Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 17 марта 2017 12:47 // Прочитано 350 раз

Тамашачыга сәхнә арты серләрен ачтылар

15 мартта А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. “Әлеге күргәзмә – тамашачыга сәхнә арты серләрен ачу һәм спектакльдәге һәрбер бизәлеш, һәр костюм яки курчак артында кеше хезмәте, иҗатчы торуын аңлату өчен менә дигән мөмкинлек”, – ди оештыручылар.

Кереш сүз белән Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, шул ук театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлеге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясадылар. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее уңаеннан оештырылган һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза.

 

Экспозициянең төп өлешен Камал театры рәссамнарының эшләре тәшкил итә. Шулай ук Тинчурин, Казан яшь тамашачылар театрлары, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм башка театр рәссамнарының да иҗат җимешләре урын алган. Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әлмәт кебек шәһәрләрдә эшләүче дәүләт театрларында хезмәт куючыларның эшләрен дә күрергә мөмкин булды.

Тәкъдим ителгән эшләр төрлелеге белән аерылып тора. Монда ниләр генә юк. Биредә гадәти картиналардан алып, костюмнарга һәм спектакльләргә эскизлар, миниатюр декорацияләр, әзер костюмнар һәм курчакларга кадәр бар.

 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый күргәзмәләр Мәскәү һәм чит илләрдә инде күптәннән үткәрелеп килә. Бездә исә мондый күргәзмә беренче тапкыр оештырылды.

 

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театр рәссамнарының авыр хезмәтен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу күргәзмә киләселәренә башлангыч булып торыр. Алга таба алар тагын да зуррак масштабта үтәр дигән өмет бар.

 

Күргәзмә 9 апрельгә кадәр эшли. А.Н. Мәҗитов музееның адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10нан 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле. 

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта