Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 14 июля 2017 10:56 // Прочитано 505 раз

Хисләрем чуалды…

«Сәхнә» журналының «Мелодрама» сәхифәсен бик яратып укыйм. Файдалы киңәшләрегез белән һәрвакыт килешәм. Укып кына калмый, үзем дә язарга булдым. Мине Лилия дип белерсез (исемемне үзгәрттем), мина 21 яшь.

Мәктәпне тәмамлау белән Казанга күчендем, укырга кердем. Аллага шөкер, укып йөрим, атна ахыры җитү белән әти-әнием янына, районыма ашыгам. Мәктәптә укыганда сыйныфташым белән бер-беребезгә карата дуслыктан көчлерәк хисләр кичерүебезне аңладык. Мин аны яраттым, аның да хисләре ялган булмагандыр дип уйлыйм… Юкса, хәзергәчә миңа язуын дәвам итмәс иде. Тугызынчы сыйныфта кабынган хисләр унберенче сыйныфка кадәр дәвам итте. Нидер сизенгән сыман чыгарылыш кичәсен бик борчылып көттек. Чөнки мин Казанга китәм, ә ул читтән торып укырга җыена. Ул бик чибәр һәм тыйнак, шуңа күз атып йөргән кызлар да күп булды. Мин көнләмәдем, ләкин шәһәргә китүем белән дус кызларым аның мәктәптә укучы бер кыз белән аралаша башлаганын ишеттерде. Авыр кичердем. Беренче хисләрем, бәлки беренче мәхәббәтем… Горурлыгым аның каршында түбән төшеп, нидер ачыклап йөрүгә юл куймады. Мин югалдым. Аның холкы да шундый ук. Без күп сөйләшмибез, тоемлау белән генә эш итәбез шул. Ә берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, икебез дә кем беренче адым ясар дип көтәбез. Ике ел үтеп китеп бара, ул армиядә, озакламый кайта. Теге кыз аны көтә, ә мин читтән генә күзәтәм һәм бик сагынам. Хәзерге кызы белән дә җүнләп йөреп китә алмый, мине дә җибәрми. Бүтән кайгың юкмы, диярсез, кайгы булмаса да, минем хисләремдә эчке дөньямда бик тирән эз калдырды бу кеше. Аны алыштырырдай, оныттырырдай кеше таба алмавыма борчылам… Хисләрем чуалды. Нишләргә?

Лилия, 21 яшь, Казан.

 

 

Гүзәл Галиуллина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:

Әгәр чынлап та әлеге кешегә карата хисләрегез чын булса, миңа калса, сезгә сөйләшергә кирәктер… Мөнәсәбәтләрегезгә ачыклык кертегез. Бәлки әлеге егет сезнең хисләрегез турында белеп тә бетер- ми торгандыр, сезнең кебек, борчыла, уйланадыр… Дөреслекне ачыклау – горурлыкны югалту дигән сүз түгел бит. Сезгә үзегезгә дә жиңел булыр, ә болай кадерле вакытыгызны гына бушка уздырасыз. Бәхетле булыгыз!




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта