Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 07 июня 2017 10:24 // Прочитано 539 раз

Кызым-йолдызым

Исәнме, хөрмәтле редакция. Мине Айсылу ханым дип белерсез. Ачуланмасагыз, исемемне үзгәртеп яздым. Районыбызда бөтен кеше бер- берсен белә, танырлар дип куркам. Гайбәт, имеш-мимеш тиз тарала, кеше теле бик эшәке бит хәзер. Сүз дә үзем турында түгел, кызым турында бара. Иң башта гаиләбез турында берничә сүз әйтеп китәргә теләр идем.

Аллага шөкер, гаиләбез түгәрәк, тигез. Икебезнең дә эшебез бар, акча да юк түгел. Йорт-җирләребез нык, кеше арасында ким булып күренгән якларыбыз да юк. Ирем белән өч бала – өч чәчәк күк кыз тәрбиялибез, алар хәзер кечкенә түгел, үсеп буйга да җиттеләр. Менә шул үсеп буйга җиткәч, кайбер авырлыклар да килеп чыга башлады. Сүз уртанчы кызым, Айгизә (исеме үзгәртелде) турында. Тугызынчы сыйныфны тәмамлый, имтиханнарга әзерләнә. Бик үткен. Янып тора инде. Мәктәптә дә бөтен чараларда катнаша, укытучыларының уң кулы дисәң дә була. Өйдә дә янымда зыр бөтерелеп йөри, өлгермәгән эше юк.

Менә соңгы көннәрдә кызымның үзгәрә баруына игътибар иттем. Минем белән бик ачылып сөйләшми, сораштыра башласам, елмая гына. Соңга калып кайта башлады, ә кайбер көнне ниндидер машинада алып кайтып куялар. Әтисе машинаның иясе кем булуын әйткәч, калтырап төштем. Айгизәмә үзеннән сигез яшькә олырак булган егет күз төшергән икән. Минем нәни кызчыгым иртәрәк өлгереп килә түгелме соң? Моңа нокта куярга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Кызым белән сөйләшеп карадык, үпкәләп елады, бөтенләй ашаудан баш тартып, куркытып та алды. Әтисе теге егеткә дә барып килде ахрысы. Ләкин бернинди алга китеш булмады, барысы да элекечә калды. Кич чыгармый башладык, имтиханнары да бар бит. Алар турында бөтенләй онытты. Тугыздан китәм, берәр техникумда укыйм да кияүгә чыгам ди. Бу бала бөтенләй тормышка әзер түгел бит әле… Киләчәген алданрак төзи түгелме? Нинди киңәш биреп карыйсыз?

Айсылу ханым, Апас районы.

 

Дилбәр Фәиз, «Болгар радиосы» алып баручысы:

Киңәш бирү – җиңел нәрсә диләр, ә мин, киресенчә, ул бик авыр җаваплылык дип әйтер идем. Айсылу ханым, Сезнең хатны укыгач, башыма килгән беренче уй шул булды. Ана белән бала арасындагы элемтә, аңлашу юк. Бала сүзне тыңласын дисәң, аңа җиһаз итеп карарга ярамый. Ана – кыз баланың ахирәте була белергә тиеш. Аны ачуланып яки йөргән егетеннән аерып кына нәрсәнедер үзгәртеп булмый. Сигез яшь аерма ул күп түгел. «Кызым, очрашыгыз, матур гына йөрегез, ләкин ашыкма. Киләчәктә кадерле, бердәнбер яраткан хатын буласың килә икән, син аңа нәрсәгә дә булса сәләтле икәнлегеңне күрсәт. Югары уку йортларында укып, белем ал, һөнәр сайла, аннан соң зур тормыш юлын сайларсың», – дип әйтергә кирәк. Ананың вазифасы – кыз баланың ышанычын яулап алу! Әгәр дә сез чын ахирәтләргә әйләнәсез икән, сүзләрегез уртак була икән, вакыт барысын да үзе җайлый. Аннан соң теге егеткә дә «алай эшләмә», «тегеләй эшләмә», «кызым янында йөрмә» дигән сүзләрне әйтергә ярамый. Киресенчә, ул егеткә дә: «Матур гына йөрегез, әйбәт кенә йөрегез, безнең сүзебез юк. Ләкин бала белем алырга тиеш», – дип аңлатыгыз. Аларның очрашуын теләмисез икән инде, бәлки алар киләчәктә озак та йөрмәсләр, аерылып куярлар. Шулай да балага бу очракта ярдәм итәргә кирәк.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта