100 header

Среда, 27 февраля 2019 12:37 // Прочитано 1428 раз

Илһам – халкыбызның илһамы ул

Җәмгыять тормышында һәр шәхеснең үз урыны, аңа гына хас булган вазифасы бар. Укытучы кеше балага белем бирергә, кибетче әйбәт сәүдә итәргә, машина уйлап табучы яңа төр машиналар булдырырга, җитәкче кешеләр үз кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, тормыш-көнкүреше турында кайгыртырга тиешләр. Үз эшен җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкаручыларны халык якын итә, аларны үз күрә. «Тәҗрибәле укытучы», «намуслы кибетче»,

«акыллы уйлап табучы», «әйбәт җитәкче» дип, аларны башкалардан бер башка күтәреп куя. Илһам Шакиров турында сүз чыкканда, күпләр, аны, чиксез яратуларын белдереп, Илһам ул - халыкның моңы, иң оста җырчылардан берсе, диләр. Болар, әлбәттә, бик дөрес бәяләр, алар чыннан да Илһам Шакировның гаять киң, олы иҗатын ачык чагылдыралар.

Ләкин әле Илһам Шакиров әнә шул гаять халыкчан моңы, табигать биргән кабат­ланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Кыскасы, Илһам Шакиров үзенең кабатлан­мас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый-сыгылмый. Илһам Шакировның ту­ган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында.

Салават ФӘТХЕТДИНОВ,

Татарстанның халык артисты

«Сәхнә» журналы 2015 ел, февраль

 




Поделитесь с друзьями

Хәбәрләр

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+