Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 18 апреля 2017 11:02 // Прочитано 526 раз

“Русия татарлары. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотографиясе” күргәзмәсе ни турында сөйли? (ФОТОрепортаж)

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – диләр. Ә тарихыбызны күзалларга безгә нәрсә ярдәм итә?

Әлбәттә шул чорлардан сакланып калган кулъязмалар, рәсми документлар, рәсемнәр һәм фотографияләр.“Фото сәнгате татарларның тормышына XX гасыр башында гына нык үтеп керә. Бу вакытта мөселман җәмгыяте тарафыннан тәнкыйть сүзләре дә кими төшә. Татарча матбугат чараларының битләре төрле фотолар белән бизәлә, шулай ук шәхси документларны рәсмиләштергәндә дә дәүләт тарафыннан фотография кую таләп ителә башлый”, – ди танылган коллекционер Низами Ибраһимов.

14 апрельдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Казан кирмәнендә урнашкан “Хәзинә” галереясында аның “Русия татарлары. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы фотографиясе” дип аталган фотокүргәзмәсе ачылды. Биредә Россиянең төрле шәһәрләрендә – Санкт-петербург, Мәскәү, Казан, Чистай, Әстерхан, Түбән Новгород, Касим, Уфа, Себер һәм Урал шәһәрләрендә, Азәрбайҗан, үзбәкстан фотоательеларында төшерелгән татарларның фотолары, татарлар яшәгән төбәкләрнең элеккеге күренешләре, ачык хатлар, кешеләр тормышыннан төрле кызыклы вакыйгалар һәм башка кыйммәтле экспонантлар урын алган. Танылган коллекционер фикеренчә тарихи фотоларда төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның берлеге, холык-фигыльләрнең уртаклыгы чагыла.

 

Казанда беренче фотосалоннар шактый иртә 1850-1860 елларда ук барлыкка килә башлый. Әмма фотография ул вакытта бик кыйммәтле әйбер була. Бер фото 50 тиен торган. Берничә фото алсаң, бер-ике сумга төшә. Ә ул вакытта гади эшченең эш хакы үзе дә 1 сум тирәсе генә. Фотога байлар яки уртача яшәүчеләр –  морзалар, сәүдәгәрләр генә төшү бәхетенә ирешкән.

Экспозициядәге фотолардан күренгәнчә, татарлар кием-салымга бик җидти караган. XIX гасыр ахырларына таба байлар арасына Европа модасы үтеп керә башлый. Шулай да милли бизәкләр, чын асылташлар, сәйлән һәм энҗе-мәрҗәннәр белән эшләнгән бизәнү әйберләре сакланып кала. Фотога төшү өчен, хатын-кызга ир-ат алдында йөзен ачасы булган. Шунлыктан күп кенә шәһәрләрдә ательеларны хатын-кызлар ачкан, бу исә мөселман җәмгыяте нормаларын бозуга юл куймаган. Фотога төшү татар җәмгыятен нык кызыксындырган. Туй, никах мизгелләрне, бала тугач һәм башка шундый истәлекле вакыйгаларны истәлеккә калдырырга тырышканнан. Фотографияләрне бүләк иткәннәр, гаилә альбомнары ясап, килгән кунакларга, дус-ишләренә, туганнарына күрсәтү гадәткә кереп киткән.

“Фотографияләрдән һәм сакланып калган кулъязмалардан халкыбызның белемле, зәвыкълы һәм тәрбияле булуы ачык чагылып тора. Алар гаилә әгъзаларын: әти-әниләре, әби-бабайларын, якыннарын, туганнарын бик нык хөрмәт иткәннәр, матур сүзләр белән эндәшкәннәр”, – ди Казанның сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева. Бу күргәзмәне оештыру эшен дә нәкъ менә Розалия ханым башлап җибәрә. Ул бу фотоларның тарихка, чорга әһәмиятле чыганак булуын күреп ала. Моннан тыш күргәзмәне оештыруда сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың даөлеше зур. Ә танылган нәкышче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш фото астына, кулъязмаларда гәрәп алфавиты белән язылган җөмләләрне укырга ярдәм иткән.

Низами Ибраһимов әлеге фотолар һәм тәбрикнамәләрне гомер буйе җыйган. Башта Кырымга караганнары белән кызыксына. Фотолар гына түгел, китаплар, гомумән, кырым татарлары тормышын яктырткан материаллар туплый. 15-20 ел элек теманы киңәйтеп җибәрә.

Күргәзмнең Кырымга багышланган өлеше зур кызыксыну уята. Анда төрле гаилә фотолары да, пейзажлар, Россия сәяхәтчеләре өчен ачык хат формасындагы жанрлы күренешләр дә урын алган.

Кырым татарларында фотога төшү сирәк очрый. Чөнки аларда сәүдәгәрләр катламы булмаган диярлек. Шулай да аларның тормышын күзалларлык фотодокументлар табыла тора. Аларның күбесен Кырымга ял итәргә килгән байлар төшергән. Ул вакытта татарлар килгән туристларга юл күрсәткәннәр, Кырым белән таныштырып йөргәннәр.

Биредә танылган рус рәсссамы Альфонс Константинович Жабаның сеңлесе Нина Константиновичның язмышы игътибарга лаек. Ул Сәнгать Академиясендә белем ала, соңрак кырым татарына кияүгә чыга һәм Бахчасарай шәһәренә күченеп китә. Гомере буе биредә яшәүче кешеләрнең, кырым татарларының тормышын сурәтли, гүзәл Кырым табигатен рәсемгә төшерә. Тик матур тормыш озак бармый,  ирен кулга алалар, шуннан соң ул Ленинград шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр була. Күргәзмәдә Нина Константиновичның һәм аның абыйсы Альфонс Константинович Жабаның картиналары да тәкъдим ителә.

“Хәзинә” галереясендә тәкъдим ителгән Низами Ибраһимовның бай коллекциясе белән 7 июньгә кадәр танышырга мөмкин.

{jlex}folder:images/17.04.2017/222{/jlex}




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта