Әгәр исән булса, аңа март аенда 80 яшь тулган булыр иде.
Абрек Абзгильдин 1937 елда Башкортстанның Баймак шәһәрендә актерлар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе сугышта һәлак була. Исән чагында Абрек Абзгильдин яшүсмер вакытларын үзе болай дип искә ала: «Җиде класс тәмамлагач, әнием, мәктәптә юкка ыштан төбе туздырып йөргәнче, техникумга бар, аз булса да стипендиясе булыр, аяк киеме, кием-салым бирерләр, диде». Шулай итеп булачак рәссам тау техникумына укырга керә. «Мин Казанның Дәрвишләр бистәсе кебегрәк кечкенә, 35 мең халкы булган шәһәрдә үстем. Рус мәктәбендә укып белем алдым, рус мохитендә тәрбияләндем», – дип, хатирәләрен яңарта ул бик күп еллар узгач. Техникумда укый башлагач, стена газеталары ясау белән мавыга. Әлеге мавыгуның аның язмышында нинди зур роль уйнаячагын әле башына да китерми егет. Ул үзе дә сизмәстән сәнгать дөньясына чума.
Ләкин, кызганычка каршы, җаны теләгән эш белән шөгыльләнергә вакыт бик аз кала, чөнки алты-җиде ай парта артында узса, каникулларда ул шахтада эшләргә мәҗбүр. Егет 14 яшьтән 18 яшькә кадәр Уралдагы бөтен шахталарны диярлек йөреп чыга, чөнки әтисен югалтканнан соң гаиләсе өчен үзен җаваплы итеп тоя. Техникум тәмамлап белгечлек алып чыккан Абрекның үзен яңа һөнәрдә сынап карыйсы килә һәм озын-озак уйлап тормыйча, Себер якларына чыгып китә. Ул заманда шахтада эшләүчеләр алтын бәясенә йөри, аларны хәтта армия хезмәтенә дә алмыйлар. Ә армиядә хезмәт итү – бик зур дәрәҗә. Бигрәк тә ул заманда. Армиядә булмаган егет белән кызлар хәтта исәнләшмиләр дә. Абрек, ничек итсә итә, хәрби комиссариатта эшләүче танышлары аша армиягә китү максатына ирешә. Армия хезмәте Казан шәһәрендә үтә. Нәкъ менә шушы ике елда Абрекка рәсем ясау җене кагыла да инде. Ул бик яхшы рәсем укытучысы белән таныша һәм, качып-посып, Укытучы йортында оештырылган рәсем ясау студиясенә курсларга йөри.
«Уйна, гармун».
Армия хезмәте тәмамланганда Казандагы сәнгать училищесына укырга керергә дигән тәгаен бер карарга килә. Егетнең бу адымын күпләр аңларга теләми. Ничек инде әле күптән түгел генә бер училищены тәмамлап, юньләп эшләргә дә өлгермәгән килеш икенчесенә керергә була. Әнисе исә ишетергә дә теләми. Әнисенең боерыгы катгый. Үз һөнәре буенча институтка керү имтиханнары тапшырырга, югары белем алырга! Әнисе сүзен сүз итеп егет институтка керү имтиханнарына әзерләнә башлый, ләкин ахыр чиктә, барыбер сәнгать училищесы студенты була да куя. Үзе дә театр артисткасы булган әнисе улының сәнгатькә гашыйк икәнен белә торып, нишләп аның хыялына каршы төшә соң? Әтисе – ул да театрда эшли, Ленинградта режиссура бүлегендә белем ала – 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, бөтен тормыш авырлыгы әнисе җилкәсенә төшә. Әле кечкенә сеңлесе дә бар. Ана кеше малаеның яхшы һөнәр сайлап, мул, бөтен тормышта яшәвен тели. Ә иҗат кешеләренең уч тутырып акча эшли алмавын, кечкенә генә хезмәт хакына җан асрауларын яхшы белә ул. Каршы килүенең дә сәбәбе шул гына. Ярый, Абрек хәзер Казанның данлыклы сәнгать училищесы студенты! Ниһаять үз дигәненә иреште. Ләкин тормыш авыр. Ул чакта стипендия 14 сумнан гыйбарәт. 60нчы елларда ул акчага нәрсә алып булсын? Әмма җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бармы соң? Аны бернинди матди байлык та алыштыра алмый! Шулай итеп Абрек Абзгильдин 1965 елда Казан сәнгать училищен, 1970 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать академиясе институтын тәмамлый, чын мәгънәсендә белем һәм тәҗрибә туплаган рәссам булып җитлегә.
«Шәхесләр».
Абрек Абзгильдинның әсәрләрендә милли мотивлар өстенлек итә: Сабан туе, танылган шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар. Үләренә берничә ел кала биргән интервьюсында рәссам, рухы буенча башкорт булса да, Татарстанда белем алуы, рәссам буларак татар җирлегендә җитлегүе сәбәпле, мәдәният төшенчәсен аңлавы Казан белән бәйле булуын ассызыклый. Ә милли тамырлар, никадәр генә яшерергә тырышма, барыбер үзен сиздерә дип саный ул, кешенең нинди милләттән булуы түгел, эчке культурасы, үзен ни дәрәҗәдә тәрбияләве мөһим. Рәссам европа мәдәниятеннән күп нәрсә алуын яшерми, кылкаләм остасы беркайчан да гомуммәдәни кыйммәтләрдән өстен була алмый, дип саный.
«Сабантуй».
Рәссам иҗатының башлангыч чоры республикада яңа шәһәрләр төзелгән елларга туры килә – Абрек Абзгильдин монументаль бизәкләү эшләре белән шөгыльләнә. Аның киң колачлы фикерләве, фәлсәфи гомумиләштерүе станк сәнгатенә дә күчә. Рәссамның ул чор иҗаты «Кентаврлар», «Сабан туе» әсәрләре белән тарихка кереп кала. «Капчык, киеп сикерү», «Көянтә-чиләк белән йөгерү», «Ат чабышы», «Казанда яз», «Көрәш» һәм башка картиналарда монументаль фреска һәм шәрекъ миниатюрасы, шәрекъ һәм көнбатыш традицияләре чагылыш тапкан. Алдарак Абзгильдинның Европа сәнгате белән кызыксынуы, аннан үзе өчен күп нәрсә алуы турында әйткән идек инде. Рәссамның иҗат җимешләренең күпчелеге Европа сәнгате классикасына нигезләнсә дә, аларның нигезендә татар һәм башкорт мәдәнияте ята. Бу аның «Ишмулла Дилмөхәммәтов», «Курайчы портреты», «Башкорт рапсодиясе», «Акмулла» һәм башка картиналарында ачык күренә. Ул иҗат иткән картиналардан җыр, моң агыла сыман. Аның музыкант, композиторлар С.Гобәйдуллина, А.Шнитке, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов
Абрек Абзгильдин иҗатында Тукай темасы – төп темаларның берсе дисәк тә ялгышмабыз. Аның «Акыл хакимнәре», »Тукай төше», «Тукай һәм Шүрәле», «Кол Гали, Дәрдемәнд, Тукайга багышлау» картиналарыннан тупланган «Тукай дөньясы» бүтән бер генә рәссамныкына да охшамаган. «Тукай төше» картинасында, шагыйрьнең ятимлеге, бәхетсез мәхәббәте, иҗаты, әкият образлары бербөтен булып килеп баса.
«Ш.Биктимеров» .
Рәссамның картиналар иҗат иткәндә сурәтләү чараларын төрләндерергә яратуын да әйтергә кирәк. Ул керамикада җете төсләрне яратып кулланса, графикада исә бер төстән икенчесенә күчешне сизелер-сизелмәс башкару осталыгына ия икәнлеге күренә. Останың һәрбер әсәре элеккеге һәм хәзерге заманны берләштерүче, вакыт һәм прос транство бердәмлеге идеясе белән сугарылган. Ул төрлесе төрле гасырда яшәгән Кол Гали, Дәрдемәнд, Тукай, Аристотель, Әбүгалисина, Данте, Гегель, Маркс, Пушкин, Достоевскийны бер яссылыкка җыя. Аның картиналарында табигыйлек белән декоративлык еш кына бергә үрелеп бара. Абрек Абзгильдин үз чордашларының портретлары сериясен дә эшләгән рәссам. Шагыйрь Равил Фәйзуллин, тарихчы-галим Миркасыйм Госманов, җырчы Зилә Сөнгатуллина портретлары шундыйлардан. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре арасында җырчы Земфира сурәтләнгән картина да бар. Рәссам җырчының тавышына беренче тапкыр ишетүгә гашыйк була. Уфада күргәзмәсен оештырырга әзерләнеп йөргән көннәре була останың. Уфага барганчы җырчы образын үзе кабул иткәнчә киндергә төшерергә һәм үзе белән очрашып, бүләк итәргә уйлый. Кулына кылкаләм, буяулар алганчы, газета-журналларда Земфира турында язылган бөтен әйберне укып чыга. Аннан соң гына күңелендә туган җырчы образын киндергә төшерә.
«Музыка».
Абрек Абзгильдинның картиналарында аллегорик образлар һәм символлар күп өстенлек итә. Моны рәссам үзе тормышның күп нәрсәләргә фәлсәфи күзлектән карарга өйрәтүе белән аңлаткан. Рәссамның хезмәтләре Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Дәүләт музее, Тукай-Кырлайдагы Тукай музее, Яшел Үзәндә халык сәнгате һәм этнография музее, Әлмәттә шәһәр картина галереясендә саклана.