Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 23 марта 2017 13:42 // Прочитано 447 раз

Разил Вәлиев: "Халыклар арасындагы элемтәне ныгытуның иң үтемле юлы - әдәбият һәм сәнгать"

Кичә Төркиянең Казандагы Баш Консуллыгында Болгар тарихына багышланган күргәзмә ачылды.

“Уртак мирас: Болгар”  дип аталган күргәзмәдә татар рәссамнары Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Булат Гыйльфанов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗиннарның Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән бәйле картиналары куелган иде.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев, депутатлар, Казанда эшчәнлек алып баручы консуллык миссияләре вәкилләре, сәнгатькәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казандагы университетларда укучы җирле һәм төрек студентлары, эшмәкәрләр катнашты.

КүргәзмәнеТөркия Республикасының Казандагы Баш Консулы Турхан Дилмач ачып җибәрде.  “Болгар – бөтен төрки дөньяның уртак мирасы. Төркиядә әле Болгар дигәч күршебез Болгарстандагы яшәүче болгарлар күз алдына килә. Бу – нормаль хәл, әмма инде Төркиядә Идел буе Болгар дәүләтен һәм бу дәүләтнең беренче чиратта ислам динен кабул иткән дәүләт булуын, татарларның борынгы ата-бабалары булуын белүчеләр арта бара. Бәлки бу күргәзмәне Төркиядә оештырсак әйбәтрәк тә булыр иде. Шулай да төрек матбугат чараларында әлеге чара турында мәгълүмат булачак”, – дип белдерде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев: “Соңгы елларда Болгарга яңадан игътибар бирә башладык. Беренче президентыбыз М.Ш. Шәймиев бу шәһәргә җан өрде. Бүген без төрек халкы белән уртак тарихыбыз турында сөйлибез, ул дәвам итә. Аның катлауланып алган вакытлары да булды. Әмма татар халкы белән төрек халкы арасындагы туганлык мәңгелек. Илләр белән илләр арасындагы элемтәләрне ныгытырга телисең икән, икътисадый бәйләнешләр генә җитми, халык белән халыкны аралаштыруның иң үтемле юлы – әдәбият һәм сәнгать аша,” – дип  сөйләде.

Сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова тарих темасына иҗат итүче рәссамнарның эшләрен югары бәяләде. “Тарихи жанрда иҗат иткән рәссамнарыбыз бик күп түгел. Тарихтан башласак Николай Фешин, Харис Якупов, олы буын рәссамнарыбыздан Рифкать Нафиков, Канәфи Нафиковларны санап китәргә була. Бүгенге көндә яшь буын рәссамнарның килүе һәм аларның тарихны тирәнтен өйрәнеп, үзләренең эшләрендә татар халык иҗатын, аның борынгы чорын сурәтләве бик мөһим. Алар үзләрен тарихчы буларак күрсәтәләр. Бу картиналар киләчәккә барып җитсен өчен эшләрнең чын булуы китрәк. Ә чын булсын өчен аның археологиясен дә, костюмнарны да, борынгы китапларны, кулъязмаларны да өйрәнергә кирәк. Бу залда сез күргән эшләрнең барысы да рәссамнарыбызның әнә шундый бик күп хезмәт куйган иҗат җимеше дип әйтер идем. Бәлки киләчәктә Болгар тарихына, яки, гомумән, татар тарихына гына багшышланган аерым күргәзмә залы да булыр,” – дип рәссамнарның зур хыялларын да әйтеп узды. Сәнгать белгече буларак, Һәр рәссамга аерым якын килеп, аларның иҗат үзенчәлекләрен дә сурәтләп үтте. Бу турыда сез түбәндәге видеодан карап белә аласыз.

 

Равил Заһидуллин "Сабантуй - көрәш".

 

 

Р.Заһидуллин "Җылы кич".

 

Күргәзмә 21 апрельгә кадәр эшләячәк. Ул.Төркия Республикасының Казандагы Баш Консуллыгы һәм Юныс Әмрә институты ярдәме белән оештырылган.

 

Ф.Вәлиуллин "Болгарда Ислам кабул итү".

 

Р.Заһидуллин "Болгар гаскәриләре".

 

 

Р. Вахитов "Ибраһим хан ауденциясе".

 

 

Р. Вахитов "Чичән".

Р.Заһидуллин "Болгар җыры".

 

 

Р.Заһидуллин "Биләрдә иртә"

 

 

Р.Вахитов "Чүлмәкче"

 

 

Булат Гыйльфанов "Тагын бер ук"

 

Р.Ф.Хуҗин рәсеме.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта