Среда, 26 сентября 2018 09:43 // Прочитано 213 раз

Бүген мин бүтән...

«Алга, бары тик алга… Ярты юлда туктап калмаска…» Спортчылар гына үзенә шундый максат куямы икән? Юк, әлбәттә! Хәер, алар өчен кузгалып киткән сызык бар да, барып җиткән нокта бар. Спортчының уңышы ничәдер минутта хәл ителергә мөмкин, ә менә сәнгать кешесе өчен җиңүләр вакыт кысаларына берничек тә сыеп бетми шул! Мәсәлән, җырчы. Ул: «Җитте, мин иҗатта үр яуладым», — дип тынычлана алмый. Аның өчен сәхнә очсыз-кырыйсыз ярыш мәйданы. Әңгәмәдәшебез, бер күрүгә тамашачыдан яраттырган, моңлы тавышы белән әллә каян аерылып торган, чибәр һәм сөйкемле Эльвира Хамматованың да фикере шундый: «Әз генә туктап торсаң да — оныталар. Шуңа күрә иҗат утын сүндермәскә кирәк». Эльвира, бик күп эстрада артистларының сукмак башы бер-берсенә охшаган: мәктәп, мәдәният һәм сәнгать университеты, сәхнә… Ә сез ничек җыр дөньясына кереп киттегез? Талантыгызны кем күрде дә, кем ярдәм итте?
— Мәктәптә укыганда мин бик оялчан кыз идем, концертларда катнашасым килә, ләкин мине дә җырлатыгыз әле дияргә кыюлык җитми. Безнең әниләр нәселендә җырга-моңга сәләтле кешеләр күп, тик аларның берсе дә сәнгатькә тартылмады. Кем дисәк, мөгаен миндәге сәләтне иң беренче әни сизгәндер.
Тикмәгә генә район күләмендәге конкурсларга йөртмәде бит инде ул. 6 нчы сыйныфта Казанда Салават уздырган «Йолдыз һәм йолдызчыклар» конкурсына да алып барды. Мин анда гран-при иясе булдым. Баянга кушылып җырлаган идем. Шуннан соң сәхнә үзенә гашыйк итте бугай.
Нәбирә Гыйматдинова
Фото: җырчының шәхси архивыннан алынды
Дәвамын «Сәхнә» журналының октябрь саныннан укыгыз.



Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+