Понедельник, 13 февраля 2017 12:24 // Прочитано 809 раз

Сукыр кыз хатлары

Бер уйласаң, безнең бар тормыш театр кебек шул ул. Тормыш – сәхнә, кешеләр анда артистлар гына» – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Мин моңа өстәп: «Тормыш – мәхәббәт театры ул» – дияр идем. Һәр гаиләнең берничә пьеса язарлык мәхәббәт тарихы бар.

Юри генә кызыксынып карагыз әле, моның шулай икәнлеген үзегез дә күрерсез.» Замананың Таһир-Зөһрәләре арабызда яши, арабызда» – дип язган шагыйрь Фәнис Яруллин да.

«Сәхнә»бездә бары саф мәхәббәт кенә булса иде, ярабби!

Зөмәрә Җиһаншина, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты каршындагы «Ак калфак» оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе.

Зөһрәнең язмасын тыңларга тагын вакыт таптым. Дөресен генә әйткәндә, ул минем күңелемнән беркайчан да китмәде. Чит кеше тарихы бит. Без һәммәбез дә кеше турында сөйләшергә, яки башкаларның гаилә дөньясы белән кызыксынырга бик махир инде. Кыскасы, гайбәтне үлеп яратабыз. Берәр исеме чыккан, яки атаклы шәхес булса – бетте! Сөякләренә кадәр юабыз. Авызны чапылдата-чапылдата тәмләп сөйлибез тегенең гайбәтен. Ниләр генә уйлап чыгармыйбыз, имеш, аның сөяркәләре күп икән, имеш, аның хатыны тәнен сихәтләндерү өчен көн саен бер мичкә катык-кефирда гына утыра, яки ваннада кәҗә сөтендә ята икән. Имеш, тегенең хатыны ире турында шулай дип әйткән, алар дус тормыйлар икән һәм башкалар, һәм башкалар. Гайбәт гайбәт инде ул. Гайбәтнең әйбәте булмый. Ләкин гайбәт безгә яшәргә көч бирә, дөресен генә әйткәндә, үзебезнең башка ишелеп төшкән мәшәкатьләрне оныттыра, безгә шуннан соң рәхәт була. Менә шундый инде без адәм балалары, нишләтәсең?..

Әйткәнемчә, Зөһрәнең тавышы искиткеч матур. Аны ишетүгә, күңелгә рәхәт булып китә, үпкәләр капылт кына саф, ылыс урманы һавасы белән тулгандай була. Ә язмышы! Язмышы!!!

«Син язганча ук фахишә түгел мин. Ә Марлен белән булган вакыйга минекенә тач туры килеп тора! Үзем дә шаккатым: шулкадәр дә бер төрле язмыш булса булыр икән! Кат-кат укыйм әле Марлен турында язылган өлешләрен. Менә: «– Альберт Габдрахманович, миңа кайтырга кирәк иде, соңга калам! – диде ул еламсыраган тавыш белән.

– Әйе, әйе, миңа да кайтырга кирәк, – диде Марлен һәм, нидер исенә төшкәндәй: – Бар, син чәй эчеп тамак ялгый тор. Мин аз гына ял итеп алыйм. Арылды бүген, – дип, йортка кереп китте.

Аның бу сүзләреннән тынычланып калган Зөләйха, әлеге тәкъдимгә ризалыгын белдереп, баш какса да, йорт эченә кермәде. Читкәрәк китеп, агач тамырларыннан борылып эшләнгән утыргычка барып чүмәште һәм хуҗасының чыкканын шунда гына көтеп торырга булды. Тирә-юньдә кеше-кара күренми, тыныч, бары ара-тирә ниндидер кошларның сайраганы гына ишетелә. Кыз күзләрен йомды. Әйтерсең, ул авылда, гүя алар әтисе белән урман аланында печән чапканнар да, әтисе печән чүмәләсенә ятып, ә кыз алан кырыендагы бер агач төбенә утырып ял итәләр, көне буе эшләп талчыккан гәүдәләренә шул рәвешле көч туплыйлар. Менә әтисе, иң беренче кузгалып: «Кызым, кайтырга вакыт икән инде», – дип дәшәр дә, алар ат арбасына үзләре чапкан печәнне төйи башларлар, аннары, урман каравылчысы гына килеп чыкмаса ярар иде, дип тели-тели, курка-курка кайтырга чыгарлар. Хәер, ул бүген тамчы да арымады. Печән чапканда исә тәмам алҗыйлар иде.

Караңгы да төшә башлады. Хуҗасының тынычлыгын бозарга базмаса да, караңгыда утырасы килмәде, акрын гына атлап, йортка керде. Марлен, йөзтүбән капланып, киң агач караватта хәрәкәтсез ята иде. Кызның керүен ул сизде, ахрысы.

– Монда кил! – дип чакырды. Зөләйха эсселе-суыклы булып китте, йөрәге дөпелдәргә кереште, сулышы кысылды, инде йөгереп чыгып китәм дигәндә генә, Марленның ялварулы тавышын ишетеп, аптырап калды.

Менә шул. Ә минем «Марленнең» исеме Фәрхәт, фамилиясе Түлгәшев. (Татарча сөйләшә) Аллага шөкер, Марлен кебек урын өстендә дә ятмый, аякта. Тик сөйләшүе генә авыр иде, параличланган кеше кебек тотлыгып сөйләшә.

Без өч кыз тулай торакта бергә яшәдек. Мин беренче елны консерваториягә укырга керә алмадым. Берәр ел тирәсе колхозда эшләгәч, әтинең Казандагы танышы музыка мәктәбенә урнаштырды. Янәсе, вакыты әрәм булмас, сәнгатькә якынрак булыр. Гади эшләрне башкара идем анда. Урын булмаса да, алдылар инде. Әтинең танышы дәрәҗәле түрә иде. Ул икенче дус түрәсенә шылтыратып, мине шуның янына җибәрде. Тегесе башка танышы янына. «Башка танышы» дигәнем, яңа гына ниндидер уртак кооператив оештырган бик елгыр эшмәкәр иде. Түлгәшев фамилияле дидем, Пермь ягыннан килгән татар. Музыка мәктәбенә шул урнаштырды. Анда эшкә керүем үземә дә, мәктәп җитәкчеләренә дә яхшы булды дип уйлыйм. Минем җырлавымны тыңлап карадылар да тел шартлаттылар һәм шуннан соң минем тормыш үргә таба киткән шикелле булды. Түлгәшев, нишләптер, мине күз уңыннан җибәрмәде, әле шылтырата, йә булмаса, йомыш табып, директор янына үзе килеп чыга. Бу музыка мәктәбе үз хисабына эшләүче яңа уку йорты икән, әле туксанынчы елларда гына оештырылган. Соңрак белдем: Түлгәшев иптәш мондагы ниндидер Советның рәисе булып чыкты. Без артыгын кызыксынырлык яшьтә түгел идек, безгә ул бары «спонсор» дигән мәгънәдә аңлашылды.

Авылдан ничек киткәнемне сөйлим әле. Хәленнән килсә, әлбәттә, әти мине мәңге җибәрәсе түгел иде. Аны да аңлап була: беренче кызы, минем өлкән апам Зәйтүнә Казанга укырга киткән җиреннән, украин егетенә кияүгә чыгып, Донбасска чыгып китте. Хәзер әнә «сагынам» дип елап, хатлар язып ята. Икенче апам Замира аны уздыра алмады алуын, медколледжны тәмамлагач, юллама белән Мамадышка эшкә киткән җиреннән, Николаева булып куйды. Керәшен җизни минем иң яраткан җизнәм. Чөнки тегесен елга бер генә күрәм, анда да ялга кайтып киткәндә генә. Әлбәттә, урыс милләтеннән булган атаның кызын урыска, мариның марига, татарның татарга бирәсе килә инде. Монысы аксиома. Ләкин әти мондый ризасызлык хисләрен сиздермәде. Эчтән янган булган икән ул. Бу яну аның башка яктан килеп чыкты. Бу хакта соңрак. Шул… Колхозда эш юк, фермага сыер саварга барсаң гына. Ә мин сыер савудан да курыкмый идем, чөнки яшьтән әнигә булышып үстем. Апаларым да шулай: һәр эшкә куллары бара торган кызлар. Ул чакта колхозда председатель булып Рәис абый эшли иде бит. Без унынчы сыйныфта укыганда берничә мәртәбә очрашуга да килде ул. Әлбәттә, максаты безне авылда калдыру иде. Тик Рәис абый турыдан-туры алай дип кыстамады. Ул, ерактан килеп, мисаллар белән сөйләргә ярата иде. Әнә, узган ел фәләннең кызы Мәскәүгә китеп барган булган икән, нишләптер, үзе сагынуга түзә алмадым ди, кире әйләнеп кайткан, хәзер колхоз кәнсәләрендә эшли. Фәләннең кызы шәһәрдә өч ел торганнан соң кире кайтты: тулай торак тормышына ияләнеп булмый ди. Рәис абыйның мисаллары күп, тезә генә: фермада сыер саварга кызлар кирәк! Малайларның күбесе исә болай да авылда калырга әзер тора. Тик, кызлар булмагач, алар да анда нишләсен, кичләр буе өй тавыгы (әтәче) булып утырып булмый бит инде. Кайчан булса да барыбер өйләнәсе дә була. Шуңа күрә авылга кызлар кирәк иде. Мин дә калдым һәм туп-туры фермага эшкә киттем. Бу эшемне ошаттым да. Тик бер нәрсәгә генә ияләнә алмадым: сыер савучылар арасыннан бер-ике апа бар иде, алар аты юлы белән ачы итеп сүгенә торганнар иде. Менә шул сүзләре колакны ертып керә дә күңел төшә, кул эшкә бармый иде. Әлбәттә, соңыннан мин моннан котылуның, ягъни моңа каршы көрәшүнең җаен таптым табуын: берәрсе, сыерына ачу итеп, сүгенергә керешә икән, мин тиктомалдан гына җырлый башлыйм. Тавышы матур кешегә сәхнә кирәк түгел, сыерлар арасында да минем тавыш шәп чыга иде. Матур җыр ишетелеп торганда ничекләр итеп, авызыңны тәмсезләп, телеңне пычратып, сүгенмәк кирәк. Апаларым акырынлап ямьсез сүзләр әйтүдән тойлыга башлады, бераздан бөтенләй тәмле теллегә әйләнеп киттеләр. Мин, күрәсең, кайчак артыграк та мавыгып китә идем. Бүген фермага районнан түрәләр килә, безнең эш белән кызыксыналар, янәсе. Соңыннан ферма өендә аларның күңелен күрергә кирәк була, бу очракта матур җыр иң кулае иде, әлбәттә. Рәис абый бу вакытта инде колхоздан китеп, районда эшли иде. Аларга да җырлап бирә торган идем инде. Кызыбрак киткән вакытлар да булмады түгел: күңел хисләнеп китә дә, сыер савуны да онытып, җырлый башлыйм, туктый алмый торган идем. Сөт ташучы машина китәргә ашыга, ә минем берничә сыерым һаман савылмаган! Шуннан соң әти мине Казанга укырга җибәрергә мәҗбүр булды. Хәзер генә ул, баласы җырлый белсә-белмәсә дә, әти-әни аны көчләп, музыка мәктәбенә йөртә, әллә нинди бәйгеләрдә катнаштырып, «йолдыз» ясарга тырыша. Дөрес эшләмиләр, йолдызларның атылып юкка чыга торган гадәтләре дә бар. Ахыр чиктә утлы күмер кебек пыскый-пыскый сүнәләр… Күмерләре генә тырпаеп кала…

«Әлфия Авзалова кебек була алсаң гына зур сәхнәгә чык!» – дип тукып җибәрде әти артымнан. Ул әйтсә, каты әйтә. Белми ул: Илһамнар, Әлфияләр алар гасырга бер генә туа. Күңелемнән шулай карышсам да, аның сүзләре гомер буе күңелемнән китмәде – кешенеке төсле бер һөнәрем булыр дип, соңыннан юридик факультетны тәмамладым.

Шуннан соң минем син язганча, «фахишәлек» язмышы башланды…

(Ахыры киләсе санда)




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+