Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 15 марта 2017 09:06 // Прочитано 529 раз

Моңсараның тәүге мәхәббәте

Сараның күңелендә бөреләнеп кенә килгән беренче мәхәббәт хисләре консерваториядә укыган ел­ларында кабынып китә. Яңадан Газиз Айдарский белән очраша ул. Газиз­не беренче тапкыр Казанда «Таһир- Зөһрә» спекталендә Таһир ролендә күреп, аның һәр хәрәкәтенә гашыйк булып утырган иде.

Таһир, Незнамов, Хлестаков рольләрен уйнап халыкка танылып килгән талантлы артист Га­зиз Айдарский, яшь Сараның күңелен тәмам биләп алды.

Газизнең үз фамилиясе – Вәлитов; Айдарский – аның сәхнә псевдонимы. Ул да Сараны «Бүз егет» спектаклендә Сәхипҗамал ролендә күреп өлгергән һәм яратып йөри икән.

Газиз Айдарский хәзерге Яшел Үзән районының Айдар авылын­да туып үскән, Сара апаларга әтисе ягыннан ерак кардәш тиешле була. Белемгә омтылучан, бик тырыш, эш сөючән бу егетне Сараның әти- әниләре дә, туганнары да хөрмәт итәләр. Газиз кызны «Бүз егет» спектаклендә күреп яратып калгач, Сараның әтисенең туганы Рәхимҗан абзый, мыегын сыпырып: «Сеңелем ни әйтер бит?! Барам дисә, без кар­шы төшмәбез!..» - ди.

Газиз Мәскәүгә Луначарский исемендәге театр институтына укыр­га килә. Мәскәүдә Газиз Айдарский белән очрашып, күрешеп яши баш­лагач, Сара өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла. Газиз белән сөйләшкән саен үзенең сәнгать юлына аяк басуының дөрес адым икәнен аңлап шатлана. Куанычыннан ул кая басканын да бел­ми, очынып йөри. Тирә-ягында ашы- га-ашыга атлаган Мәскәү кешеләре дә кызның күңелен аңлаган кебек ягым­лы елмаялар. Сарага бөтен Мәскәү, бөтен дөнья елмая шикелле тоела. Мәскәүдә һәм аның тирәсендәге Подольск, Щелково, Орехово-Зуе- во, Серпуховода, Богатырь завод­ларында да бик күп татар эшчеләре эшли. Газиз Айдарский шушы татар эшчеләренә сәнгать хезмәте күрсәтү теләге белән ялкынланып йөри баш­лый. Татарлар өчен театр оешты­ру кирәклеген бик ышандырырлык дәлилләп, Совнаркомның аз санлы милләтләр эше белән шөгыльләнә торган бүлегенә бара. Бүлек хезмәткәрләре Гали Динмөхәммәтов, Гасыйм һәм Борһан Мансуровлар, Баембетовлар бу фикерне хуплый­лар.Аларның турыдан-туры ярдәме белән Мәскәүдә 1924 елда «Комму- нальник» клубы каршында студент яшьләрне берләштергән татар драма түгәрәге оештырыла. Түгәрәк куйган спектакльләр һәм концертлар татар эшчеләре тарафыннан яратып карала һәм күп тә үтми, Газиз Айдарскийның тырышлыгы белән, шул түгәрәк нигезендә профессиональ театр ачы­ла. Театрга күбрәк эшче тамашачылар йөргәнен искә алып, аңа «Эшчеләр театры» дип исем бирелә. Казан, Уфа шәһәрләреннән шул елларда Мәскәү ГИТИСына укырга килгән татар һәм башкорт артистларыннан торган бу коллектив тиз арада Мәскәү та­тар җәмгыятьчелеге алдында таны­лып өлгерә. «Эшчеләр театры» бик күп концертлар да бирә. Музыкаль драмалар куелганда җырлап баш­карыла торган рольләрнең күбесен Сара Садыйкова уйный. Бик күп төп рольләрне башкару өстенә, ул кон­цертларда җырлау, репетицияләргә йөрү Сара өчен зур шатлык, куаныч була. Бердән, ул сөйгәне Газиз белән күрешә, икенчедән, артистка булу турындагы хыялларының тормышка аша баруына ышана. Кышын җәйге пальтодан, брезент ботинкалардан йөрсә дә, Сара зарланмый, ул бәхетле, ул инде профессиональ актриса була­чак, сөйгәне Газиз белән бер сәхнәдә уйнаячак!

Бу елларда комсомол Үзәк Ко­митеты һәм партиянең Мәскәү шәһәр комитеты оештырган кон­цертларда, Нәриман Нәриманов исемендәге Көнчыгыш телләре ин­ституты үткәргән кичәләрдә, кон­цертларда татар һәм башкорт халык көйләрен җырлап, Сара җырчы бу­ларак инде Мәскәүдә үзен таныта башлый. Үзәк радио студиясенә ча­кырып, аны Бөтенсоюз радиосы аша да җырлаталар. Сара апа үзе башка җырчылар булмаганлыктан гына мине ул концертларга чакырганнар­дыр инде дип, үзе турында бик тый­нак кына итеп сөйли. Юк, таланты булмаса, беренче, икенче курстан ук студент кешене Мәскәү тамашачыла­ры каршына чыгарып җырлатмаслар иде. Димәк, тавышы булган, ма­тур җырлаган, тыңлаучыларның күңеленә үтеп керә алган безнең Сара апабыз.

1924 ел. «Эшчеләр театры» Мәскәү яны районнарында, ерак Урал, Себер якларында, Донбасс өлкәләрендә гастрольләрдә йөри. Спектакль өчен бөтен кирәк-яракны, киемне, деко­рацияне үзләре тегәләр, ясыйлар, булдыралар. Театрның үз транспор­ты автобусы юк. Бөтенесен үзләре белән йөртергә кирәк. Донбасс тирәләрен әйләгәндә озын украин ар­басына үгезләр җигеп, кайчак хәтта шул арбаларга үзләре җигелеп, бер шәһәрдән икенчесенә, бер поселок­тан икенче поселокка, бер шахтадан икенче шахтага юл тоталар. Шпал санап җәяү генә йөргән чаклары да була. Күпчелек клублар ягылмый, өшегән кулларны уа-уа, туңган аяк­ларны тыпырдап бии-бии җылытып, салкын клубларда җәйге җиңел киемнәрдән уйнарга туры килә. Җәйләрен инде кояшта янып-пешеп, юл тузанына батып йөрисең. Әйе, артистка булу җиңел генә бирелми. Әнә Г.Тукай белән Г.Камал «Профес­сиональ татар артисты булырга шартлар» дигән мәкаләләрендә: «Артист булмак өчен хикәяләрдәге Сәйфелмөлек күргәннәрнең һәммәсен дә күрергә, ут диңгезен, ком диңгезен, буран диңгезен, төтен диңгезен дә... һәм­мәсен дә үтәргә кирәк», дип язалар.

Менә Донбасс якларында шахта­ларда гастрольләр вакыты. Сара юл буйлап очынып-очынып бара, ба­шындагы ак эшләпәсе юл тузанына, ташкүмер тузанына батып соргылт төскә кергән, ак туфлиләре каралган, әмма йөзе балкый, күзләре очкынлы елмая. Сара белән Асия Измайло- ва артыннан, чигүләре уңып беткән үзбәк түбәтәе киеп, труппаның ар­тистлары Галләм Саттаров, Мәкәрим Мәһдиев атлый. Мәһдиевнең кыяфәте бигрәк тә көлке. Аңа «Эшче» газета­сы редакторы Фәрхи Әхмәтов чалбар бүләк итеп биргән. Чалбар бик кыска булганга, Мәһдиевнең озын балтыр­лары күренеп тора...

Бер-берсенә карап, көлешеп, шая­рышып алар озын юл авырлыкларын сизмиләр дә. Биш кешедән торган труппа гастроль вакытында бик дус, тату йөри. Кайчакларда клубларда кунып калырга туры килә. Үзләре белән алган җәймәләрне җәеп, кечкенә мендәрләрне баш астына салып, идәндә бертуган балалар ке­бек бишесе рәттән тезелеп йокла­ган чаклары да була. Сара белән Асиягә труппаның ир-егетләре кече сеңелләре итеп карыйлар. Әдәпсез кыланышлар ул егетләрнең уена да килми. Кызлар үзләре дә бик әдәпле, инсафлы, тәрбияле була. Шахта туза­нына батып барганда берәр күл яки инеш очраса, егетләр чишенеп су ко­енганда, Сара белән Асия озын арба­да, икенче якка борылып, егетләргә күз төшерергә дә оялып утыралар. Су коенасылары бик килсә дә, эсседән интексәләр дә, егетләр алдында чишенүне алар оят саныйлар. Инде берәр фатирда юынырга җай чыкса, Сара белән Асия бертуган кызлардай икесе бер тагаракта көлешә-көлешә юынып алалар.

Ә Газиз... Аның битенә кунган ту­зан да ничектер килешле күренә. Ул да бәхетле елмая. Тирә-якта иксез-чик­сез иген кырлары, зәп-зәңгәр күктә юмарт кояш, юл читендә чәчәкләр. Вакыт-вакыт Сара тургай булып сай­рый, кәккүк булып кычкыра, шаяра, көлә. Юл читеннән чәчәкләр җыеп, башындагы эшләпәсе тирәли тәкыя үреп кия. Бер туфлясының үкчәсе төшеп калганын да сизми. Үкчә төшеп калу нәрсә ул, тирә-ягың шун­дый гүзәл булганда, яныңда сөйгән кешең елмаеп атлаганда!.. Кинәт ба­шын артка ташлап, җырлап җибәрә:

Биек тә биек тауның астында

Чылтырап ага суның салкыны.

Тау астында салкын чишмә,

Чылтыр-чылтыр агадыр.

Иҗтиһад кыл, эшкә башла,

Гомер үтеп барадыр...

Тургай, кәккүк аһәңнәрен үзенә җыйган көчле тавыш кырлар өстеннән еракка-еракларга яңгырый, моң диңгезе булып, дулкынланып-дулкынланып офыкларга китеп югала.

Сараның җырлавын дуслары бик яраталар, ә Газиз аның тавышыннан тәмам сихерләнә. Мәхәббәт турын­да үзара бер сүз сөйләшмәгән ике яшь йөрәк шушы җыр, моң аша бер- берсен аңлый.

«Җөйче кыз» исемендәге рус­чадан үзгәртелеп эшләнгән ике пәрдәлек драма һәм концерт про­граммасы белән гастрольдә йөргәндә, Сара -җөйче кыз Гайшәне, ә Га­зиз Гайшәнең сөйгән егетен уйный. Тормышта да берсен-берсе сөйгән яшьләр башкарганга күрәдер, кыз белән егетнең мәхәббәте бик табигый чыга. Хәер, икесе дә талантлы ар­тистлар бит, башкача ничек булсын! Җөйче кызның исерекбаш әтисен Мәкәрим Мәһдиев башкара. Галләм Саттаров бай малае булып уйный. Спектакльне шахтерлар бик яратып карыйлар, сәхнәдә барган вакыйга­ларны чын хәлләр дип ышанып уты­ралар. Кызның әтисен исертеп, бай малае Гайшәгә кул суза башлагач, бай улы ролен башкаручы Галләм Сатта- ровны бөтереп алып кыйный баш­лыйлар. Спектакльне туктатып: «Чү! Чү! Иптәшләр, бу бит спектакль генә, ул бит бай малае түгел, ул бит артист Галләм Саттаров», дип, көч-хәл белән шахтерлардан аралап алалар.

