100 header

Понедельник, 11 февраля 2019 16:07 // Прочитано 517 раз

Бәхетле яшьлектән – мәңгелек яшьлеккә

«Венера Ганиева Виолетта партиясендә йолдыз булып балкыды. Җырчыны тавышы көчле, ул һичбер көчәнүсез, җиңел җырлый. Аның бай пианиссимосы югары регистрларда аеруча тәэсирле булды», - дип язган «Дагблад Флеволанд» гәҗите. «Венера Ганиеваның тавышы дөньядагы иң зур театрларны да бизәр иде», - дигән җырчыбыз турында Россиянең Зур театры солисты Владимир Кудряшов.

 

Яшьрәк чакта Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Венера Шәрипова һ.б. җырчыларның опера арияләрен башкаруын яратмыйча радионы сүндере куя торган булган кыз опера сәнгатендә шундый зур югарылыкка ирешер дип кем уйлаган?! Танылган баянчыбыз Рифкать Гомәровның «Саз» ансамблендә җырлап йөргән вакытта В.Ганиева операда җырлармын дип хыялланмагандыр әле. Опера сәхнәсенә беренче адымнарын ул Казан музыка училищесыда ясый. Аннары – консерватория. Кайчак тарихта кызык хәлләр булгалый. Мәсәлән, үз заманында бөек җырчы Федер Шаляпинны опера театрыбыз хорына алмаулары билгеле. Венерабызны да Казан консерваториясенә кабул итү комиссиясе башта имтиханнан үткәрмәгән икән бит. Бәхетенә, коридордан боегып үтеп барган кызны ректор Нәҗип Җиһанов күреп ала. Хәлләрен сораша. Һәм комиссиянең карарын юкка чыгарып кызны укырга кабул итә. Хәер, үҗәт кыз барыбер үзенең максатына ирешми калмас иде. 

Дәвамы бар

Cәхнә журналы 2015 ел, март

Миләүшә Галиуллина.




Поделитесь с друзьями

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+