Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 14 марта 2017 12:25 // Прочитано 563 раз

Урманче иҗаты - мәңгелек

“Ул һәркемгә ачык йөзле, шул ук вакытта бөтен кешене дә үзенә якын җибәрми. Аның белән ихлас аралашу бәхете бик азларга гына тәти иде. Үзе турында күп сүзләр ирештерсәләр дә, бер кеше турында да начар сүз әйтмәде”, – диләр танылган рәссам Бакый Урманчене якыннан белүчеләр. Бакый ага – әле дөньяга бар ягы белән дә ачылып бетмәгән шәхес. Аның иҗаты да тулысынча өйрәнелмәгән, шәхси тормышында да ачылмый калган серләр байтак, дип белдерүчеләр дә бар.

Тормыш – ул музыка

23 февральдә Тукай бүләге иясе, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы Бакый Урманченың тууына 120 ел тулды. Шушы уңайдан бу көннәрдә рәссам иҗатына багышланган берничә тантаналы чара булып узды. Бакый аганы Тукай клубында да искә алдылар, Милли мәдәни үзәктә һәм "Хәзинә" күргәзмәләр залында рәссамның Татарстанның сынлы сәнгать музеенда сакланган әсәрләреннән күргәзмә ачылды. Башкаланың Урманче музеенда да рәссамга багышланган чара үтә. Шулай ук туган җире – Тәтеш районы Күл Черкен авылында да Бакый аганы искә алдылар. Татарстанның сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева сүзләренчә, күренекле рәссамга багышланган чаралар ел буе дәвам итәчәк. 120 еллыкка Татарстан рәссамнар берлеге Бакый Урманче исемендәге фестиваль үткәрергә ниятләгән. Бу мәдәният министрлыгының быелгы эш планына да кертелгән, әмма финанс ярдәме күрсәтелмәгәнгә әлегә булу-булмавы билгесез.

Бакый Урманче, Татарстан, 1976 ел.

70 елдан артык сәнгатькә хезмәт иткән Бакый Урманче – рәссам һәм сынчы гына түгел, спектакльләр өчен декорацияләр ясаучы, ансамбль һәм театрлар өчен костюм эскизлары әзерләүче, агач, йә ташны уеп-сырлап, нәфис сәнгать әсәре иҗат итүче балта остасы, шагыйрь, җырчы, музыкант, берничә телдә иркен сөйләшкән полиглот, энциклопедист, киң фикер йөртә белүче галим дә иде. «Мин, гомумән алганда, тормыш – ул музыка, дип әйтә алам. Минем өчен музыка бөтен гомер юлымда озата килүче юлдашым булды», – дип сөйли Бакый ага үзе бер видеоязмада.  Якыннары әйтүенчә, Бакый ага татар халык җырларын бик яраткан. Иҗат иткәндә дә гел моңлы көйләр суза торган булган.  

Аның шулкадәр киңкырлы һөнәр иясе булуының серенә төшенү өчен әллә ни еракка китү дә кирәкми. Ул алдынгы карашлы, укымышлы мулла гаиләсендә туып-үсә. Иң күренекле мәдрәсәләрнең берсе «Мөхәммәдия»дә белем ала. Яшьтән үк зыялы кешеләр белән аралаша башлый. Аңа Тукай белән дә очрашырга туры килә. Ул Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, С.Габәшиләр белән якыннан таныш һәм фикердәш була. “Булачак рәссамга 1913 елның салкын апрель төнендә Клячкин больницасында башка шәкертләр белән бергә мәрхүм шагыйрьнең баш очында Коръән укып төн чыгу насыйп була”, – дип яза филология фәннәре кандидаты Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Флора Әхмәтова-Урманче. Нәкъ менә шул чагында яшүсмер Бакый шагыйрьнең йөз чалымнарын күңел түренә салып куйган булгандыр. Еллар узгач Бакый Урманче бөек шагыйрьнең мәрмәрдән иң яхшы скульптур портретын иҗат иткәндә: “Ничек соң бу 27 яшьлек малай дөньяны пакъләндерергә уйлаган?!” – дия торган була.

У. Абдуллов, Урманче Мәрҗәни мәчете янында, 1998.

Бакый Урманчега яшьтән үк туктаусыз ил гизәргә туры килә. Һәр сәфәрендә ул дөньяны күзәтә, кешеләрне өйрәнә, һәм шулай итеп иҗаты өчен җим туплана бара. Аның тормыш мәктәбе иртә башлана: бераз акча эшләп кайту максаты белән ул Урал, Донбасс якларында була, Тарханда (Тамбов губерниясе) укытучы булып хезмәт куя. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Бакыйны солдатка алалар. Ул Казахстанда хезмәт итә, шунда ук беренче рәсем дәресләре ала. Ике ел мәгариф системасында Тәтеш һәм Глазовта Халык мәгарифе комиссариатында инструктор булып эшли. 1919 елның кышында Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. 1920-26 елларда Мәскәүдә белем ала. Бер үк вакытта ул ике факультетта нәкышь һәм сынлы сәнгать факультетында укый. Сынлы сәнгать факультетында Урманче дүрт курс тәмамлый, 1926 елның язында нәкышь факультетын да бетерә. Рәссам исемен аңа укыгандагы уңышлары өчен диплом эшен яклатмыйча гына бирәләр. 1929 елда репрессияләнә һәм Соловецки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда аны азат итәләр. Соңрак Мәскәүдә яши. 1949-58 елларда Үзбәкстанда гомер кичерә, Урта Азия табигатенә бәйле нәкыш һәм гарфик портретлар, пейзаж, этюдлар яза. Балхаш бакыр эретү заводы мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы була.

 

Б.Урманче, Урал тау итәгендә, 1979 ел.

Һәрьяклап сәләтле, укымышлы Бакый Урманче лингвистика, шигърият, музыка, каллиграфия өлкәсендә зур эз калдыра. Аның теоретик хезмәтләре мәдәният өлкәсендәге мәкалә һәм эзләнүләре зур кыйммәткә ия. Әмма аның тормышның иң олы омтылышы – рәсем сәнгате. Бакый Урманче, рәссам, графика һәм сынлы сәнгатнең үзенчәлекле остасы, татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы дип санала. Бу эшкә оста үзенең җитмеш ел гомерен багышлый. Шушы вакыт эчендә өч йөздән артык рәсем, йөз иллеләп сәнгать әсәре, дүрт мең биттән артык графика эшләре иҗат итә. Урманченың әсәрләре зур тәэсир көченә ия. Ул табигать күренешләрен, гади хезмәт кешеләрен, татар халкының милли үзенчәлекләрен, көн-күрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган картиналар иҗат итәргә ярата. Чибәр, эчке дөньялары бай булган ханымнарга да аның пумаласы битараф булмаган. Әсәрләрен серияләп тә эшли. Бакый Урманче үз иҗаты аша гасырларны һәм буыннарны тоташ бер җеп итеп үрә, халкына тарихи үзаңын кайтарырга омтыла.

Тик останың иҗаты бүгенге көнгәчә тулаем өйрәнелеп бетмәгән. Барысы да акча җитмәүгә кайтып кала. Авторның күп кенә картиналары шәхси кулларга сатылган. Казахстан Үзбәкстан якларында да бик күп эшләре калган. Аларны кайтарту күп чыгымнар таләп итә. Шул сәбәпле Сынлы сәнгать музее әлеге әсәрләрне электрон форматта җыя башлаган. Тиздән алар альбом булып басылып чыгачак.

Язмыш төеннәре

Рәссам ни генә кичерми дә, кайда гына яшәми. Ләкин нинди генә авырлыкларга карамастан иҗатын ташламый, күңелен үпкә хисләре белән агуламый. Озын гомерле булуының серен дә, Аллаһы тәгаләгә ышануда, намаз укуда күрә. “Аңа тормышны, табигатьне, балаларны сөю, осталык, көчле рухлылык, гаделлек, үз-үзен аямый хезмәт итү кебек сыйфатлар хас иде”, – дип искә ала Бакый аганы яратып туганнары һәм дуслары. Урманченың туганы Фирая Закирова-Рәхимова, аның турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин, ди. Фирая ханымның әбисе Бакый аганың әнисе белән бертуган булганнар. Милли мәдәни үзәктә оештырылган чарада ул останың шәхси тормышына кагылышлы күп кенә кызыклы мизгелләрне искә алып узды. Аның сөйләвенчә, болар әле беркайда да яктыртылмаган. “Ул зәңгәр күзле, озын буйлы, киң җилкәле, төз басып йөрүче матур кеше иде. Яшь чагында фыртлык өчен кул таягы тотып йөри торган булган. Матур һәм ыспай итеп киенергә яраткан. Яшь чакта кичләрен Бакый Урманче скрипкада, дусты мандолинада уйнап кызларның күңелен күрә, аларны җырлата торган булганнар”, – дип сөйли ул оста турында. Беренче хатыны Сара апа белән дә кызык кына очрашып, кавышып киткәннәр. Ул инде кияүдәге хатын булып, ире белән берничә ел гына торып кала. Аны сөргенгә җибәрәләр. Бакый ага белән яратышып, бергә яши башлагач, ире кайтып төшә. Бу вакытта Сара апаның туганнары аларның бик матур торуларын, инде малайлары да үсеп килүен әйтә, гаиләләрен җимермәскә, араларына кермәскә кушалар. Апасыннан матур сеңлесе дигәндәй, Фирая апаның кияүгә чыкмаган сеңлесе була, аңа шул кызга өйләнергә тәкъдим итәләр. Ир шулай эшли дә. Алар ике гаилә 8 квадрат метрлы, чаршау белән генә бүленгән бүлмәдә берничә ел бергә яши. Сара ханым – музыкант,  үз-үзен карап кына тора, гомер буе өендә хезмәтче тота, артык эш эшләми. Бакый ага аны бик кадерләп, яратып кына яши. Казанга кайткач та аларны үз янына чакыра. Тик хатыны провинциядә яши алмыйм дигән җавап юллый. Гаилә әнә шулай таркала.

Урманченың туганы - Фирая Закирова-Рәхимова

 

Икенче хатыны Флора Әхмәтова-Урманче белән дә бик матур гомер кичерәләр. Флора ханым Бакый агага иҗат өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. Уллары Айдар да иҗади мохиттә тәрбияләнгән кеше. Бүгенге көндә Казанда яши. Йорт өчен агач кырып төрле сәнгати эшләнмәләр, җиһазлар җитештерә торган ширкәте дә бар.

Күптән түгел Бакый аганың кызы барлыгы да ачыкланды. Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә яшәүче Зөһрә ханым Урманче үзен аның кызы дип белдерә. Ул әтисенең фамилиясен алуга ирешкән инде. Киләчәктә әтисенең мирасына да дәгъва кылырга мөмкин. Инде мәхкәмә эшләре башланган. “Кечкенә чакта әнием мине аның белән очраштырган иде. Әтиемнең миңа бер ботак сирень чәчәге бирүе хәтеремдә калган. Тик аның әтием икәнлеген соңгы елларда гына белдем. Әнием Сания музей хезмәткәре булып эшләгән. Шунда танышканнар. Безнең арада охшашлыклар байтак. Үзем дә рәсемнәр ясарга, иҗат итәргә бик яратам. Әнием минем бу турыда бөтен дөньяга кычкыруымны һәм бигрәк тә суд юлында йөрүемне хупламый. Ул тарихи шәхес дигән төшенчәне аңламый, әтигә гади бер ир-ат кебек карый. Әтиемне танып белү – бурычым дип саныйм. Мин инде туганнарны эзләп таптым, алар белән аралашып торам”, – ди Зөһрә ханым.

Әлбәтттә, бу нисбәттә төрле фикерләр йөри. Аларны Урманче шәхесен каралтырга тырышучы дип санаучылар да, инде мондый белдерүләр күп булды дип, җиткерүчеләр дә бар. "Ул - дөньякүләм рәссамнар белән чагыштырып карарлык шәхес. Урманче исеменең дәрәҗәсен төшермәсәк иде", - ди алар. Ни генә булмасын, рәссамның тормышы һәм иҗаты, һәрьяклап тирәнтен өйрәнелүгә лаек. Чит ил рәссамнарының күргәзмәләрен оештыру, шәһәр үзәгенә әллә кайлардан кайтартылган төрле сыннар утырту һәм башка чаралар өчен зур-зур чыгымнар тотканчы, бу акчаларның бер өлеше генә булса да татар сынлы сәнгатенә нигез салучы олуг рәссамыбыз Бакый Урманченың мирасын туплауга юнәлдерелсә, милләтебез өчен файдалырак булмас идеме икән?




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта