100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Среда, 31 октября 2018 15:30 // Прочитано 1401 раз

Балалар һәм яшүсмерләрнең «Сәйяр» Республика күләм театр фестивале яңалыклары

 
Жюри бүген Яр Чаллы зонасында  фестивальнең өченче турын уздыра. Берсекөнгә ошбу чара Арча зонасында уза. 
Фестивальдә катнашырга рәсми теләк белдерүче коллективка АҖ «Татмедиа»нең «Сәхнә» һәм «Салават күпере» лауреат-катнашучы дипломнар әзерләнә. Шуның өстенә театр коллективларының фоторәсемнәре 2019 нчы ел буена журналларда басылачак, видеолар сайтларда күрсәтеләчәк. 
 Моның өчен һәр катнашучыга әлегә журналларга язылыр тәкъдим ителә. Чөнки җитәкчеләр өчен мастер класслар үткәрү планлаштырыла. 
Журналларга почта бүлекчәләрендә яки https://podpiska.pochta.ru/press/П2339  һәм https://podpiska.pochta.ru/press/П2357 сайты аша язылырга мөмкин.
Быел фестивальдә биш йөздән артык театр коллективы катнашты. Алар һәммәсе дә безнең лауреатлар. Электрон почта аша дипломнар алачаклар. 
Редакцияләр белән тыгыз элемтәдә тору өчен «Сәхнә», «Салават күпере»нә язылган квитанцияләрегезне, яшь артистларыбызның фотоларын түбәндәге адрес буенча җибәрүегезне сорыйбыз: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.. Бу киләсе ел буе һәр театр труппасы белән элемтәдә тору максатында эшләнелә. 
Узган елгы хаталарны кабатламыйк: адреслары төгәл булмау сәбәпле дипломнар кайбер мәктәп һәм балалар бакчаларын килеп җитмәү очраклары ачыкланды. Безгә ел буе үпкә сүзләре әйтергә теләүчеләр булды. Язылу квитанцияләрен редакциягә җибәргәндә театр труппасының төгәл исемен, башкарган-куелган әсәрнең исемен күрсәтсәгез иде. 
Уңышлар телибез.
Барлык яңалыклар: sahne.ru сайтында.



Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+