Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 05 апреля 2017 12:03 // Прочитано 395 раз

Сукыр кыз хатлары (Ахыры. Башы алдагы саннарда)

Әлбәттә, Түлгәш мине монда ансамбльдә катнашу өчен чакыргандыр дип уйладым. Башка фикернең булуы да мөмкин түгел иде. Ә алайса нигә ресторан? Нигә ул мине хатыным белән таныштырам мин сине диде?

Башымда мондый сораулар кайнаса да, мин шактый тыныч идем – җырлый беләм бит, димәк, мин «Җидегән…»гә кирәк. Укырга кермәс борын карьерамны шул рәвешле башлау миңа файда гына түгелме соң? Нинди файда гына, күктән төшкән бәхет диген! Беренче репетициядә катнаштым. Тавышым башкаларныкыннан күпкә аерыла: көчлерәк тә, ансамбль җитәкчесе Ишбүләк әйткәнчә, моңлырак та. Мин үзем дә беләм: моңлы гына түгел, тембрыма чаклы үзгә, күңелгә ятышлы иде. Бераз «шомара» төшкәч, ике-өч атнадан соң, бер төркем кызлар белән, каравылчылар юклыктан файдала- нып, бинаның һәр почмагын диярлек тикшереп чыктык. Төрек мунчасы булган бассейн ягына гына кереп булмады, анда сак уяу иде. Ансамбльдәге кызлар барысы да диярлек минем ишеләр иде, өстәвенә без барыбыз да коеп куйгандай чибәрләр, озын буйлылар идек. Хәер, ансамбльдә төрле буйдагы җырчылар була алмый ич инде – сәхнәгә чыгып басасы бар. Репетицияләр гадәттәгечә уза торды, безгә гадәттәгечә һаман тукып тордылар: ниндидер фестивальгәме, бәйгегәме әзерләнәбез икән, без анда җиңеп чыгарга тиеш. Хәер, шул вакытта тормышымда янә бер үзгәреш булган икән: мине ансамбль кызлары белән бер тулай торакка урнаштырдылар. «Коллектив рухын тою өчен шулай кирәк!» – дип аңлатты Түлгәш.

Бу шунда ук аңлашылды: эш «коллектив рух»ында гына түгел икән, безне хәтта ничек итеп матур йөрергә, киенергә, бизәнергә, хәтта өстәл артында ничек ашарга да өйрәтә башладылар. Һәр эшнең үз белгече бар иде. Бу безгә кызык тоелды, һәрнәрсәне рәхәтләнеп үзләштерә, һәр сүзне карусыз тыңлый идек! Күктән ишелеп төшкән бәхет ләбаса! Барысы да бушка! Без үзебезне элек- кеге «институт благородных девиц институтындагы» мадемуазельләр кебек хис итә башладык. «Авыллык»тан арыну өчен менә дигән шәп мәктәп иде бу! Өстәвенә, мине кадрлар бүлеге хезмәткәре итеп тә билгеләделәр, һәр кызга аерым шәхси эш папкасы ачтык. Бар кеше анкеталар тутырырга тиеш иде. Анкеталарның сораулары әле дә истә. «Киләчәктә кем булырга телисең?» дигән сораулардан башлап, Ельцинның кайчан, нинди карар чыгаруларына ча- клы җавап бирергә кирәк иде. Әйтерсең, югары уку йортының фәлсәфә, яки сәясәт факультетында укыйбыз. Чәнечке һәм пычак тотып ашарга өйрәтүләр бер хәл икән әле, берзаман безгә, алъяпкычлар бәйләтеп, ашарга пешерергә дә өйрәтә башладылар. Монысын да бик теләп кабул иттек: кайсы хатын-кызның моңарчы ишетмәгән әллә нинди салатлар эшләргә өйрәнәсе килмәсен ди инде. Килә! Шуңа күрә тормыш тагын да матураеп, күңеллерәк булып китте. Тик мин кайчак бер нәрсәгә генә сәерсенеп куя идем: кызларның барысы да җырга бик сәләтле түгел, аларны нишләп ансамбльгә алдылар икән? Дөрес, алар бик чибәрләр, яшьләр, барысы да бик әдәпле һәм тыйнак. Тик кайберләренең җырлавы ташка үлчим инде менә. Хәер, бу сорауларым да тора- бара юкка чыкты, миннән башка тагын шәп тавышлы өч кыз бар, без дүртәү үзебез бер ансамбль, калганнар ярдәм өчен генә булсалар да ярый дип уйлаганым истә калган. Бер дә бер көнне эләктем бит мин бассейн ягына! Һәм ник анда барып кергәнлегемә үкенеп бетә алмадым! Ишеге ачык калган иде шул. Кызыксынуым да бик көчле, җиңә алмадым үз-үземне, тимер ишек ярыгыннан гына шуып, эчкә уздым да, авызымны ачып катып кал- дым: ап-ак матур зал! Бассейнның зәңгәрсу суы өстендә күзләрне камаштырып утлар җемелдәшә. Кинәт шул утлар янына сикереп төшеп алар белән куышлы уйный- уйный йөзәсем килеп китте. Күлмәкчән килеш кенә. Тик миңа караганда башкалар өлгеррәк булып чыкты: түрдәге ишектән ике шәрә кыз йөгереп чыктылар да суга чумдылар һәм чыркылдаша-чыркылдаша йөзә, калка-чума башладылар. Монысы миңа тагын да кызыграк булып тоелды. «Кыргый» туксанынчы еллар бит. Мондый мунча-бассейннар хакында да, «күбәләкләр» хакында да ишетеп белә идек инде ул вакытта. Тик ул «кызык» соңыннан үземне дә кызык итә язды, кызлар чыккан ишектән җәймә белән генә уранган ике шәрә ир-ат күренде. Әлбәттә, мине шунда ук күреп алды болар һәм берсе кызу-кызу миңа таба килә башлады. Кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге абзый яныма килеп бас- канда мин һушымда түгел идем әле. Ул килә-килешкә, кулымнан кысып тотты да: – Әйдә, чибәркәй! Безнең белән күңел ачарга! – дип үзенә таба тартты. – Мин борыным белән аның җылы, юеш күкрәгенә килеп төртелдем. Ул һаман үзенә тарта: – Әйдә, чибәркәй! Курыкма! Курыкма! Тешләмибез сине! Бар көчемә кулымны үземә таба тарттым, ул аның саен җибәрмәскә азаплана, тик минем бәхетемә тегенең куллары юеш, мине ныгы- тып тота алмый, шома балык кебек шуам да чыгам, шуам да чыгам. Ахырда ул, өстендәге җәймәсен суырып алды да, шуның белән эләктермәкче булып, өстемә ташлады. Мин баягысыннан да яманрак куркып, чырылдап кычкырып җибәрдем дә, ишеккә таба атылдым. Катырак кычкырганмын бугай: тавышым югалды. Мин «Җидегән… »нән исән-сау чагымда, баш-аягымны алып, качарга карар кылдым. Тик карарым тормышка гына ашмады.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта