Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 09 марта 2017 07:34 // Прочитано 446 раз

"Нур"ның нурлы мизгелләре!

Үзенең 110 еллыгын билгеләгән татар театрының тармаклары төрле төбәкләрдә тамыр алып, уңышлы эшләп килә. Шундый көчле вә уңдырышлы тармакларның берсе – Уфадагы «Нур» татар дәүләт театры. Бу сезонда коллектив үзенең 25 еллык юбилеен каршылады. Тарих киңлекләрендә әллә ни зур булмаса да, театр өчен бу мөһим вакыйга, җанлы сурәтләргә салсаң, анда күпме язмышлар, рольләр, образлар, спектакльләр. Шуларда халкыбызның үткәне, киләчәге, моңы һәм хиссияте чагылган.

Хыял тормышка аша

Театрның тамырлары XX гасыр башынамилли театр сәнгатенең яралу чорына барып тоташа. Аның рухи чишмә башында беренче татар артисткасы – легендар Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тора! «Сәйяр» труппасында чыныгу алып, шунда иҗади ныгыган һәм 1912 елда Уфага килеп романтик юнәлештәге үз театраль мәктәбен булдыручы, «Нур» труппасын төзүче ул! Ләкин гражданнар сугышы чорында – 1918 елның маенда труппа, эшен тукта- тып, таркалырга мәҗбүр була. 90 еллар башы. Илебездә үзгәртеп кору җилләре исә. Рухи азатлык, яңарыш дәвере! Заман сулышы үзгәрешләр белән бергә яңа өметләр, ышанычлар тудыра. Милли үзаң, мөстәкыйльлеккә омтылу чәчәк ата, нәтиҗәдә – бер-бер артлы милли басмалар, яңа иҗади коллективлар, театрлар ачыла! Безнең халкыбызның да туган телендә иҗат итүче үз театрын булдыру турындагы күптәнге хыялы тормышка аша! 1989 елның 14 июлендә Уфада янә татар телле «Нур» театр студиясе оеша! 1990 елның 13 гыйнварында театр-студия беренче тапкыр Мирхәйдәр Фәйзи һәм рус драматургларының пьесалары буенча сәхнәләштерелгән «Безнең шәһәрнең серләре» исемле спектакль-тамаша белән чыгыш ясый. Театрның иң зур таянычы – аның тугры тамашачысы. Беренче көннәрдән үк ул үз театрын сөеп кабул итте һәм нинди генә чорларда да гел бергә булды. Бинасыз төрле мәдәният сарайларында чыгыш ясарга туры килгәндә дә, халык театр белән гел бергә йөрде. Дәүләт ярдәме дә яңа туган театр язмышында хәлиткеч роль уйный. 1991 елның 28 августында театр студиясе дәүләт статусы алуга ирешә. Бу көн Уфа «Нур» татар дәүләт театрының туган көне дип исәпләнә. 1992 елның 4 декабрендә милли сәнгатебез тарихында истәлекле вакыйга – Уфа «Нур» татар дәүләт театры үзенең беренче рәсми иҗат сезонын ача! Республикабыз тамашачысы туган телендә милли драматургия җәүһәрләре булып саналган берсеннән-берсе матур сәхнә әсәрләрен тамаша кыла. Фатих-Сәйфи Казанлының «Ямьсез тормыш» һәм Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» драма- ларында театр үз чорының асылын бөтен дөреслеге белән чагылдыруга ирешә. Театрның киләчәге турында хәстәрлек беренче көннәрдән үк башлана. 1992 елда Уфа дәүләт сәнгать институтында «Нур» театры өчен махсус курс туплана. Бер төркем сәләтле яшьләр актер осталыгы һөнәренең серләренә билгеле профессор Фәртүнә Касыйм кызы Касыймова җитәкчелегендә төшенә. Алар беренче еллардан ук театрның спектакльләрендә катнаша, ә диплом эшләре – Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» спектакле – репертуарга кереп китә.

Һәрвакыт эзләнүләр юлында

Шундый матур эзләнү, табышларның берсеГаяз Исхакыйның «Көз» спектакле. Билгеле режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән бу әсәр 1996 елда «Нәүрүз» фестивалендә барлык номинацияләр буенча лауреат исемен яулады.

1994 елда театрның директоры итеп Гыйрфатуллин Урал Рәхмәтулла улын билгелиләр. Ул репертуарны төрләндерү һәм актер осталыгын үстерү максатында театр эшенә төрле режиссерларны җәлеп итә башлый. «Көз» спектакле бу эшнең башлангычы. Алга таба аны Гозәер Хадҗибәковның «Аршын мал алан» музыкаль комедиясе, У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» трагедиясе, Газиз Нәсиннең «Үтер мине, җаный» лирик комедиясе һәм башкалар дәвам итә. «Аршын мал алан» спектакле, Казанда үткән Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар фестивалендә катнашып, уңыш казана. Репертуар торган саен байый. Анда төрле стильдәге һәм төрле юнәлештәге сәхнә әсәрләре урын ала. Коллектив беренче тапкыр үз көчен балалар өчен спектакльләр кую өлкәсендә сыный. Башлангыч уңышлы була. Фәнис Яруллинның «Шаяра йорт иясе» әкияте һәм Сәйфи Кудашның «Урман әкияте» Республика балалар спектакльләре фестивале «Колонсак» та җиңүче була. Бүген киләчәк буын тамаша- чысын тәрбияләүдә театрның үз табышлары, үз традицияләре яшәп килә.

Шул елларда театрның баш режиссеры итеп Абылхәер Сафиуллин чакырыла. Аның җитәкчелегендә коллектив берсеннән-берсе кызык лы әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» трагедиясе тарих чоңгылында югалып, үз кыйбласын югалткан Мирвәли һәм ачы җилләр сынавында да үзенә, туган ягына тугры булып кала алган изге күңелле Шәмсегаянның аянычлы язмышын сурәтли. Спектакль коллективка Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивалендә зур уңыш китерә.

Үз сәхнәңдә уйнау – бәхет

Иҗат белән бергә театрның матди һәм техник базасы да үсә. Киң җәмәгатьчелек ярдәмендә театрның үз бинасын булдыру хәстәре җитди төсмер ала. 1994 елда кинотеатр буларак башланган төзелеш нигезендә «Нур» театры бинасы төзелә башлый. Аның проекты «Башкирграж- данпроект» институтында архитектор Петр Андреев җитәкчелегендә махсус дәүләт заказы белән башкарыла. 1997 елда төзелеш кызу темп ала. Бер елдан төрле мәдәният сарайларын арендалап эшләргә мәҗбүр булган театр коллективы үз бинасының административ өлешенә күчә. 2000 елның 12 июнендә тантаналы рәвештә театр бинасының кече залы ачыла. Коллектив беренче тапкыр спектакльләрен үз сәхнәсендә уйный. Театр алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Яңа максатлар, планнар куела, берсеннән-берсе матур сәхнә әсәрләре туа. Бу юнәлештә театрның иҗатына яңа сулыш өрүче яшь режиссер Искәндәр Әхмәтвәлиев җиң сызганып эшкә тотына. Тамашачыга яңа зәвык, заманча караш белән сугарылган яңа сәхнә әсәрләре тәкъдим ителә: Т.Миннуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», «Әниләр һәм бәбиләр» драмалары, М.Гыйләҗевнең «Өзелгән юллар» мелодрамасы, И.Бикбулатованың «Аклы-каралы мәрәкә» комедиясе. М. Фатыйхов инсценировкасындагы «Былтыр маҗаралары, «Рафис Корбанның «Сихерле моң» әкиятләре аша яшь буында халык мирасына хөрмәт хисе тәрбияләнә. Чит ил драматургиясенә дә театр кыю мөрәҗәгать итә. К.Гольдониның «Шайтан котыртты», А.Николаиның «Мин сезгә әфлисуннар китердем», М.Себастианның «Ерактагы якын йолдыз» спектакльләре коллективка яңа иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Н.Гыйматдинованың «Сихерче» повесте буенча сәхнәләштерелгән «Кар өстендә күбәләк» спектакле исә (режиссеры – Ф.Ибраһимов) театрны янә халыкара «Нәүрүз» фестивале мәйданына алып чыкты. А.Чехов драматургиясе өстендә барган эш артистларны европа театр мәктәбенә якынайта. Режиссер Линас Зайкаускас сәхнәләштерүендәге «Өч сеңел. Еллар узгач» спектакле тамашачыга әлегә кадәр таныш булмаган яңа стиль, үзенчәлекле сәхнә алымна-ры тәкъдим итте. Җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр тудырса да, театр иҗатында бу әсәр кабатланмас табыш-үсеш, яңалык булып яңгырады.

Театрның йөзен спектакльләре билгели

Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаучы яшь режиссер Илдар Вәлиев өчен «Нур» театры уңышлы иҗат мәйданына әверелә. Репертуарда бер-бер артлы тамашачы мәхәббәтен яулаган милли колорит- ка бай сәхнә әсәрләре туа. Бүгенге афишада күпчелек сәхнә әсәрләреИлдар Вәлиев иҗат җимешләре. Алар һәрберсе, чорыбызның иң актуаль проблемаларын чагылдырып, тамашачыны театрга җәлеп итә, озын гомерле була. Театрда буыннар бәйләнеше мөһим. Шөкер, иҗат процессы яшь кадрлар белән тәэмин ителеп тора. Шундый бер төркем белгечләр Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Казан дәүләт сәнгать институтында «Нур» театры өчен махсус укытыла.

(Дәвамын “Сәхнә” журналының март саныннан укый аласыз)




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта