Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 10 апреля 2017 07:20 // Прочитано 311 раз

Сүз сурәтеннән, күз сурәтенә...

“Шәһри Казан” газетасы редакциясенең күргәзмәләр оештыра торган өлешендә Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиевның "Тынлык авазы" ("Зов тишины") исемле фотокүргәзмәсе ачылды.

 

Мондый үзенчәлекле рәсемнәрне язучы моннан 6-7 ай элек кенә сурәткә төшерә башлаган. Фотосурәтләрнең барысы да диярлек табигатьтә төшерелгән. Автор үсемлек таҗында, агач күәсәсендә, яисә агачка берегеп үскән гөмбәләрдә кеше сынын, йөзен, башка могҗизалы сурәтләрне тотып алып, телефонындагы фотоаппаратына төшереп бара. Үсемлекләр дөньясы чагылыш тапканга, табигать-рәссам үзе ясаган сурәтләр булганга, Марсель Галиев әлеге жанрны "фитографика" дип атый.

“Нәрсә белән төшердегез дип сорыйлар. Алтынлы фотоаппарат бирсәң дә, булмаса, булмый инде. Фотоаппараттан гына тормый бит ул. Мәсәлән берүк кешене ике фотограф төшерсә, шул кеше икесендә ике төрле булып чыгарга мөмкин. Синең күңелеңдә яктылык бармы, син яратасыңмы бу дөньяда, аның кызыгын мәзәген таба беләсеңме шул вакытта гына фото матур фотолар. Кечкенә чакта рәсем ясарга бик ярата идем. Тик бәләкәйдән үк рәсем ясарга, бигрәк тә кеше сурәтләрен төшерергә ярамый дип куркыттылар. Баксаң, Коръәндә андый сүз юк икән. Күргәнегезчә, агачлар, үсемлекләр үзләре үк кешене ясый бит, – ди бу турыда Марсель Галиев үзе.

Күргәзмәдәге фотосурәтләрнең исемнәре дә  үзенчәлекле. Алар арасында “Лемурияче”не, “Җилләр алиһәсе”н, “Өстән булган билгеләр”не, “Гуру”ны, “Җиһан хуҗасы”н һәм башка тагын әллә нинди могҗизаларны күрергә мөмкин.

Марсель Галивны рәсем ясарга укытучысы өйрәтә. Хәрби хезмәттә чагында ук оста итеп рәсем төшерә, плакатлар яза белеүе өчен хөрмәт итәләр аны. Укытучысы аны “Марсель, син төрмәгә эләксәң дә югалаып калмаячаксың”, – дип шаярта торган була.

“Бу күргәзмәне сүз сурәтеннән, күз сурәтенә күчеш дип әйтсәк тә буладыр. Марсель Галиев без күргәнне күрми, һәр нәрсәгә үзенчә карый. Ул фотосурәтләр ярдәмендә чорларны тоташтыра. Монда Скиф патшаларын да, хумнарны да күрергә була. Автор фикеренчә, иң сәләтле агач – ул каен. Марсель Галиев аны хәтта “аксөяк” дип тә атый”, – ди күргәзмәне оештыручыларның берсе, “Шәһри Казан” газетасы баш мөрәррир урынбасары Рәсыйха Исмәгыйлева.

Күргәзмәгә килгән язучылар, белгечләр дә аны югары бәяләде. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин күргәзмәне фотокүргәзмә генә түгел, ә тирәнрәк мәгънәгә ия чара, дип атады. “Дөньяны күз белән генә күрү җитми. Күзең 100 процент сәламәт булса да, барысын да күреп булмый. Табигатьнең теле тирәнрәк. Шул тирәнлекне күрү өчен фәлсәфи фикер йөртә белү кирәк. Кайбер профессионаллар бәлки тәнкыйтьләр, ут дөрес куелмаган, ракус дөрес алынмаган, дияр. Әмма аның мәгънәсе – фәлсәфи һәм ул кешелек җанының табигать белән уртак икәнен күрсәтә”, – дигән фикер белдерде ул.

Язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла исә: “Марсель шигырьгә генә сыя алмаганга, прозага күчте. Прозасы шигырьгә әверелде. Аңа сыя алмагач, инде рәссем сәнгатенә күчте”, – дип шәреһләде.

 

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева күргәзмәне бик үзенчәлекле икәнен билгеләп үтте һәм әлеге фотосурәтләрне чит илләргә чыгарырга, анда күргәзмәләр оештырырырга тәкъдим итте. 

Киләчәктә исә әлеге фотосурәтләрне төсле альбомга туплап, фәлсәфи уйланулары белән бергә, татар, рус, инглиз телләрендә чыгарырга дигән ният тә бар.

 

  




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта