Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 12 января 2017 06:58 // Прочитано 459 раз

Рәссамнар йортында бәйрәмме?

Татарстан Рәссамнар берлеге 80 еллыгын билгеләп үтте. Заманча сәнгать галереясендә ике катны тутырып зур күргәзмә оештырдылар. Залда ут караңгы, картиналар начар яктрыртылган. Ярты сәгать йөрсәң, кул-аяклар өши башлый – салкын. Шуларны исәпкә алмаганда, барысы да әйбәт кебек. Рәссамнар елмая, бер-берсен котлый, хакимият вәкилләре дипломнар өләшә. Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр...

Шулай да ниндидер әйтелеп бетмәгән сер бар сыман тоела. Ул һәр котлау чыгышында чагыла. Ни өчендер һәр котлаучы рәссамнарны бердәмлеккә чакыра, дус-тату яшәргә өнди. Чыннна да, соңгы елларда рәссамнарыбыз биш бүлеккә бүленде. Шулар арасында иң зурлары – Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге. Элек бу ике бүлекнең җитәкчесе бер булса, хәзер һәр икесенә үзенә аерым рәис. Ике берлек тирәсендә һаман ыгы-зыгы. Мәсьәләгә ачыклык кертер өчен бер Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевка мөрәҗәгать иттек.

– Зөфәр әфәнде, Татарстан рәсем сәнгатенең тарихы бик зур. Ул гасырлардан килгән халык һөнәрчелегенә барып тоташа. Ә 1985 елда Казанда сәнгать мәктәбе ачылгач, бездә дә рәссамнарны махсус укыта, әзерли башлыйлар. Әле 1936 елда Рәссамнар берлеге оешканчы ук кылкаләм осталары төрле оешмалар төзеп бергә булырга омтыла. Бүлгәләнү нәрсәдән башланды?

Чыннан да, Татарстан рәссамнарының төрледән-төрле оешмалары тарихка кереп калган. Мәсәлән, 1918 елда «Көнбагыш» дип исемләнгән берлек барлыкка килә. Әмма ул авыр елларда озак яши алмый, бары бер күргәзмә үткәреп өлгерә. «Җайдак» берләшмәсе график рәссамнарны үз канаты астына җыя, аның эшчәнлеге 1920-1924 елларны колачлый. Болар күргәзмәләрдән тыш ел саен альманах, эстамплар, альбомнар нәшер итә. 1923 елда Революция Россиясенең татар рәссамнары ассоциациясе барлыкка килә. Әмма уртак бер идея булмау һәм өлкән яшьтәге рәссамнарның яшьләрне үз кубызларына биетергә тырышулары нәтиҗәсендә, озакламый бу оешма да таркала. Шул ук елда «ТатЛЕВ» дип исемләнгән берлек барлыкка килә. Аның тоткан кыйб­ласы исеменнән үк аңлашыла булса кирәк. Сулларга рәссамнар белән беррәттән шагыйрь, язучылар, театр әһелләре дә керә. Менә шундый талпынышлардан соң, ниһаять, 1936 елда ТАССР Рәссамнар берлеге барлыкка килә һәм бөтен рәссамнар шуның канаты астына елыша. Аның эшчәнлеге республикабызда рәсем сәнгатенең торышын билгели. 1992 елда Татарстан Рәссамнар берлеге мөстәкыйльлек ала. Әмма Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге һәм безнең оешма һәрвакыт бердәм, дус булып яши, иҗат итә. Ике берлеккә бер рәис була. 2013 елда чираттагы корылтайда һәр ике бүлеккә аерым рәис сайлана, шуннан бүленү башлана.

Бүленү нәрсәдә чагыла?

Иң беренче Рәссамнар берлегенең материаль-техник базасы булмауны билгеләп үтәргә кирәк. Художество фонды җитәкчесе фондны талап, күргәзмәләр залын залогка салып, безне бик кыен хәлдә калдырып китте. Әле ярый мәсьәләне Мәдәният министрлыгы хәл итте. Ул күргәзмәләр залын коткарып калды, әмма ул хәзер рәссамнарныкы түгел, Сынлы сәнгать музееныкы. Шуннан бирле безнең үзебезнең зал да юк, бер урында ике берлек киңәшмәләрен уздыру да шактый кыенлыклар тудыра. Кайсы гына берлекне алмаязучылар, композиторлар, театр әһелләре булсынһәркайсының үз бинасы бар, матур итеп элмә такта элгәннәр. Ә без болардан мәхрүм. Ике рәис сайланып, берлекләр бүленә башлагач, акча да кимеде, әлбәттә. Штатларны кыскартырга туры килде. Бер бухгалтерыбыз гына калды. Берлекнең елъязмасын да үзем язып барам. Яшьләр безнең оешмага керергә курка. Анда теркәлсәгез, Россия берлегенең Татарстан бүлегенә керү кыен булачак, дип куркытканнар. Шул сәбәпле элек теркәлгәннәрдән дә безнең белән араны өзеп, берлектән чыгып китүчеләр булды. Яшьләр белән, гомумән, хәлләр авыр. 2019 елда Суриков институтының Казандагы филиалын да ябалар менә. Нинди кыенлык белән ачкан идек бит без ул уку йортын! Бөтен Идел буеннан җыеп яшьләрне укыттык. Мәскәүгә, Санкт-Петербургка китеп югалмасыннар, үзебездә укып, үзебездә калсыннар дидек. Юк, булмады. 2019 елда югары уку йортын финанс­лау туктатылачак. Яшьләр килми, берлектә күпчелекне өлкән яшьтәге рәссамнар тәшкил итә. Кызганычка күрә, бездә өлкәннәргә, хәтта халык рәссамы исемен йөрткәннәренә дә бернинди ярдәм күрсәтелми. Ә иң аянычы шул – Татарстан рәссамнарының эшләре Россиягә чыга алмый,
чөнки Мәскәүдә безнең бүлекне танымыйлар.

Остаханәләр язмышы һаман да кыл өстендәме?

Бу мәсьәләдә бераз алга китеш сизелә. Шәһәр буенча Россия бүлекчәсенә – дүрт һәм безнең оешмага ике адрес буенча урнашкан остаханәләр биш елга рәссамнарга куллануга бирелде. Әмма художество фондындагы остаханәләр язмышы әле һаман хәл ителмәгән. Шәһәр буенча яңа остаханәләр дә төзелми.

Мондый шартларда татарның бөек ханнары портретлары иҗат ителер, һәйкәлләре куелыр дип көтәсе дә юк, әлбәттә.

Элек социаль заказлар бар иде. Хәзер алар бетте. Ә зур тарихи картиналарны иҗат итәр өчен күп вакыт кирәк. Рәссамнарның озаклап бер эш белән утырырга мөмкинлекләре юк. Эшләребезне сатып алалар, әлбәттә. Әмма ул акча ачтан үлмәслек кенә шул. Химаяче тапсаң гына, зур күләмле картиналар иҗат итеп була. Үзең генә бу эшне башкарып чыга торган түгел. Шуңа күрә күп рәссамнар натюрморт, пейзажларга күчте. Күргәзмәләр тема ягыннан бик саекты. Һәйкәлләр куелса да, нигездә һаман бер үк скульпторларныкы куела, ә конкурсны күз буяу өчен генә үткәрәләр. Ул һәйкәлләр югары сәнгати дәрәҗәдә башкарылган булса ярар иде әле. Әмма күбесенең дәрәҗәсе бик түбән. Яшерен-батырын түгел, сәнгать белгечләребез юк. Дөресен язарга куркалар, дәшми калалар. Менә шундый заман…

Рәссамнарның күңелләрен күтә-рерлек бер генә нәрсә дә юкмыни?

Чын рәссам идея биргәннәрен дә, акча да көтеп ятмый, иҗат итә. Шул ук натюрмортны, пейзажны иҗат итәр өчен дә илһам, осталык сорала бит. Ыгы-зыгыга игътибар итмичә, иҗат итәргә омтылабыз. 

Автор:  Миләүшә Галиуллина


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта