Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 20 октября 2014 08:03 // Прочитано 1344 раз

Миләүшәнең туган көне

Кем ничектер, әмма мин чын артистны барыбер бу дөнья кешесе итеп кабул итә алмыйм. Бер башка югарырак булырга тиеш кебек ул, аяклары җиргә тимәскә тиеш. Күзләренә дә дөнья мәшәкате ягылмасын аның,  лардабалалык, яшәешне ярату, яну дөрләргә тиеш...

 

Татарстанның атказанган артисты – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының артисты Миләүшә Нәҗмиева белән аралашканда да шундый халәт биләп алды мине. Дөньяны үлеп-үлеп яратуы янәшәсендә ниндидер пошаманлык ноталары да биләп ала аны, күтәренкелек янына төшенкелек килеп кушыла, очыну халәте дөрләп януга күчә, мәхәббәт газабы яңа рольләргә этәрә…

 

«Тормыш кына булса – үләсең»

Миләүшә – Казан кызы. Гаиләдә бердәнбер бала булып үссә дә, иркәләнеп кочакта гына утырмаган ул. Өч айлык вакытында үз әтисе гаиләдән китеп, әнисенең тормыш иптәше – үги әтисе дә иркә-наздан мәхрүм итмәгән аны. Әмма көй дә көйләтеп утырмаган кыз – уку ягыннан да, эшкә, аш-суга осталыкта да төшеп калганнар рәтендә булмаган. Җырга-моңга хирыслык, нечкә күңелле булуы үз эшен эшләгән, күрәсең, театрга тартылу үзенекен иткән – 1987 елның февралендә Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамлаганнан соң театрга килгән ул. Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Олег Фазылҗановлар белән бергә укыган кыз Земфира Дасаева бригадасында гастрольләргә чыгып киткән. Ул вакыттагы 40-50шәр көнлек гастрольләрне кем генә хәтерләми икән дә, кайсы артист күңеленә генә кадерле ядкарь булып кермәгән ул?! Миләүшә Нәҗмиеваныкы да шулай – корифейлар белән иңгә-иң куеп эшләү генә дә ни тора бит, алар мәктәбен узу нинди мәртәбә! Шуңадыр, кечкенә дә төш кенә булган ачык күңелле Миләүшәне данлыклы Фатыйма Ильская, Гәүһәр Камалова, Галия Кайбицкая үз иткән, алар белән булган дуслыкны бүген дә кадерләп искә төшерерлек.

Хәер, Миләүшә Нәҗмиеваның тормыш юлы җырчылык белән дә бәйләнә алган булыр иде. Заманында чегән җырларын өйрәнеп, таныш-белешләр теленә «чегән кызы Миләүшә» дип кергән кыз чак кына Казаннан күченеп китмичә кала. Казанга «Черген» чегән төркеме чыгыш ясарга килгән җирдән чак кына Миләүшәне «урлап» китми. «Черген» белән чыгыш ясаучы Лариса Долина Миләүшә янына үзе килә. «О, Миля, у тебя голос такой пронзительный, приезжай солисткой в «Черген», – ди ул аңа. Әмма нидер чабудан тотып кала – театрны, әнине, бөтен тормышны ташлап чит-ятка чыгып кит әле син? Алда көтеп торган ничәмә-ничә роль, сәхнәдәге кичереш-тойгылар, ана булу бәхете үзен сиздертә, күрәсең – Миләүшә Казанны сайлый.

– Юк, монда калуыма, театр белән «агулануыма» үкенмәдем, – ди Миләүшә ханым. – Кырыктан артык рольдә уйнадым, нинди генә образга кермәдем, кем тормышы белән генә яшәп карамадым мин сәхнәдә. Һәм шуның белән бик-бик бәхетле дә булдым. Бу дөньяда театр булмыйча, тормыш кына булса – үләсең. Артист бит ул кем генә булып «яшәп карамый»! Шуңадыр инде, бер генә ролемне дә «менә бусын аеруча яраттым, бусы аеруча кадерле», дип аерып күрсәтә алмыйм – һәрберсен яратам, һәрберсе үз балам кебек.

 

«Син миңа нәрсә эшләдең соң?»

Миләүшә ханым үзе «холыклы роль» ярата – тотнаксыз хатын булсынмы ул, явыз карчыкмы, тәмәке көйрәтүчеме – бөтенесенә дә теләп алына. Һәрбер рольне затлы дип саный ул – кечкенә дә төш кенә рольме, күкрәк киереп торган төп образмы – бөтенесе дә кадерле, бөтенесен йөз процент бирелеп эшлисең, дип саный ул. Кечкенәме, зурмы – артист аларны сыйфатлы итеп ачып бирергә тиеш. Монысы – закон! Монысы – һичшиксез!

– 39 температура белән ятканда да «труппаны уңайсыз хәлгә куймасам ярар иде», дип борчылып яшәдем, – ди Миләүшә апа. – Үз тормышым театр белән үрелеп баргангадыр инде анысы. Башта – театр, аннан гына башка кыйммәтләр булды. Шуңа да унбер яшендә кызым Индира: «Син миңа нәрсә эшләдең соң?» дип сорау-тәнкыйть биргәч, имәнеп киттем – вакытымны һәм үземне дөрес «бүлдемме» икән?..

Кияүгә 24 яшендә чыккан Миләүшә апа. Үзе әйтүе буенча, әлеге никахка ул «хәзер чыгып калмасам, башка чыкмыйм», дип барган. Үзеннән 11 яшькә олырак, булачак Индираның әтисе белән алар ел ярымнан аерылышканнар да. Холыклар туры килмәгән, карашлар, сәнгатьне ярату уртак булмаган. Ә Индираны дәү әнисе белән дәү әтисе карашкан. Гастрольләрдән кайтып кермәгән, үз-үзен театрга багышлаган кызларына һөнәренә тугрылыклы калырга алар булышкан. Индира аларда торып мәктәптә укыган, музыка мәктәбенә йөргән.

– Үги әтием белән әниемә зур рәхмәтле мин, – ди Миләүшә апа. – Алар аркасында гына мин яраткан эшемне дәвам итә алганмындыр, алар аркасында гына алма кебек кызым үсеп җитте, эшемдә уңышларым булды, дәрәҗәле исемгә лаек дип табылдым...

– Юк, әниемә бернинди дә үпкәм юк, – ди инде үзе дә 24 яшен тутырган Индира сүзгә кушылып. – Берүзенә генә ничек кыен булганын мин дә аңлап үстем. Гел минем белән генә өйдә дә утыра алмаган булыр иде, ә болай яшәр өчен шартларның бөтенесен дә әни үз куллары, үз тырышлыгы белән булдырды. Бәлки, кечкенә чагымда аны юксынган чакларым булгандыр, «син миңа нәрсә эшләдең соң?» дигән сүзне дә балачак кирелеге генә әйткәндер... Хәзер авыз тутырып әйтә алам – әнием минем өчен кулыннан килгәнчә бөтен игелеген кылып яшәде һәм яши.

 

Үкенечсез кеше юктыр ул...

Миләүшә апа белән гаилә альбомын актарып утырабыз. Актрисаның яшь чагындагы фотоларын карап туймаслык, хәзер дә илле яшен түгәрәкләгән дияргә тел әйләнми...

– Чын иҗат кешесенең кайсысы гына мәхәббәттә бәхетле икән инде ул, – ди Миләүшә апа минем тел төбемне алдан чамалап.

– Берәүнең дә казаны буш түгел анысы. Парлы гомер кичереп тә, ялгызлыктан интегеп яшәүчеләр күпме. Мин алай кыланып яши алмас идем. Үз тиңемне очратмадым – иҗат кешесенә ул яктан икеләтә авыр, дип саныйм. Миңа җандаш кеше генә кирәк – сан өчен түгел. Бөтенләй гашыйк булганым булмады, дип тә алдаша алмыйм – әмма эз калдырырлык сөю дә тәрәз чиртмәде. Әмма мин үз ярымны очратачагымны белеп яшим – һәр кешегә кайчан да булса үз тиңе каршына чыгачагын анык тоям...

...Кеше шундый бит инде ул – оптимист булып, кояшка баскыч куйган чаклар да була, кояшлы көндә балтаң суга төшеп, юктан да кәеф кырылган чаклары да шактый. Миләүшә апа да шундый – йөзеннән елмаю төшмәгән артистканың атналар буе үз кабыгында гына утырган чаклары да юк түгел икән. Аеруча җанга ук булып кадалган кайберәүләр сүзләреннән соң...

– Рәнҗетим әле мин моны, дип махсус агу чәчеп әйткәннәрне дә очратканым булды, – ди Миләүшә апа. – Алар яныннан да башыңны югары тотып, тамакка төер булып төйнәлгән күз яшьләреңне күрсәтмичә узып китә белергә кирәк. Бәлки, актриса булмасам, миннән җәмгыятькә күбрәк файда килгән булыр иде, дип уйланган чакларым да юк түгел... Тормыш шул аклы-каралы төсләре, кәеф таганнары белән кызыклыдыр инде ул. Әмма мин аны әнә шул бөтен барлыгы белән яратам да. Театрым, кызым-йолдызым Индира булу, әниемнең исәнлеге белән бәхетлемен. Шуңа да һәрвакыт, хәтта җанда яраларым чеметтереп алганда мин елмаерга күнеккән. Ләйсән яңгырдан соң балкыган кояш төсле...

Автор:  Гөлнара Җәлилова


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта