Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 06 февраля 2018 12:34 // Прочитано 396 раз

Йөрәгем белән ышанам!

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, СССР дәүләт премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов исеме киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Ул 1938 елның 1 гыйнварында Татарстанның Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. 1961 елны Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесын тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә килә. Артист булып 57 ел эшләү дәверендә дистәләрчә спектакльләрдә уйнап, үзен темпераментлы, фикерле һәм күңел сизгерлеге, хыял байлыгы, эчке культурасы балкып торган, зур ихтыяр көченә ия шәхес, иҗатчы итеп таныта. Бу көннәрдә Ринат Таҗетдинов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, танылган артист белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Тарихы 100 елдан артып киткән татар театрының матур традицияләре бар. Театр сәхнәсеннән яңгыраган чиста, дөрес сөйләм үрнәк-өлге булса, үзенчәлекле образлар, гыйбрәтле язмышлар тормыштагы күп сорауларга җавап эзләргә ярдәм итә, милли үзаң тәрбияли. Ә менә бүгенге яшь артистларда әлеге җаваплылыкны аңлау җитәрлекме?

– Әйе, театрның традицияләре буыннан-буынга тапшырыла. Бүгенге яшьләр бик талантлы. Аларның безгә, өлкән буынга, ихтирамлы карашын тоям мин. Арада яшь килеш киң танылу алганнары бар. Шулай да яшьләрнең туган телне, әдәбиятны, тарихны белмәве борчу тудыра. Яшь артистларга сүз байлыгы, телнең тәмен, аһәңен тоемлау җитми. Бу, күрәсең, аларны әзерләү белән дә бәйле. Элегрәк чын мәгънәсендә сүз осталары булган: Габдулла абый Шамуков, Асия апа Хәйруллиналар укыта иде. Бүген, белүемчә, аз сандагы дәресләр генә татар телендә алып барыла, тел байлыгын үзенә туплаган әдәби әсәрләрне уку, өйрәнү белән дә шул ук хәл. Гомумән, яшь буын артистлар тәрбияләү җитди мәсьәлә булып тора. Аларны сәхнә осталыгына өйрәтү – мәсьәләнең бер ягы гына, икенчесе – чын кеше итү. Укытучы-педагогларга гаять зур бурыч йөкләнә. Мин үзебезнең укытучы-кураторыбыз Михаил Николаевич Гладковны һәрвакыт зур ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Ул һәрберебезне якыннан өйрәнеп, кызыксынуларыбызны белеп, шәхси мәсьәләдә киңәш-табыш итеп эшләде. Авылдан килгән, юньләп русча да белмәгән малай-кызларның якын кешесе булып, хәтта үз акчасына сыр-колбаса алып сыйлый иде. М.А.Гладков еш кына безнең янда кунып та калгалады. Димәк, аның белеме, артист һәм режиссёр буларак осталыгы гына түгел, кеше буларак эш-гамәлләре дә тәрбияләгән. Безгә генә түгел, якутларга, чувашларга да бик җылы мөнәсәбәттә иде ул. Бүгенге артистларны әзерләүдә менә шул җитми. Институтта яисә театр училищесында 2-3 дәрес биреп кайтып киткән укытучының студентлар белән ярты төн эшләп, шунда кунып калуын күз алдына да китереп булмый. Ә бит һәр артист – «штучный товар», ул остазлар ярдәмендә, режиссёр кул астында гына чын артист булып формалаша.

 

– Артист тормышы җәмәгатьчелектән аерылгысыз. Сез һәркайда игътибар үзәгендә. Артист буларак кына түгел, бәлки кеше буларак та даими сынау үтәсез. Әйткән сүзегез, үзегезне тотышыгыз, киемегез – барысы да җәмәгатьчелек тарафыннан бәяләнә. Бу яктан Сез, Ринат абый, зур хөрмәткә лаек үрнәк шәхес. Бик күпләр сезнең белемле, кызыксынучан, эчке культурага ия әңгәмәдәш булуыгызны билгели. Бөек артист булып та, һәр тамашачыны үз итеп, тиң күреп сөйләшүегез белән соклану уятасыз. Моның нигезе кайда, нәрсәдә?

– Мин бу мәсьәләдә һәрвакыт өлкән буын артистлардан үрнәк алырга тырыштым. Без театрга эшкә килгәндә анда Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Рәфкать Бикчәнтәев, Асия Галиева, Асия Хәйруллина һ.б. эшли иде. Без аларга артист буларак кына түгел, бәлки кеше буларак та сокланып карадык. Укыган елларда Мәскәүдә Кече театр икенче йортыбызга әйләнеп, андагы бөтен артист белән таныштык. Икеләнмичә, ышанып әйтә алам, безнең Камал театрындагы остазларыбызның байтагы Кече театр артистларыннан көчлерәк, талантлырак иде. Аларның сөйләменә, үзара һәм безгә, яшьләргә мөнәсәбәтенә шакката идем. Күбесе бит югары артистлык белеме алмаган, табигать биргән талант һәм гаять зур тырышлык, үз эшенең халыкка кирәклеген җаны-тәне белән тою аларны үстергән дип уйлыйм. Алар Тинчурин, Ильская, Гыйззәт һ.б. мәктәбен үткән, шулар янәшәсендә артист булып җитлеккән.

– Тамырлары белән халык уен-йолаларына барып тоташкан татар театры әхлакый чисталыгы белән аерылып тора. Бу – халыкның яшәү рәвешендә, мәдәниятендә, шул исәптән, әдәбият-сәнгатендә ислам дине традицияләре саклану белән дә бәйле. Спектакльләр, асылда, әдәп-әхлак тәрбиясенә йөз тота. Хәзерге вакытта телевидениедә, концерт залларындагы төрле «шоу»ларда «шәрәлек»нең артуын күрми мөмкин түгел. Моны яшьләрне җәлеп итү теләге белән аңлаталар. Мәскәү театрларының бер өлешендә ярымшәрә уйнау, «ирекле мәхәббәт» уеннарын күрсәтү, тупас, ямьсез сүзләр яңгырау – гадәти күренеш, диләр. Татар театрына бу куркыныч янамыймы?

– Юк, дип уйлыйм, безнең театрлар алардан азат булырга тиеш. Оятсыз күренешләрне безнең иманыбыз кабул итми. Өлкән һәм урта буын андый спектакльләргә борылып та карамаячак. Тупас сүзем өчен гафу итегез, ләкин шәрә күт күрсәтеп кенә тамашачы җыюга калгач, булмый инде ул. Мин сәхнәгә ярымшәрә чыккан җырчы татар кызларын тыңларга да оялам. Тамашачыны беренче чиратта форма түгел, ә тирән мәгънә салынган фикер белән җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта спектакльне әзерләгәндә яңа алым- нарга мөрәҗәгать итүне кире какмыйм. Уңай тәҗрибәне өйрәнүдән, тамашачы теләген исәпкә алудан да читләшмәскә кирәк. Әмма театрны алдына куелган бурыч әйдәп барырга тиеш. Менә яшь режиссёрлар бәйгесендә төрледән төрле алым-формалар аша яңа спектакльләр тәкъдим ителде. Билгеле, экспериментлар ясау да кирәк, ләкин алар традицияләрне тулысынча инкарь итә алмый бит инде.

– Татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен ислам диненнән башка күз алдына да китереп булмый. Татар драматургиясе һәм театры башлангычында торган әсәрләрдә дини тормыш, бигрәк тә дин әһелләре тәнкыйди планда сурәтләнә. Хәзерге сәхнә әсәрләрендә кызыклы, гыйбрәтле дин әһеле образлары еш очрый. Әйтик, Т.Миңнуллинның «Мулла»сында төп герой авылны үзгәртүче, әхлаклы яшәешкә китерүче буларак сурәтләнә. Әлеге мәсьәләгә Сезнең карашыгыз ничек?

– Бәхеткә, хәзерге вакытта татар халкы дингә йөз белән борылды, бик күпләр дингә килеп, аның бөтен таләпләрен үтәп яши башлады. Дин ул халыкны берләштерүгә, туплауга хезмәт итә. Дин әһелләре бер төрле генә түгел. Элек тә дини карашларны тупас бозучылар очраган. Пьесаларда дин үзе түгел, бәлки әнә шундыйлар көлү объекты булып тора. Бөек Тукай иҗатында да бар бит. Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып яшим. Безнең халыкка дин бик кирәк. Ул аның үткәне белән бәйле булган кебек, киләчәгенә бигрәк тә кирәк. Без берләшеп, аңлашып яшәргә тиеш, дин монда җитди таяныч булып тора, үз-үзебезгә, кылган гамәлләребезгә игътибарлы булырга өйрәтә. Гади генә мисал – дин эчкечелекне катгый тыя. Ә бит аракы зәхмәтеннән күпме талантлы кешеләр, шул исәптән театр артистлары үз-үзен югалтты. Шул ук вакытта дингә бәйле чын һәм ялган төшенчәләрне аера белү дә мөһим. Бүген бит дин артына яшеренеп, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы, байлык җыючылар да бар. Ә инде Аллаһ исеме белән кеше канын коючыларны берничек тә аклап булмый. Минемчә, андыйларның ислам дине белән бәйләнеше юк. Башлангычында театрны дин әһелләре кабул итмәүне беләбез. Моның сәбәпләре бар. Вакытлар үтү белән аңлашу барлыкка килгән, чөнки дин дә, театр да халыкның әдәп-әхлагын саклау юлында.

– Татарстанның башкаласы Казан һәрберебезгә якын һәм кадерле. Шәһәрдәге уңай үзгәрешләргә сөенәбез, горурланабыз. Соңгы елларда Казан илнең спорт башкаласы буларак бәяләнә башлады. Шул ук вакытта, Мәскәү һәм Петербург белән чагыштырганда, Казан мәдәни яктан, халыкны сәнгатькә тарту ягыннан калыша кебек. Казанны театр башкаласы итеп күрәсе килә. Сез ничек уйлыйсыз?

– Җитди һәм кирәкле сорау өчен рәхмәт. Спортны мин дә яратам. Әмма мәдәният кешелекнең яшәеш кыйммәтләре белән аеруча тыгыз бәйле. Спорттагы җиңүләр бер вакыт аралыгында яшәп, аннары фактка әйләнә. Мәдәни мирас исә мәңгелек булып, буыннан-буынга күчә. Шуңа минем дә Казанны мәдәни башкала, театр башкаласы итеп күрәсем килә. Республика җитәкчеләренең, меценатларның мәдәнияткә йөз белән борылуын телим. Спортка бирелә торган акчаның бер өлеше генә мәдәнияткә бирелсә, зур борылыш ясап булыр иде. Ә нигә махсус грантлар белән драматургларны, режиссёрларны әзерләмәскә? Бер-икене түгел, ун-унбишне. Тәҗрибә уртаклашу, осталыкка өйрәнү максатында төрле театрлардан режиссёрлар чакыру да үзен аклый. Камал театрында ул әллә нигә бер булса, кечерәк театрларның андый мөмкинлеге тагы да чикләнгән. Шәһәребез бик нык үсте, зурайды. Яңа микрорайоннарга якын урыннарда берничә театр бинасы салу, шулай ук музыкаль театр булдыру кирәклеге дә ачык күренә.

– Ринат абый, тормышка ашмаган хыялыгыз, ниндидер теләкләрегез калдымы?

– Билгеле, яшь вакытта һәркемнең күңеле хыял-омтылыш- лар белән тулы була. Аннары 16-17 яшьтә кем булу, кайсы профессияне сайлауны да ачык күзаллап булмый – акыл да җитми, тәҗрибә дә юк. Мәктәп елларында театр артисты булу теләге юк иде. Малай вакытта җырларга ярата идем, җырчы булырга теләдем. Язмыш мине театрга китерде. Шунда бөтен гомерем үтте. Камал театры икенче йортыма әверелде. Сәхнәдә күпсанлы образлар иҗат итеп, танылу килде, күп бүләкләр алдым. Мин театр белән яшәдем һәм бүген дә театр белән яшим. Элегрәк спектакльләрдә озаграк уйнамый торсам, эчем поша, үз-үземә урын тапмый башлый идем. Ул хәзер дә шулай. Күңел һәр көнне театрга ашкына, мине көтәләрдер, кирәгем бардыр кебек. Теләкнең тормышка ашу-ашмавы мөмкинлек белән бәйле бит ул. Спорт яраттым, үсәргә дә теләдем, әмма хәзер аңлыйм, уңышлар әллә ни югары булмас иде. Җырчы булсам да, Илһам янәшәсендә кем булыр идем икән? Шуңа да мин театр белән бәйле язмышыма бик канәгать. Аллага шөкер, зур үкенечләрем калмады. Яраткан эшемдә хезмәт иттем һәм хезмәт итеп киләм.

– Яшь кеше киләчәккә омтылып, матур хыяллар корып яши, ә өлкән яшьтә үткәннәр сагындыра, диләр. Бу көннәрдә сезнең күңелдә нинди уй-фикерләр? Театрның киләчәге борчу тудырмыймы?

– Ходайга озын гомер биргәнгә сөенәм. Театрда гомер итеп, хезмәт куеп, анда үз урынымны табуыма шатланып яшим. Үткәннәр матур хатирә булып сузылып бара, алар күз алдымда тора. Марсель Сәлимҗанов белән очраштырганга язмышка рәхмәтлемен. Театрда режиссёр үзәк фигура. Бүген бу вазифаны Фәрит Бикчәнтәев уңышлы башкара. Күптән түгел безгә Мәскәүдә укып кайткан яшь режиссёр Айдар Җаббаров килде. Искиткеч талантлы егет. Шәп режиссёр булуына ышанам, Фәрит тә аңа ярдәм итә. Илгиз Зәйниев тә драматург буларак өлгереп җитте. Ул да талантлы. Мин аңа киңәшләремне дә әйтәм: пьесаларында күп сүз сөйләтү белән мавыга. Чеховтан үрнәк ал, артистны да, тамашачыны да уйландыра торган әсәрләр кирәк, дим. Ходай ярдәм бирсен үзенә. Театрда талантлы, үзенчәлекле шәхесләр күп, тулы канлы тормыш белән яши. Театрның киләчәге дигәндә, борчылу бар һәм борчылырга кирәк тә, чөнки барысы белән дә канәгатьләнү битарафлыкка, булганнарны югалтуга китерер иде. Заманында театр телне саклап калды. Бүген дә ул милләткә хезмәт итә. Театр халыктан аерылгысыз. Халкыбыз исән-сау булганда театр да яшәячәк һәм театр яшәгәндә халкыбыз яшәячәк, Аллаһы бирса. Мин татар театрының киләчәгенә ышанам, йөрәгем белән ышанам!

Әлфәт Закирҗанов

«Сәхнә», №2




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта