр училищесында автокрановщик булырга укыдым. Аннан соң инде Армия сафлары. Ерак Көнчыгышта – Сахалин, Владивостокта хезмәт итәргә туры килде. Дөнья күрү теләге бик көчле булды бугай, Нижневартовск шәһәрендә дә эшләп алдым. Туган якның тарту көче үзенекен итте күрәсең, 1983 елда Чаллы шәһәренә кайтып эшли башладым. 
 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40еллыгы якынлашкан көннәр иде. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы халык театрына йөрүче иптәш егет бер спектакльдә үзенең катнаша алмавын әйтеп, минем катнашуымны үтенде. Юк дип әйтергә яхшысынмадым, ризалаштым. Ул вакытта Минзәлә театрында баш режиссер булып эшләүче Фаил абый Ибраһимов мине спектакльдә күреп, Минзәләгә эшкә чакыра башлады. Монда инде тиз генә бирешмәдем. Үземнең киләчәк тормышымны сәнгать дөньясы белән бәйләргә әзер түгел идем әле. Ләкин шулай да, ниндидер серле бер көч «күзгә күренмәс җепләр белән» мине театр дип аталган серле чиксезлеккә бәйләп өлгергән иде. Халык театрына йөрүемне дәвам иттем. Һәм Чаллыда профессиональ театр ачылгач, 1991 елны театрда эшләргә чакыру алдым».
 
Театрда аның беренче иҗат иткән роле Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» мелодрамасында Сәет образы була. Сөйгәне Мөнирә белән вәгъдәләшеп сугышка киткән Сәет, яу кырыннан туган якларына әйләнеп кайта алмый. Сугышта яралана, икенче берәүгә өйләнә. Баштарак туган якларына кайтмавына әллә ни борчылмаса да, еллар үткән саен аның Мөнирәгә «көт мине, кайтырмын» дигән вәгъдәсе вөҗданын көннән – көн ныграк газаплый. Параличланып, инвалид коляскасына калган Сәетнең көннәре үкенү һәм аянычлы уйлар белән уза. Үлем белән тәмамланган фаҗигале, авыр язмыш…Театрга яңа гына аяк басып, сәхнә тәҗрибәсе дә тупларга өлгермәгән Рафик өчен бу роль зур сынау була. Бүгенге көндә дә репертуардан төшми, уңыш белән барган «Гашыйклар тавы» – театрның иң озын гомерле спектакле. Монда уйнаучы актерлар составының күбесе алышынса да, Рафик бүген дә Сәет ролен башкара. Ул бу спектакльнең фундаменды, төп нигезе, чөнки кайбер әсәрләр нәкъ менә билгеле бер актерны күздә тотып, аның өчен куела.Әхәт Гаффарның «Язлар моңы» спектаклендә Сәгыйдулла роле дә моның ачык мисалы. Сәгыйдулла сугыштан әйләнеп кайтканда, аның үлгән хәбәрен алган хатыны Фәрдәнә, Ярмигә кияүгә чыккан була инде. Сәгыйдулла чарасызлыктан Сарага өйләнә, ләкин гомер буена Фәрдәнәне оныта алмый. Ачы язмыш… Сәгыйдулла –Рафикның эчке әрнүен гармунына салган моңы дәвам итә. Елга бер тапкыр Фәрдәнәләр өе яныннан үзе чыгарган көйне уйнап узганда, һәрберсенең күңел яралары сыкрый, тагын да тирәнәя, түзә алмаслык газапларга дучар итә.
 
Аның тыйнак кына елмаеп, «кайвакыт, спектакльдән соң, грим бүлмәсендә, бүген дә исән калдым дип куям», – дигән сүзләренең мәгънәсен дә мин бераз соңрак, ул тудырган образларны барлый башлагач кына аңладым. Берсеннән -берсе аяныч язмышка дучар булган шәхесләрнең язмышларын үз күңеле аша уздырган, аларча уйларга, алар кебек яшәргә мәҗбүр булган иҗат кешесе генә әйтә аладыр бу сүзләрне, мөгаен. И.Юзеевның «Гашыйклар тавы» мелодрамасында Сәет, Аманулланың «Җәйге кырау» драмасында Зөфәр, Ә.Гаффарның «Язлар моңы» драмасында Сәгыйдулла, Г.Фиге-йредоның «Кол» трагедиясендә Эзоп, М.Гыйләҗевнең «Бурлак» драмасында Гаяз, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасында Мирвәли – болар барысы да Рафикны чын драматик, хәтта трагик актер итеп таныткан рольләр. Бер-берсенә һич кенә дә охшамаган төрле язмыш ияләре, төрле чор кешеләре. Шул ук вакытта аларның язмышында ниндидер уртаклык та бар. Аларны аяусыз, мәгънәсез үлем берләштерә. Актердан күпме энергия, көч, хезмәт һәм осталык сораучы персонажлар. Ләкин минем беркайчан да аның зарланганын ишеткәнем булмады. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә тырыш һәм бик тыйнак кеше. Кайчак ул миңа грек мифологиясендәге Атлантны хәтерләтә. Куллары белән күкне күтәреп торучы гайрәтле батыр белән театр репертуарын тотып торучы Рафик Каюмов нинди генә авырлыкларга да бирешмәсләр кебек тоела.
 
М.Гыйләҗевнең «Бурлак» драмасындагы Гаяз роле актер иҗатында аны тагын бер баскычка күтәргән зур этаплы эше булды. Бай купец Демьян Потапович уенында курчакка әйләнгән бурлак Гаяз, үз өстенә гаять зур йөкләмә алып, салкын кышка кергәндә генә азык-төлек төялгән баржаны Әстерханнан Казанга алып барырга ризалаша. Мең газап һәм авырлыклар белән Казанга килеп җиттек дигәндә генә баржа боз өстендә катып кала. Йөкне бушатып, боз өстеннән шудырып барырга булалар бурлаклар. Ләкин шул вакытта купец Демьянның ялганы ачыла, ул йөкнең исән-сау барып җитәсенә шикләнеп, азык-төлек урынына таш тутырткан икән. Моны ишеткән бурлаклар, шашар дәрәҗәгә җитәләр. Менә шунда инде Гаязның йөрәге түзми, шартлый. Иңнәренә төшкән авырлыктан түгел, ә Демьян кебек адәмнәрнең кеше гомере белән уйнаулары, кешелексезлекнең иң югары ноктасына җитүләре аның башына да, йөрәгенә дә сыймый. Актер Рафик Каюмовның уен осталыгына сокланырлык иде. Җигелеп ләмке тартканда да, хәлиткеч карар кабул иткәндә дә, хәтта үлемсезлек яктылыгына барганда да аның йөзе тыныч, хәрәкәтләре табигый. Эчендә дөрләгән ялкын гына күзләрендә чагыла. Бәрхет тавышы, эре сөякле гәүдәсе образны тагын да тулыландыра, баета. Тамашачы аның белән бергә тетрәнү кичерә, хисләр өермәсе эчендә кайный.
 
Актерлык багажына рольләр өстәлгән саен, җаваплылык хисе тагын да арта. Чөнки телисеңме син, теләмисеңме – актерлык амплуасы дигән төшенчә бар.
 
 
А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасындагы Мирвәли образында да әлегә кадәр иҗат иткән рольләр белән уртаклыклар һәм охшашлыклар юк түгел. Бу очракта Рафик өчен иң мөһиме – кабатланмау була.
 
 Хатыны Шәмсегаянның авырып урынга ятуы, аннан да бигрәк, вафатыннан соң яшьлек елларында ук ташлап киткән авыллары Карачурага җирләргә кушу васыяте, Мирвәлинең болай да тынычлык таба алмаган күңелен тәмам какшата. Авылларына кире кайтыр юл ябык бит! Үлчәү тәлинкәсенең бер ягында Шәмсегаянның васыяте, икенче ягында – авылдашларының каһәре. Авыр Мирвәлигә, бик авыр. Ләкин үзенең эчке горурлыгын җиңә ул, хатынының үле гәүдәсен Карачурага алып кайта. Бу адымга баруы – аның үз – үзен җиңүе була. Шәмсегаянның гәүдәсе белән икесе генә калып, урманда хатирәләрен барлаган күренешне зал чебен очкан тавыш та ишетелерлек киеренке тынлыкта карый. Ирексездән, инглиз актеры Ральф Ричардсонның «Актерлык осталыгы – ул барыннан да элек, тулы залны тын да алдырмый тотып тору осталыгы» дигән сүзләре искә төшә. 
 
Иҗат биографиясенә илледән артык роль туплаган Рафик Каюмовның рольләрен санап чыгу мөмкин дә түгел, хәер, максатым да ул түгел. Мин аны бары тик драматик яктан ачкан образларына гына тукталдым. Ф.Галиев «Корт» комедиясендә – Гаптери, Н.Гаетбаев «Аты барның – дәрте бар» – Закирҗан, Н.Гоголь «Өйләнү» – Жевакин, Ф.Яруллин «Бер күрешү – бер гомер»- Ризван, Х.Ибраһим, Р.Сәгъди «Кияү абый» – Фердинат, Р.Куни «Ике хатынлы таксист» – Тимур Бариев – актерның комедия жанрында эшләнгән уңышлы образлары. Тамашачы аны җитди актер итеп күрергә күнексә дә, күңеленә комедия жанры якын. Күп кенә режиссерлар белән эшләү бәхетен татыган Рафикны мин бәхетле язмышлы актерлар рәтенә кертер идем. Үз режиссерын тапкан актер ул. Театрыбызның баш режиссеры Фаил абый Ибраһимов аның иҗади мөмкинлекләрен ачкан, аны үстергән кеше. 
 
Соңгы елларда яшь режиссер Альберт Гаффаров тарафыннан куелган «Ком ял итми» драмасындагы Староста роле Рафикны яңа киңлеккә чыгарды. «Спектакль – тормыштагы бурычлар, дөньяда үз «мин»еңне, үз урыныңны табу турындагы фәлсәфи парча. Староста – шәхестән өстен көч, авыл кануннарын гына түгел, гомумдөнья кануннарын гәүдәләндерүче. «Ком ял итми» спектаклендә Каюмов конфликттан, төп геройның үз-үзе белән көрәшеннән өстен тора. Ул төп геройны нәрсә көткәнен алдан ук белгән акыл иясе сыман», – дип язды бу турыда «Сәхнә» журналында (2013ел, сентябрь) театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Заман белән бергә атларга тырышкан, сәхнәдә яңалыклар кулланудан курыкмаган актер өчен югары бәя бу.
 
Аны гомере буе әтисенең «Авырлыктан соң гына җиңеллек килә» дигән сүзләре озата килә. Әтисе Рәвгать абый белән әнисе Раҗия апа җиде балалы ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән улларына чын ир-егет тәрбиясе биргәннәр. Яшәвенең мәгънәсен гаиләсендә тапкан Рафик – үзе дә әти, дәү әти инде ул хәзер. Хатыны Дания ханым белән балалары Данис һәм Индираны Каюмовлар нәселенә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләгәннәр. Гомере буе әти-әнисе, хатыны, туганнары, балалары һәм оныгына, остазлары Равил Тумашев, Рәүф Игъламов, Ирек Баһмановка, барлык хезмәттәшләренә, аеруча Инсаф Фәхретдинов һәм Фаил Ибра-һимовка рәхмәтле булып яши ул. 
 
Татарстанның атказанган артисты Рафик Каюмовка озак еллар театр сәнгатендә мәйдан тотып, тугры тамашачыларын яңадан-яңа ачышлары белән сөендерергә насыйп булсын иде. 
Автор:  Миләүшә Имамова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+