Пятница, 07 декабря 2018 10:04 // Прочитано 82 раз

«Яшенле яңгыр»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры 2017 елның көзендә «Яшенле яңгыр» (А.Островский) спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Спектакль Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрында «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты кысаларында татар театрлары белән актив эшли башлаган яшь режиссер Зиннур Сөләйманов тарафыннан куелды.

Спектакль бер антракт белән 2 сәгать 45 минут бара. Сәхнә уртасына 8х8 үлчәмле бассейн ясатып, аңа 9 тонна су тутырылган. «Без бит ике спектакльгә 300 мең сумлык аяк киеме генә алдык. Ут та, су да, костюмнар да – барысы да тамашачыга эшләде. Акча булса, мондый спектакльләр чыгарып була икән», – дип сөйләде премьера турында театр директоры Роберт Шәймәрданов. «Яшенле яңгыр» спектакле 13 декабрьдә Камал театрының Зур залында «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында Казан тамашачысына да тәкъдим ителде.

Мәгълүмат өчен. «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» федераль проекты «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.

 




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+