Донбасс, Урал, Себер өлкәләрендә яшәгән якташларыбыз «Эшчеләр театры» спектакльләрен шулай яратып карый, театрны түземсезлек белән көтеп ала.

Спектакльләр кую белән бергә, шахтерларга бик күп концертлар да бирә. Басып торырга да мөмкин бул­маган тар забойларда күкрәккә ятып җырлаган чаклары искә төшкәндә үзләренең дә исләре китә.

Шахтер егет күмер кисә,

Лампасы гөлт-гөлт итә.

Шахтер егетнең йөрәген

Илне сөю җилкетә.

Бу аларның яраткан җыры. Шун­дый дәртле җырлар караңгы, тәбәнәк забойларны киңәйтеп, яктыртып җибәргән кебек була, шахтерларның күңелен күтәрә.

Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасында шул елларда Донбасс шахтерларының татар артистларына рәхмәт әйтеп язып җибәргән хаты басыла. «Сара иптәш Садыйкованың уйнавын һәм җырлавын бер тук­тамыйча кул чабып каршы алды­лар. Бигрәк тә матур җырлый, сандугач шикелле. Без әле татар артистларының шундый оста итеп уйнавын беренче мәртәбә күрәбез. Алар безне онытмасыннар. Ешрак килсеннәр иде», диелә бу хатта.

Айлар буе бергә гастрольләрдә йөргәндә Газиз белән Сара бер- берсенең акылын-фигылен өйрәнеп бетсәләр дә, тәмам аңлашырга кыю­лыклары җитми. Борынгыдан калган матур гадәт буенча ике арада хатлар язышу китә. Алар кул очлары белән генә күрешеп, оялып кына бер- берсенә хат бирәләр. Газиз, әлбәттә, беренче башлап яза: «Хөрмәтле вә гыйззәтле Сара туташ! Минем Сезне уйламаган бер минутым да юк. Сезне көн саен күреп яшәсәм дә, өзелеп сагынам... Мин дөньяда Сезнең белән очрашкан көннән бирле чиксез бәхетле... Сара туташ! Без бергә булырга, гомергә бергә булырга, бер тормыш корып яшәргә тиешбез... Бу тәкъдимемә Сезнең ризалыгыгызны көтәм...»

Сара бу хатны күкрәгенә кысып озак уйланып утыра. Тик ул күңелендәге хисләрне тиз генә түгеп, тышка чы­гарып салмый. Мондый җавап яза: «Хөрмәтле вә гыйззәтле Газиз абый! Сезнең хатыгыз мине бик дулкынлан­дырды. Сезнең ул кайнар хисләрегез чын йөрәктән микән? Меңләгән та­машачылар кул чабып торганда, роль башкарган чакта гына туган хисләр түгел микән ?.. Андый хисләрнең ялган алдаучан булуы ихтимал. Вакытлыча гына мавыгу түгелме бу хисләрегез, уйлап карагыз әле...»

Газиз бу хатка мондый җавап яза: «...Юк инде, кадерле Сара туташ, минем хисләрем ялган хисләр, ал­даучан хисләр генә түгел. Шулай ук минем бу сүзләрем ниндидер вакыт­лы мавыгудан гына туган сүзләр дә түгел, мин Сезне чын ярату белән, өзелеп-өзелеп яратам. Уйладым инде, мең мәртәбә уйладым. Без бергә булырга тиеш! Мин Сезнең ри­залык хатыгызны көтәм!..»

Сара болай җавап бирә: «...Мине табып үстергән, укыткан әткәм, әнкәм бар, мин аларның ризалыгын­нан, фатихасыннан башка андый адым ясый алмыйм. Күкрәк сөтен имезеп үстергән әнкәмә, тугач та мине беренче булып кулына алып сөйгән әткәмә хат языгыз. Әгәр алар рөхсәт итсә...»

Газиз Казанга Сараның әти-әнисенә хат җибәрә:

«Хөрмәтле вә гыйззәтле могтәбәр Гариф абый һәм Бибигайшә апа! Менә без сезнең кызыгыз Сара ту­таш белән Мәскәүдә бергә укып, бергә спектакльләр, концертлар куеп, бик якыннан дуслашып йөрибез. Мәскәү каласы бик зур, Сара туташ бик яшь, шундый зур калада берүзе, бер ялгызы яшәү аның өчен шак­тый кыен һәм куркыныч... Без бер­беребезне бик яратышабыз. Әгәр сез рөхсәт бирсәгез, сезнең фатихагыз­ны алсак, без никахлашып бергә яши башлар идек...»

 

Сара Садыйкованың әтисе Гариф һәм әнисе Бибигайшә.

 

Казаннан Гариф абыйның хаты көттерми:

«Хөрмәтле вә гыйззәтле Газиз туган!.. Без Сезнең кызыбыз Сара белән бергә булырга ният кылуыгыз­га каршы түгел. Әмма ләкин кышка кадәр бераз сабыр итсәгез иде. Туй ясау өчен кирәк-ярак, он-май, ит ке­бек азык-төлекне әзерләп, без монда расходка бераз акча җыеп торыр идек. Инде, иншалла, кышкы кани­куллар тирәсенә никах укытырга тәвәккәлләсәк, һәйбәт булыр иде...»

Бу хатлар алышу 1924 елда була.

1924 елның җәйге каникулла­ры башлану белән, Сара Казанга кайта. Әти-әнисен сагынып кайтса да, Мәскәүдә калган Газизне уй­лап, юксынып, бик ямансулап йөри. Аннары алар бөтен гаиләләре белән Әстерхандагы туганнарына кунак­ка китәләр. Юлда Сара пароход па­лубасына чыгып гел ялгызы калып уйлана.

Ай яктысында ялгыз калып уйла­ган чакларында күңеленә ниндидер моң килә, әйтерсең Идел дулкыннары тирбәлеп-тирбәлеп киң сулышлы бер моңлы җыр җырлыйлар. Шул моңга кушылып Сара үзе дә әкрен генә та­выш белән җырлап бара:

«Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә.

Айга менеп, түбән карап,

Сезне күрәсем килә...»

Җыр йөрәккә ниндидер рәхәтлек бирә. Җыр һәм сагыш... Җыр сагыш юлдашы микән әллә?.. Шулай уйлый Сара. Газизне сагыну, җыр, ай як­тысы, Идел дулкыннары барысы- барысы тоташ бер моң булып Сара күңелен әллә нинди татлы-газаплы халәткә сала.

Август ае башында Әстерханнан Казанга кайтып керүләренә, Са­раларга Мәскәүдән Газиз кайтып төшә. Сараның әти-әнисе Газизне бик җылы каршы алалар, әйтерсең үз уллары кайтып кергән. Сара йокы бүлмәсеннән чыкмый, Газиз Айдарскийга күренергә дә ояла. Га­риф абыйның туган-тумачасы, дус- ишләре киңәш бирәләр: «Гариф туган, син каршы төшеп, туйны суз­ма, үз вакытында яшьләрнең никах­лашуы хәерле...» диләр.

Көннәрдән бер көнне иртәнге сәгатьтә Газиз яңа ачылган театр техникумына лекция укырга, ә Сара Мәскәүдән сагынып кайткан дус кызы Г өлсем Сөләймановаларга китә. Гөлсем - Казан, Сара Мәскәү хәлләрен сөйләп, төш җиткәнен дә сизми калалар. Төштән соң өйгә кай­туына көтелмәгән яңалык: мәҗлескә әзерләнәләр. Зал уртасындагы түгәрәк өстәлгә ап-ак ашъяулык җәеп, аның өстенә тәмле ризыклар куелган. Өйгә бәлеш исе чыккан, һәммәсе киенгән- ясанган, табын әзерләп, өй бизәп йөриләр. Сара аптырап әнисеннән: «Әллә кунаклар киләме?» дип сорый. Бибигайшә апа кызын кочып ала: «Әткәң никах укытыр­га булды, балам, бәхетең-тәүфигың белән хәерле сәгатьтә булсын!..» Сара җылап җибәрә. Бу күз яшьләре сөйгәне белән кавышу бәхетеннән булса да, гамьсез яшьлектән аерылу дигән сүз бит...

Сентябрь башларында Сара белән Газиз яшь гаилә булып Мәскәүгә китәләр. Газиз Сараны алып килү өчен тулай торакта җыйнак кына бер бүлмә әзерләп куйган икән. Та­тар мәчете артында урнашкан элекке мәдрәсә бинасындагы бу бүлмә бик үк күркәм булмаса да, кеше почмагы түгел, үз куышың. Газиз барысын да кайгырткан музпрокаттан Сара өчен пианино китерткән, стена буенда тар гына тимер карават тора. Караватның бер аягы сынган, аяк урынына Га­зиз кып-кызыл кирпечләр куйган. Примус, кәстрүл, ике пар чәшке, ике тәлинкә, ике кашык алып, бөтен кирәк-яракны булдырып куйган.

Шулай матур гына яши башлый­лар. Бүлмәнең кысынкылыгы һәм ярлылык күзгә дә күренми. Ике йөрәк бердәм типкәндә, бер-береңә тирән ихтирам, чын дуслык булган­да, тормышның андый вак-төякләре хакында уйлап торамы соң яшь га­шыйклар!..

Бүлмәне Сара курчак өе кебек итеп җыештырып куя: тәрәзәгә ап-ак челтәр пәрдә элә, карават өстенә ап- ак җәймә ябып, күпереп торган ап-ак ике мендәр кабартып куя. Иртәнге кояш тәрәзә аша бүлмәгә кереп бөтен өйне нур белән тутыра.

Консерваториядә өйрәнеп йөргән классик композиторлар Шуберт, Шопен, Штруас, Бетховен, Чайков- скийларның үлмәс музыкалары шушы кояшлы бүлмәгә кайткач, аның күңелендә кабатланып яңгырый. Нин­ди генә милләт композиторы язган музыка булмасын, бер ишетү белән Сараның күңеленә кереп урнаша да, һич тынгылык бирмичә, татлы бер аһәң булып яңгырап тора. Аның шу­лай музыка, моң дөньясында яшәвен, музыка өчен туган бер кеше булуын Газиз яхшы белә. Газиз Айдарский Сарадан 7 яшькә өлкәнрәк була һәм Сара баштарак аны «абый» дип йөри. Әллә олырак булганга, Газиз Сарага балага караган кебегрәк карый, аны консерваториягә озатып куя, килеп каршы ала. Газиз укый торган ГИТИС белән консерватория арасы якын гына була. Алар гел шулай култыклашып бергә укырга бара, ашханәгә йөри, тулай торакка кайта, концертларга, спектакльләрдә була.

Гомернең иң бәхетле көннәре... Шушы урында Сара апаның бик еш әйтә торган бер сүзен язып китәсе килә: «Әткәй-әнкәйгә рәхмәт, алар һәрвакыт мине аңладылар. Үзем теләгән уку йортларында Аитова мәктәбендә, педагогия техникумында, ниһаять, Мәскәү консерваториясендә укуыма каршы килмәделәр, үзем теләгән егеткә кияүгә бирделәр. Рәхмәт ал арга».

 

Гыймаев. Сара Садыйкова. 2006 ел.

Автор:  Гөлшат Зәйнашева


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта