Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 21 сентября 2017 08:49 // Прочитано 646 раз

«БӨКЕЛӘР» ДӘ КАВЫШТЫРА!

Тугызынчы сыйныф тәмам… Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә туып үскән Алинә Шәрипҗанова Чаллыга җыена. Татар иленә, татар җиренә. Әтисенең апасы Наилә: «Син бит татар баласы, ичмасам татарча өйрәнерсең, безгә кил», – дип чакыра. Гәрчә, кыз катнаш никах баласы булса да (әнисе – урыс милләтеннән), гаиләдә аның киләчәге турында бернинди бәхәс тә купмый. Анда ул урта мәктәп тәмамлый, нәкъ менә Чаллыда музыка мәктәбендә укыганда таланты ачыла. «Син җырларга тиеш, – ди укытучысы Лидия Мизгулина. – Син сәләтле!» Сәхнәгә беренче адым 1996 елда Чаллыда ясала. Тиздән «Татар җыры» фестивале (2010 ел) чираттагы уңышы белән куандыра: «Кабатланмас тавыш» номинациясендә ул җиңүче дип табыла. Алда – Федераль канал уздырган «Артист» телешоуында катнашу, дүрт мәртәбә «Алтын барс» бүләгенә ия булу, төрле конкурсларда җиңеп чыгу, кыскасы, җыр-моң дәрьясында колач җәеп йөзү. Бүген Алинәне татарның Лара Фабианы дип атыйлар. Иҗат бәхете әле ул – ярты гына бәхет, меңләгән- меңләгән тамашачысыннан яраттырган, сокландырткан, алкышларга күмдерткән талантлы җырчыбызның күңел түрендә «яшәгән» бердәнбер «тамашачы»сы бар микән?

Бар, әлбәттә!

Айдар белән танышу тарихы кызык. Икесе дә бер үк мәдәният һәм сәнгать университетында укыса да, алар анда бер-берсен күрми шул. Юлдагы «бөке»гә рәхмәт, егет белән кызны ул очраштыра.

– Җәй көне иде. Мин рульдә, – дип моннан алты ел элек кичергән мизгелләрне исенә төшерә Алинә. – Икешәр рәт машина «бөке»дә торабыз. Минем шундый гадәт иде, студиягә җыр яздырырга барганда машинамда рәхәтләнеп җырлап йөрим. Тәрәзәдән күрәм, берәү миңа күз кыса. Соңрак әйтте инде. «Янымда Сергей исемле хезмәттәшем утырган иде, – ди, – ул «әйдә, әйдә, шушы кыз белән таныш», – дип кыздырды», – ди. Менә кузгалып киттек. Болар миңа туктарга кушып ишарә ясый, ә мин, кая, игътибар итмим, элдерәм генә. Миңа Шмитд урамы тыкрыгында борылырга кирәк иде, утны яндырдым да, әкрен генә уңга алдым, карыйм, артым- нан «эзәрлекләүчеләр» койрыгыма баскан. Инде якын ук терәлешеп барабыз. «Тукта! – ди рульдәгесе. – Тукта!» Минем күңелгә шик керде хәзер. Юл кагыйдәсен дә бозмадым шикелле. «Нигә бу егетләр миңа бәйләнә икән соң?» – дим. Туктадым. Рульдәгесе төште. «Сез ашыгасызмы?» – дип сорый. «Ашыгам, – дим. (Мин «Исәнмесез?» – дигәч, сөйләшү татарча.) – Сез нишлисез, авария ясатасыз бит», – дим. Моңа каршы әрсез егет: «Телефон номерыгызны бирмәссез микән? – ди. – Гафу итегез инде», – ди. Итагатьле генә сөйләшә, үзе сөйкемле. «Сез нәрсә, – дим, – мин теләсә кемгә телефон өләшкән җилбәзәк хатын-кызга охшаганмы- ни? Юк!» – дим. «Алайса мин үземнекен язам, берәр җайлырак вакытта шылтыратсагыз, бик шат булыр идем», – ди егет һәм кәгазь кисәген суза. Ул чакта аның Эчке эшләр министрлыгында эшләгәнен мин каян белим! Машинадагы дәүләт билгесе белән дә минем шәхесемне ачыкларга мөмкин бит инде!

Сине көтәм…

«Суга салсаң, калкып чыгар сиңа насыйп яр булса», дип җырлыйлар. Бик үк тирән батмаса, билгеле, калка! Шуңа өстәп үзең дә бераз хәлне җиңеләйтсәң, яр синеке дигән сүз. Таныш булмаган егетне кискен генә читкә этәргән Алинәнең ике көннән соң (тагын шул урында «бөке»дә интеккәндә) теге кәгазьгә күзе төшә һәм уйнап кына «Сәлам» дип СМС яза, авызы ерык смайл да куя. Менә егет минут саен шылтырата башлый. «Көттем, көттем, кадерлем, синнән хәбәр. Син кызыл «Лачетти»да утырган кыз бит, – ди бу. – Мөмкин булса, күрешик әле», – ди.

– Кафеда без тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә очраштык. – Алинә әле булачак ирем белән танышам дип уйламый. – Егет Айдар исемле икән. Менә ул миңа текәлеп-текәлеп карады да: «Синең йөзең таныш, моңарчы берәр җирдә күрешмәдекме? – ди. «Юк», – дим. «Кайда эшлисең?» – дип төпченә. «Эшләмим, җырлыйм гына», – дип көләм.

– Аһ, син бит Алинә! Алинә Шәрипҗанова, – дип кычкырып җибәрде егет. – Мин синең «Сине көтәм» дигән җырыңны яратам. Тыңлап туялмыйм шуны. Ул миңа багышланган җыр түгелме соң? – ди. Шул кичтән соң без егерме көн аралашмадык… Чөнки мин Кытайга киттем. Әйе, айга якын бер-береңнән аерылу озак, бу – сынау чоры кебек иде. «Көтсәң – бергә булырбыз», – дидем. Кытайда интернет белән проблема иде, «Мегафон» кабинасына чират торып, мин Айдарга берничә тапкыр шылтыраттым. Ул: «Аэропорттан сине үзем каршы алам», – диде. Самолеттан төштек, эчкә үттек. Күрәм, егетем таякка таянган, көтә… Кулында чәчәк тә юк!

Мин сине яратам…

«Менә сиңа кияү!» Алинә бу күренешкә шакката, очрашу шатлыгы каядыр очып таралган кебек тоела. Сагынмады микәнни? Яратуы шул хәтле генә микәнни?

– Сәламнәр бирештек. «Ник син таяклы соң әле?» – дим. «Әй, аяк авырта», – ди егет. (Сере соңрак ачылды: бер җинаятьчене тотканда икенче каттан сикергән икән Айдар, шунда аягын имгәткән, кулы да киселгән икән, хастаханәдә яткан, ә телефоннан бу хакта миңа ләм-мим.) Кәефсез генә: «Ярар, мин өйгә кайтам», – дигән идем, егет ипләп кенә машинасына утыртты. «Үзем илтәм», – ди. Бәй, артка борылсам – утыргычта кочакка сыймастай гүзәл чәчәк букеты! Шул тиклем оят булды, хәтта үзенә: «Гафу ит, синең турында начар уйладым бит», – дип әйттем. Безнең дуслык бер ел дәвам итте. Беренче сольный концертымны Г.Камал театрында оештырдым, бу чараны үткәргәндә Айдар бик булышты миңа. Билетлар, чакыру кәгазьләре таратышты. Шунда мин аның иҗатыма зур таяныч булачагына инандым. Беркөнне ул: «Җомга көнне син бушмы?» – диде. «Буш», – дим. «Мин Рамил хәзрәт Юныс белән сөйләштем, ул безгә никах укый, – димәсенме! – Әллә син риза түгелме? – ди. – Син бит мине яратасың. Мин дә сине яратам», – ди. Шулай итеп, әти-әниләр, туган-тумачаларны җыеп, Кол Шәриф мәчетендә никахландык без. Аның әтисе – энергетик, әнисе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Чаллыда яшиләр. Бик тәртипле гаилә. 2013 елда безнең Әмир исемле улыбыз туды, ә ике ел элек кыз бала да алып кайттык. Альмира – төпчегебез.

Татарстанның данын күтәрердәй чараларда Алинә Шәрипҗанова бик еш катнаша.Чиратка тезелгән кичәләр, концертлар, гастрольләр… Җырчының юраганы юш килә: әйе, Айдар – таянычы. Гаиләдә татулык-иминлек кенә хөкем сөрә. Ир хатыны, ике бала анасы иртәнге намаздан соң бер генә теләк тели: «Сугыш уты гына кабынмасын, сугыш уты гына…»

…Без урамдагы «бөкеләр»дән зарланабыз. Аларның да файдасы бар икән лә!

 

Нәбирә Бикчура




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта