Реклама

Среда, 11 января 2017 12:44 // Прочитано 675 раз

Хәерле сәгатьтә

Нәрсә ди әле татар: дөнья тар булса да, барыбызга урын бар, яки тау белән тау гына очрашмый

 

«Гарасат» роман-дилогиясен язганда укучыларга «Татарстан яшьләре» матбагасы аша, үзегезнең авыл хәлләре хакында язып җибәрегез дип, укучыларга мөрәҗәгать иткән идем. Рәхмәт, шактый язмалар килде, аларның кайберләрен романда файдаландым да.

Ләкин әле күптән түгел килгән бер сәер хатның ул чактагы мөрәҗәгатькә бернинди катнашы юк. Баштан ук сөйлим. Әүвәл «вконтакте» челтәрендә теркәлүемә үкенеп йөргән идем (Анда бары тик мәрхүм булган энемнең кызы Эльнара белән аралашу өчен генә минем үтенеч буенча малай «кертте»; Эльнара Мәскәүдә туып үсте, Мәскәүдә яши. Әнисе Сергач ягы кызы. Телефоннан сөйләшүгә караганда сергачлар белән хат язышу уңайрак, яхшырак аңлашабыз.) Кыскасы, шул: әүвәл «контактка» хәбәр килде, электрон тартманың адресын сораганнар идебирдем. Чөнки таныш булмаган кыз миңа үзенең мәхәббәт тарихын «сөйләргә» уйлаган. Язучы өчен нинди кирәкле материал лабаса!

Бу очракта, драматургларга «чимал» булыр дип, журналда яңа сәхифә ачабыз: «Таһир-Зөһрә» дип атала. Кызлар, бәлки, мәхәббәт тарихларын язарлар да, бәлки, драматурглар әлеге язмалар нигезендә яңа пьесалар иҗат итәрләр дигән өмет яши күңелдә. Мин, югарыда әйткән «хат язучым»ның истәлекләре(!!!) нигезендә зур әсәр яздым бит әле! Рәхмәт аңа! Зөлхиҗәгә! Рәхмәтен рәхмәт, тик башта миңа бер дә рәхәт булмады ул. Үпкә белдергән, тиргәгән, әрләгән минеҖитмәсә, әти үлгән кайгылы вакытлар иде

Балта остасы кулында һәр йомычка агач кашыкка әйләнер дигәндәй, үкенүдән файда юк. Яңа әсәр өчен миңа файдасы булды бит. Бәлки, драматург­ларга да файдасы булыр. Языгыз, кызлар, мәхәббәт тарихларыгызны. Эчегездә сакламагыз! Башкаларга да гыйбрәт булсын! Әдәби әсәргә әйләнсен! Хәерле сәгатьтә, «Таһир-Зөһрә»! 

Сукыр кыз хатлары…

Барысы да минем «Зөләйха кыйссасы» дигән повестьтан башланды.

Әүвәл айпад планшетындагы электрон адреска өзек-өзек сәер, аңлаешсыз җөмләләр генә килә башлады. Берәрсе ялгышкандыр дип уйлап, бик җиңел генә котылмакчы идем, укый торгач, үземә икәнлекләрен аңлап алдым: исемне атаганнар. Бик аптырадым: «Я тебя ненавижу!» – дип, русчалатып башланган әлеге тәмамланмаган язма-хәбәр, чыннан да, аптырарлык иде шул. Әдәбият теориясе белән аз-маз таныш булган укучы моны, әлбәттә, авторның сәнгать алымы дип уйлар. Ләкин, гафу итегез, әлеге хәбәрләр минем үземне дә аяктан екты!.. Иртәгә Кояш башка яктан чыга дисәләр, бәлки, ышанган да булыр идем! Ләкин бу мине аннан да катырак шаккатырды!.. Кыскасы, алым-чалым белән матавыкланыр хәлдә дә түгел идем.

Инде әтине тиз генә Казан хастаханәсенә алып килеп салгач, миңа шактый гомер әлеге («Яңа Зөләйха кыйссасы» дисәң дә була торгандыр) вакыйганы онытып торырга туры килде. Шактый вакыт дигәнем – сигез ай. Ай башында әтинең вафатына кырык көн. Олы кайгыдан арынып, чак кына аңга килә башлауга, мин авыру әтине караган чагында язган, дөресрәге, теркәп барган көндәлек рәвешендәге язмаларны тәртипкә салып утыруым. Бары шул гына… бер караганда, бик гади генә кебек тә…

Күзләр һаман дымлы. Әти кадәрле әтине югалту алай ук гади түгел икән шул! Ничә яшьтә булуына карамас­тан!.. Әти-белән әнинең яше булмый диләр. Килешәм. Дөрес әйтәләр…

***

«Синең аркада әти мине күралмас булды!» «Һе, – дип көрсенеп куйдым янә аптырап. Синең атаңда минем ни катнашым бар! Үз кайгым да баштан ашкан чакта!» Айпадта янә «чек» иткән тавыш – яңа хәбәр килде: «Мин сине җәһәннәмдә черетергә әзер! Әти үлгәндә дә мине, иң яраткан кызын, каргап үлде – аның каһәре сиңа төшсен!..» «Аллай! Каты бу!» – дип уйлыйм. Тәнгә каз итләре чыкканын сизәм. Кем шаяра минем белән болай?! Кеше башын катырмаса, башка эше беткәнме! Шапылдатып планшетны ябып куйдым. Әлеге сәер җөмлә-хәбәрләр шул рәвешле онытылыр кебек иде. Һәм оныттым да. Тик кичкә кадәр генә. Электрон элемтә кирәк булып, айпадны ачсам, анда бу юлы яңа аудио-хәбәр килгән иде. Җибәрүчесе шул ук адрестан. Тик бу юлы сүгенү җөмләләре түгел, миңа таныш көй башланды:

Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр –

Синең күзләр дияр идем мин.

Сиздермичә, белдермичә генә

Күңелемдә урын алдың син…

Мин тагын да катырак гаҗәпләнеп, бүлмәдәге транзистор ягына карыйм, чөнки бу таныш җыр нәкъ менә радиодан ишетелергә тиеш сыман. Тик аны «Болгар» радиосыннан ир-ат башкара, ә монда хатын-кыз тавышы?! Һәм радио да сүнгән, эшләп утырмый!

Мәхәббәтнең яше булса мәгәр –

Унсигездә дияр идем мин.

Исемемне дә сорамыйча гына

Йөрәгемә килеп кердең син…

«Менә пәрәмәч! Бу минем җыр бит!» – дип сискәнеп китәм. Чынлап та, якташым Эльнар Сабирҗанов көе!.. Монысы тагын нинди әкәмәт инде дигән аптыраулы хәлдә җырны тыңлап бетерәм. Шуның артыннан ук аудиоязмада хатын-кыз тавышы ишетелә: «Нәрсә, азрак стресс ясадыммы? Кирәк, кирәк, сиңа кирәк ул бераз! Алайса безнең башлар күп күрде инде…»

«Ярый, мин башка табышмаклар белән маташмыйм инде. Син мине белмисең. Һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм хәзер… Бәлкем, беләсеңдер дә… Заманында мине фаш итеп язган кеше бит син! Дөньяга фаш итүең чепуха! Әти алдында! Син төшендеңме, сүз синең «Зөләйха кыйссасы» дигән повестең турында бара. Дистә елга якын вакыт узган да киткән! Адәм ышанмаслык!» Шуннан соң беркавым тынлык булып торды. Әлеге язма авторы барысын да уйлап, бик акыллы эшләгән, күрәсең. Әлеге тынлык, чыннан да, миңа аңыма килергә ярдәм итте. Хәтерлим мин «Зөләйха кыйссасы»н. Авыл кызларының шәһәргә килеп, ни рәвешле фахишәлек юлына басулары хакында. Төп герое Зөләйха исемле иде.»

«Зөләйха кыйссасы»ндагы вакыйгалар, инде күптән язылуга карамастан, бер-бер артлы хәтеремдә яңара бара: Зөләйха исемле авыл кызы, авылда эш булмау сәбәпле, шәһәргә чыгып китә. Торыр урын булмау, анда да авыл кызының эш таба алмыйча азапланулары ахыр чиктә аны фахишәлек юлы белән акча эшләүгә этәрә. Зөләйха күпләп акча эшли башлауга карамастан, үз язмышы белән һич тә риза түгел, һәм башкалар, һәм башкалар… Тавыш бик матур, ягымлы, йомшак иде, минем җырны җырлаган кеше тавышын хәтерләтә. Мин йотлыгып тыңлавымны дәвам иттердем.

Язмадагы йомшак тембрлы тавыш акрын гына сөйли: «Минем исемем син язганча Зөләйха түгел, Зөлхиҗә! Тик Зөлхиҗә булса да, бу ике исем бер-берсенә бик охшаш. Теге вакытта мине шул охшашлык хараплар итте дә инде. Әти алдында!..

Әтием тарих укытучысы иде. Хәтта фәннәр кандидаты да! Тик авыл мәктәбендә тарих укытып гомерен уздырды. «Зөләйха кыйссасы»н укыгач, ул аны минем турында дип уйлаган! Һәм дөрес уйлаган! Мин шәһәрдәге тормышымны фахишәлек юлы белән башлаган аның бердәнбер юньсез кызы! Югыйсә, мин аның, биш кыз арасыннан, – бердәнбер өмете идем! Мәктәптә яхшы укыдым. Матур итеп җырлый идем. Җырлавымны син дә тыңладың бит. Ошадымы? Ярый… менә шул: әти мине синең таныш дип уйлаган һәм китабыңа материал итеп, зур акчалар хисабына сиңа сөйләгәнмен, имеш. (Һе, тилекәй! Язучының нинди зур акчалары булсын!) Ә бит, чынлап та, китаптагы күп вакыйгалар минем язмышка туры килә. Син мине ашыктырма, рәте-чираты белән сөйлим, алайса мин дә бер нәрсә дә аңлата алмам, син дә төшенеп җитмәссең. Әйе, бу китапта минем хакта язылган дип, чын күңелдән ышанган идем. Иптәш кызым синең якташың, Казан артыннан бит, шул яшерен сер итеп сөйләгән дип уйладым! Син җырга кадәр тыңлаган җөмләләр, моннан уналты ел элек сиңа атап язылган каһәр хатларыннан. «Биш кызы» арасыннан, дидем. Әйе, без чынлап та биш кыз үстек, мин төпчек идем.

Карале, мин сөйләгәннәрне, минем баштан кичкәннәрне яз әле син! Гонорары үзеңә булыр! Бу минем уналты яшьлек кызым Зәринә өчен кирәк! Яз, яме. Мин сөйлим, үзең тәртипкә китерерсең инде. Монысы сиңа мөрәҗәгать итүемнең беренче сәбәбе. Икенчесе
дә бар. Ул да бик әһәмиятле сәбәп. Чөнки мин әтине төштә күрдем! Егерме елдан соң беренче мәртәбә төшкә керде әтием!

Мин бүген дөм сукыр. Шуңа күрә баштан кичкәннәрне диктофонга сөйлим. Сукыр музыкант мин! Хәер, зурдан кубып «музыкант» дип болай гына әйтүем, менә көйләр дә яза башладым әле. Тик, нишләптер, барысы да мәхәббәт турында! Фахишә кызның йөрәгендә нинди мәхәббәт ул диярсең инде син! Һе, нинди генә әле! Мин заманында музфак түгел, инфак тәмамладым бит. Французча, инглизчә яхшы ук беләм, тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә идем. Хәтта французча да җырлый беләм! Инглизчә җырлыйм! Үзебезнең күрше авыл марилары җырларын башкаруым хакында әйткән дә юк инде. Сез композитор белән матур җыр язгансыз. Бәлки, мәхәббәт турында булганга күрә миңа гына шулай матур тоелгандыр. Мин аны бик еш көйләп йөрим.

Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр –

Синең күзләр дияр идем мин.

Сиздермичә, белдермичә генә

Күңелемдә урын алдың син…

 

Дәвамы “Сәхнә” журналының февраль санында.

Хәерле сәгатьтә

Нәрсә ди әле татар: дөнья тар булса да, барыбызга урын бар, яки тау белән тау гына очрашмый

«Гарасат» роман-дилогиясен язганда укучыларга «Татарстан яшьләре» матбагасы аша, үзегезнең авыл хәлләре хакында язып җибәрегез дип, укучыларга мөрәҗәгать иткән идем. Рәхмәт, шактый язмалар килде, аларның кайберләрен романда файдаландым да.

Ләкин әле күптән түгел килгән бер сәер хатның ул чактагы мөрәҗәгатькә бернинди катнашы юк. Баштан ук сөйлим. Әүвәл «вконтакте» челтәрендә теркәлүемә үкенеп йөргән идем (Анда бары тик мәрхүм булган энемнең кызы Эльнара белән аралашу өчен генә минем үтенеч буенча малай «кертте»; Эльнара Мәскәүдә туып үсте, Мәскәүдә яши. Әнисе Сергач ягы кызы. Телефоннан сөйләшүгә караганда сергачлар белән хат язышу уңайрак, яхшырак аңлашабыз.

Кыскасы, шул: әүвәл «контактка» хәбәр килде, электрон тартманың адресын сораганнар идебирдем. Чөнки таныш булмаган кыз миңа үзенең мәхәббәт тарихын «сөйләргә» уйлаган. Язучы өчен нинди кирәкле материал лабаса!

Бу очракта, драматургларга «чимал» булыр дип, журналда яңа сәхифә ачабыз: «Таһир-Зөһрә» дип атала. Кызлар, бәлки, мәхәббәт тарихларын язарлар да, бәлки, драматурглар әлеге язмалар нигезендә яңа пьесалар иҗат итәрләр дигән өмет яши күңелдә. Мин, югарыда әйткән «хат язучым»ның истәлекләре(!!!) нигезендә зур әсәр яздым бит әле! Рәхмәт аңа! Зөлхиҗәгә! Рәхмәтен рәхмәт, тик башта миңа бер дә рәхәт булмады ул. Үпкә белдергән, тиргәгән, әрләгән минеҖитмәсә, әти үлгән кайгылы вакытлар иде.

Балта остасы кулында һәр йомычка агач кашыкка әйләнер дигәндәй, үкенүдән файда юк. Яңа әсәр өчен миңа файдасы булды бит. Бәлки, драматург­ларга да файдасы булыр. Языгыз, кызлар, мәхәббәт тарихларыгызны. Эчегездә сакламагыз!
Башкаларга да гыйбрәт булсын!
Әдәби әсәргә әйләнсен!
Хәерле сәгатьтә,
«Таһир-Зөһрә»!

Сукыр кыз хатлары…

Барысы да минем «Зөләйха кыйссасы» дигән повестьтан башланды.

Әүвәл айпад планшетындагы электрон адреска өзек-өзек сәер, аңлаешсыз җөмләләр генә килә башлады. Берәрсе ялгышкандыр дип уйлап, бик җиңел генә котылмакчы идем, укый торгач, үземә икәнлекләрен аңлап алдым: исемне атаганнар. Бик аптырадым: «Я тебя ненавижу!» – дип, русчалатып башланган әлеге тәмамланмаган язма-хәбәр, чыннан да, аптырарлык иде шул. Әдәбият теориясе белән аз-маз таныш булган укучы моны, әлбәттә, авторның сәнгать алымы дип уйлар. Ләкин, гафу итегез, әлеге хәбәрләр минем үземне дә аяктан екты!.. Иртәгә Кояш башка яктан чыга дисәләр, бәлки, ышанган да булыр идем! Ләкин бу мине аннан да катырак шаккатырды!.. Кыскасы, алым-чалым белән матавыкланыр хәлдә дә түгел идем.

Инде әтине тиз генә Казан хастаханәсенә алып килеп салгач, миңа шактый гомер әлеге («Яңа Зөләйха кыйссасы» дисәң дә була торгандыр) вакыйганы онытып торырга туры килде. Шактый вакыт дигәнем – сигез ай. Ай башында әтинең вафатына кырык көн. Олы кайгыдан арынып, чак кына аңга килә башлауга, мин авыру әтине караган чагында язган, дөресрәге, теркәп барган көндәлек рәвешендәге язмаларны тәртипкә салып утыруым. Бары шул гына… бер караганда, бик гади генә кебек тә…

Күзләр һаман дымлы. Әти кадәрле әтине югалту алай ук гади түгел икән шул! Ничә яшьтә булуына карамас­тан!.. Әти-белән әнинең яше булмый диләр. Килешәм. Дөрес әйтәләр…

***

«Синең аркада әти мине күралмас булды!» «Һе, –
дип көрсенеп куйдым янә аптырап. Синең атаңда минем ни катнашым бар! Үз кайгым да баштан ашкан чакта!» Айпадта янә «чек» иткән тавыш – яңа хәбәр килде: «Мин сине җәһәннәмдә черетергә әзер! Әти үлгәндә дә мине, иң яраткан кызын, каргап үлде – аның каһәре сиңа төшсен!..» «Аллай! Каты бу!» – дип уйлыйм. Тәнгә каз итләре чыкканын сизәм. Кем шаяра минем белән болай?! Кеше башын катырмаса, башка эше беткәнме! Шапылдатып планшетны ябып куйдым. Әлеге сәер җөмлә-хәбәрләр шул рәвешле онытылыр кебек иде. Һәм оныттым да. Тик кичкә кадәр генә. Электрон элемтә кирәк булып, айпадны ачсам, анда бу юлы яңа аудио-хәбәр килгән иде. Җибәрүчесе шул ук адрестан. Тик бу юлы сүгенү җөмләләре түгел, миңа таныш көй башланды:

Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр –

Синең күзләр дияр идем мин.

Сиздермичә, белдермичә генә

Күңелемдә урын алдың син…

Мин тагын да катырак гаҗәпләнеп, бүлмәдәге транзистор ягына карыйм, чөнки бу таныш җыр нәкъ менә радиодан ишетелергә тиеш сыман. Тик аны «Болгар» радиосыннан ир-ат башкара, ә монда хатын-кыз тавышы?! Һәм радио да сүнгән, эшләп утырмый!

Мәхәббәтнең яше булса мәгәр –

Унсигездә дияр идем мин.

Исемемне дә сорамыйча гына

Йөрәгемә килеп кердең син…

«Менә пәрәмәч! Бу минем җыр бит!» – дип сискәнеп китәм. Чынлап та, якташым Эльнар Сабирҗанов көе!.. Монысы тагын нинди әкәмәт инде дигән аптыраулы хәлдә җырны тыңлап бетерәм. Шуның артыннан ук аудиоязмада хатын-кыз тавышы ишетелә: «Нәрсә, азрак стресс ясадыммы? Кирәк, кирәк, сиңа кирәк ул бераз! Алайса безнең башлар күп күрде инде…»

«Ярый, мин башка табышмаклар белән маташмыйм инде. Син мине белмисең. Һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм хәзер… Бәлкем, беләсеңдер дә… Заманында мине фаш итеп язган кеше бит син! Дөньяга фаш итүең чепуха! Әти алдында! Син төшендеңме, сүз синең «Зөләйха кыйссасы» дигән повестең турында бара. Дистә елга якын вакыт узган да киткән! Адәм ышанмаслык!» Шуннан соң беркавым тынлык булып торды. Әлеге язма авторы барысын да уйлап, бик акыллы эшләгән, күрәсең. Әлеге тынлык, чыннан да, миңа аңыма килергә ярдәм итте. Хәтерлим мин «Зөләйха кыйссасы»н. Авыл кызларының шәһәргә килеп, ни рәвешле фахишәлек юлына басулары хакында. Төп герое Зөләйха исемле иде.»

«Зөләйха кыйссасы»ндагы вакыйгалар, инде күптән язылуга карамастан, бер-бер артлы хәтеремдә яңара бара: Зөләйха исемле авыл кызы, авылда эш булмау сәбәпле, шәһәргә чыгып китә. Торыр урын булмау, анда да авыл кызының эш таба алмыйча азапланулары ахыр чиктә аны фахишәлек юлы белән акча эшләүгә этәрә. Зөләйха күпләп акча эшли башлауга карамастан, үз язмышы белән һич тә риза түгел, һәм башкалар, һәм башкалар… Тавыш бик матур, ягымлы, йомшак иде, минем җырны җырлаган кеше тавышын хәтерләтә. Мин йотлыгып тыңлавымны дәвам иттердем.

Язмадагы йомшак тембрлы тавыш акрын гына сөйли: «Минем исемем син язганча Зөләйха түгел, Зөлхиҗә! Тик Зөлхиҗә булса да, бу ике исем бер-берсенә бик охшаш. Теге вакытта мине шул охшашлык хараплар итте дә инде. Әти алдында!..

Әтием тарих укытучысы иде. Хәтта фәннәр кандидаты да! Тик авыл мәктәбендә тарих укытып гомерен уздырды. «Зөләйха кыйссасы»н укыгач, ул аны минем турында дип уйлаган! Һәм дөрес уйлаган! Мин шәһәрдәге тормышымны фахишәлек юлы белән башлаган аның бердәнбер юньсез кызы! Югыйсә, мин аның, биш кыз арасыннан, – бердәнбер өмете идем! Мәктәптә яхшы укыдым. Матур итеп җырлый идем. Җырлавымны син дә тыңладың бит. Ошадымы? Ярый… менә шул: әти мине синең таныш дип уйлаган һәм китабыңа материал итеп, зур акчалар хисабына сиңа сөйләгәнмен, имеш. (Һе, тилекәй! Язучының нинди зур акчалары булсын!) Ә бит, чынлап та, китаптагы күп вакыйгалар минем язмышка туры килә. Син мине ашыктырма, рәте-чираты белән сөйлим, алайса мин дә бер нәрсә дә аңлата алмам, син дә төшенеп җитмәссең. Әйе, бу китапта минем хакта язылган дип, чын күңелдән ышанган идем. Иптәш кызым синең якташың, Казан артыннан бит, шул яшерен сер итеп сөйләгән дип уйладым! Син җырга кадәр тыңлаган җөмләләр, моннан уналты ел элек сиңа атап язылган каһәр хатларыннан. «Биш кызы» арасыннан, дидем. Әйе, без чынлап та биш кыз үстек, мин төпчек идем.

Карале, мин сөйләгәннәрне, минем баштан кичкәннәрне яз әле син! Гонорары үзеңә булыр! Бу минем уналты яшьлек кызым Зәринә өчен кирәк! Яз, яме. Мин сөйлим, үзең тәртипкә китерерсең инде. Монысы сиңа мөрәҗәгать итүемнең беренче сәбәбе. Икенчесе
дә бар. Ул да бик әһәмиятле сәбәп. Чөнки мин әтине төштә күрдем! Егерме елдан соң беренче мәртәбә төшкә керде әтием!

Мин бүген дөм сукыр. Шуңа күрә баштан кичкәннәрне диктофонга сөйлим. Сукыр музыкант мин! Хәер, зурдан кубып «музыкант» дип болай гына әйтүем, менә көйләр дә яза башладым әле. Тик, нишләптер, барысы да мәхәббәт турында! Фахишә кызның йөрәгендә нинди мәхәббәт ул диярсең инде син! Һе, нинди генә әле! Мин заманында музфак түгел, инфак тәмамладым бит. Французча, инглизчә яхшы ук беләм, тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнә идем. Хәтта французча да җырлый беләм! Инглизчә җырлыйм! Үзебезнең күрше авыл марилары җырларын башкаруым хакында әйткән дә юк инде. Сез композитор белән матур җыр язгансыз. Бәлки, мәхәббәт турында булганга күрә миңа гына шулай матур тоелгандыр. Мин аны бик еш көйләп йөрим.

Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр –

Синең күзләр дияр идем мин.

Сиздермичә, белдермичә генә

Күңелемдә урын алдың син…

(Дәвамы киләсе с
Автор:  Зиннур Хөснияр


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+