Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 29 мая 2017 08:29 // Прочитано 847 раз

Ничек тыярга?

Улым Айнур укып бетереп, районга эшкә кайтты. Бездә эш табу бик авыр, урнаша алуына әтисе белән бик сөендек. Хәзер заманасы башка бит, яшьләргә бик авыр. Машина да алып куйды, әйбәт кенә эшләп йөри. Ләкин бу «яхшы» эшенең икенче ягы да булып чыкты. Эштә кияүдәге хатын-кыз белән чуала башлады…

Анысын да кешедән ишеттек башта. Үзе белән сөйләшеп карыйбыз, ишетергә дә теләми: «Яратам мин аны, үз тормышымны үзем төзим!» – дип кырт кисә. Шыпырт кына теге кызның кем булуын белештек. Гаиләсе, ике баласы бар. Ире начар дияр идең, сорашкан кешеләрем мактап кына сөйләде. Бу хәл инде ярты ел дәвам итә, хәзер эштә яшерми дә аралаша башлаган. Бервакыт, улым өйдә юк вакытны чамалап, бу хатынның ире безгә килде. Матур итеп сөйләште: «Малаегызга аңлатыгыз инде, ямьсезләшәсе килми бит. Тыегыз, шәһәргә озатып карамыйсызмы сон?» – дип киңәш бирде. Чынлап акыллы адәм булып чыкты. Берәү булса әллә кайчан улымны тукмап китәр иде. Бу сөйләшүдән соң әтисе белән утырып сөйләштек тә, туганнарыбыз аркылы шәһәрдә яхшы эш белештек. Бу турыда хәбәр иткәч, Айнур кискен сүзләр әйтмәсә дә, уйлана төште.

Тик бер-ике көннән шәһәргә күченергә теләмәвен белдерде. Күрәсең теге кыз үз ягына авыштыргандыр. Яшьтәшләре өйләнеп, балалар үстерә… Ә без инде бер-беребез белән җүнләп сөйләшмәс хәлгә җиттек. Ул эштән кайтып керми, кайтса да, күп вакыт сөйләшми, үзенә бикләнә. Абыйсы да сөйләшеп карады, каты бәрелергә курка, кан туганнар бит, бозылышып китә күрмәсеннәр дип, үзем дә чамалап кына торам. Менә беркөн кайтыр да, өйләнәм мин аңа дияр кебек. Минем йөрәгем моңа түзәрме, белмим… Әтисе дә бик бетереште, төп нигездә каласы нәсел дәвамчысы бит ул Айнур… Чит кеше балалары бары үзеңнеке үк булып бетә алмый инде ул… Хисләр дә гел янып тормас. Менә бервакыт башына сугар, ә кирегә инде юл булмас. Нишләтик инде бу баланы? Бәлки бу вакытлы мавыгудыр?

Сания апагыз, Кукмара районы.

(Исемнәр үзгәртелде)

Зөлфия Вәлиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты: Әти белән әнигә бераз түземлерәк булырга кирәк дип саныйм. Малайлары эштән кайтканда өйдә әйбәт кәеф белән каршы алырга, матур итеп сөйләшергә киңәш бирер идем. Күрсен ул, өйдә рәхәт һәм тыныч, матур тормыш икәнлеген. Көтәргә кирәк дип уйлыйм. Әлегә олы, үсеп беткән балаларым булмаса да, миңа энемнең кызын үстерергә туры килде. Аңа инде 22 яшь, ул хәзерге вакытта тормышка чыгып, аерым яши. Шуңа күрә көтәргә кирәк дип уйлыйм. Вакыт ул барысын да үзе җайлый. Малаегызга карата үзегез тарафыннан мөнәсәбәтне үзгәртергә һич ярамый. Гаиләдә җылы тормыш хөкем сөрергә, матур, күңелле тормыш булырга тиеш. Ул әкрен-әкрен генә җаена кайтыр, Алла бо- ерса. Хәзерге мөнәсәбәтләре вакыт белән тәмамланыр дип уйлыйм, шуңа өметләнәм, ышанам. Ул хатын-кыз да гаиләсенә кайтып, балаларын тәрбияләсен иде, дигән өметтә калам. Минем фикерем шул, көтәргә кирәк. Балаңны яратып, догалар укырга, яхшысына гына өметләнергә кирәк!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта