1895 елның 15 сентябрендә, әбиләр чуагының иң матур вакытында Татарстанның җырлы-моңлы Әгерҗе төбәгендәге шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә. Бу балага яратып, зур өметләр багълап Таҗи дип исем бирәләр. Таҗи исеме – таҗлы, Гыйззәт – кадер-хөрмәт, көч, кодрәт, дәрәҗәне белдерә. Әтисе үлеп китеп, гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи укуын ташлап хезмәткә яллана. Башта якын-тирә авыл һәм шәһәрчекләрдә очраклы эшләрдә эшләп йөри, аннары Иҗау шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли. 1917 елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Иҗау шәһәрендә оешкан һәвәс-кәр татар театр труппасына суфлер итеп чакыралар. Тора-бара аңа спектакльләрдә рольләр дә…
Казанның «Ихлас» нәшриятында Татарстанның атказанган артисты Шәфыйка Котдусованың 105 еллыгы уңаеннан истәлекләр, мәкаләләр, галим Халит Кумысниковның повесте тупланган китап басылып чыкты. Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Филүсә Арслан һәм Марат Габитов төзеде. Фәнни мөхәррире – музыка белгече, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Китапта танылган җырчыларыбыз Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Галия Кайбицкая, Камил Якупов, Усман Әлмиев, Венера Шәрипова, Нияз Даутов, Хәйдәр Бигичевлар белән бергә искә алынырга тиеш булса да, байтак еллар онытылып торган опера алиһәсе Шәфыйка Котдусованың тормышы һәм иҗаты яктыртылган.