100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Пятница, 07 декабря 2018 09:37 // Прочитано 368 раз

«Гүзәлем Әсәл»

... Геройлар, күктә йөзмәсәләр дә, залдагы тамашачыдан барыбер биектәрәк һәм алар тамашачыны да үз биеклекләренә чакыралар. Спектакльгә кадәр мин бер сәгатьтән Әсәл ролен уйнаячак Гүзәл Гафарованы (без аны «Ак чәчәкләр» телефильмында Асия ролендә күргән һәм яратып калган идек) мәдәният йорты коридорында очраттым – Саматны уйнарга килгән Ихсан белән кәгазь очырткыч очыруда ярышалар иде. Менә-менә сәхнә биеклегенә күтәрелү һәм шуңа башкаларны да ышандыру алдыннан нервыларны бераз тынычландыру кирәктер шул. Яшь актриса уенында без үзебез күрергә теләгән Әсәлне күрә алганбыз икән, бу аның уңышы инде. Кәгазь очырткыч очырып уйнаучы баласымак кыз һәм Ильястай тау бөркетен үзенә баш идергән, бәхете хакына никах көнне әнисе өеннән качып китә алган горур Тау сылуы – могҗизага тиң мондый әверелешне сәнгать һәм сәнгатькә гашыйк талант кына булдыра аладыр. Сәхнә вакыйгаларында катнашкан Фаяз Хөсәенов (Ильяс), Айдар Вәлиев (Байтимер), Сылу Бәйрәмова (Ана) да табигый, уңышлы уеннары белән Әсәлнең холкын тирәнрәк ачарга булышалар.

Бу спектакль, режиссёр ихтыяры беләндер, повестьнең үзенә караганда да кешелеклерәк килеп чыккан, минемчә. Хәдичә белән Җантай образларының ничек гәүдәләндерелүенә карап әйтәм моны. Үз бәхетенә омтылуы сәбәпле артык гамәлләр кылып ташлаучы сылу һәм кыю Хәдичә – барыбер бәхетсез икән бит. Явызлыгы ялгызлыгыннан гына аның. Беренче ире белән дә тормышы барып чыкмаган, күпме тырышып эләктергән Ильястан да уңмады. Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның бик уңышлы уены аша Хәдичә образы шактый калку, вакыт-вакыт баш героиня дәрәҗәсендәрәк гәүдәләндерелсә дә, тормыш чынлыгы аны туры мәгънәсендә җиргә төшерә: ул җиргә ятып елый-елый хаталары өчен үкенә. Үтә үчле, хөсетле Җантайның (Раил Сәләхиев) әшәкелекләре спектакльдә аның исереклеге белән бераз «йомшартыла», шул исереклеге аркасында ул көлке хәлләргә дә юлыга. Аңлашыла бу һәм тормышчанрак та: Ильясның бәлаләренә дә шактый күләмдә шул зәхмәт гаепле бит.

«Ак чәчәкләр»дә искиткеч табигый, нәкъ тормыштагыча уйнавы белән игътибарны җәлеп иткән Марат Хәбибуллин («Тапшырылмаган хатлар»да да аның аркасы күренгәләп китте) бу юлы әлләни «аерым билгеләре» булмаган автобаза директоры Аманҗанов образын башкарды. Алсу Мөсәвирова (Фатыйма), Илфат Шәриф (Камал), Таһир Габидуллин (Хөрмәт әкә) да матур уен күрсәттеләр. Япь-яшь Ихсан Исхаковның Саматы да – тамашачыны ышандырырлык һәм яраттырырлык чып-чын Самат. Спектакльгә Марат Әхмәтшин язган музыка әсәрнең хәвеф тулы эчтәлегенә дә, каһарманнарның катлаулы күңел халәтенә дә бик туры килә, күмәк иҗат җимешенең сәнгати дәрәҗәсен күтәреп, тәэсир көчен арттыра.

Быел театр коллективы Ч.Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан әлеге спектакльне янәдән тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Милләттәшләребез яшьлекләрендә калган кызыл яулыклы гүзәлкәй белән кабат очрашып, күз яшьләре аша сөенештеләр һәм әтнәлеләрнең уңышлы иҗат җимешен күреп, милли сәнгатькә тагын да якынайдылар.

 

Автор: Рәфыйк Шәрәфиев,

Татарстан Яшьләре




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+