Реклама

Суббота, 04 августа 2018 02:54 // Прочитано 60 раз

Юбилеегыз котлы булсын!

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Равил Габдрахман улы Фәйзуллинны олуг юбилее белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, иҗади уңышлар һәм бәхетле озын гомер телибез!

K8lzY3yDFtc

Әйләнә Сәхнә, әйләнә

Баш исәк тә даһи җанның

сәнгатьтәге көченә,

тик ул да каршы торалмый

сәхнә әйләнешенә. …

 

Күренешләрне алыштырып,

әйләнеп кереп китә.

Гомерләрне, бәгырьләрне

кискәләп, телеп китә.

 

Менә шушы әйләнештә

кемнеңдер соңгы роле.

Соңгы алкышлануы,

иң соңгы алган гөле.

 

Кемдер Зөһрә, кемдер Таһир,

кем әле Хәлил бүген

Ялга чыккан карт артистның

үз хәле хәлдер бүген…

 

Әйләнә сәхнә, әйләнә,

сибелеп кала еллар.

Сибелеп кала язмышлар,

режиссёрлар, геройлар…

 

 

Сибелә… Әйләнә сәхнә.

Булмый шул каршы торып.

Изге җиргә була икән

табынып тик, баш орып.

 

Тоела кайчак, сәхнә ул

агачтан түгелдер күк.

Күз яше белән юылган

көзгедер, күңелдер күк.

 

Анда иңләп йөрүчеләр

илаһи затлар кебек.

Алар гаҗәеп якын да

һәм бераз ят та кебек.

 

…Әйләнә сәхнә, әйләнә,

шуышып кереп китә.

Гомерләрне, бәгырьләрне

кискәләп, телеп китә.

1973 ел

 

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+