100 header

https://www.ok.ru/profile/591523331094

Хәбәрләр

Пятница, 21 декабря 2018 15:41 // Прочитано 382 раз

Тамашачы хатирәләре

30 ел элек Габдулла Кариев театры тамашачыларга беренче спектаклен тәкъдим итә. Ул елларда әле балалар өчен спектакльләр дә куелмаган, театр бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаган. Ниндидер өлкәдә беренче булу үзе бер бәхет, ә тамашаны караучылар өчен ул икеләтә бәхеттер. Син үзең өчен яңа дөнья ачасың, бөек иҗат тууның шаһиты буласың. Габдулла Кариев театры спектакльләренең тамашачысы булу да шундый ук хисләр белән үрелгәнме икән? Без театрның беренче тамашачыларын таптык һәм алар үзләренең театр белән бәйле хатирәләрен искә алды. Театрыбыз артистлары да балачакта Кариев театры спектакльләрен тамаша кылган булган. Алар да үз хисләре белән уртаклашты.

Алсу Фәйзуллина, артист:

– Мин Яшел Үзәндә туып үстем, татар гимназиясендә укыдым. Укыган вакытта Казанның бөтен театрларында булып чыктым дисәм дә була. Кариев театрын үзем өчен «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле аша ачтым. Без әле ул вакытта яшь тамашачылар театры барлыгын белмәгәнбез. Сыйныф белән Островскийда урнашкан Казан яшь тамашачылар театры белән бутаганбыз. Шуннан барысын да аңлатып, безне Гладиловага — татар яшь тамашачылар театрына җибәрделәр. Шулай ярты сыйныф — бер, яртысы икенче троллейбуста спектакльгә бераз соңга калып килдек. Беренче тәэсиргә килгәндә, бина тарихи, бик театраль булып истә калган. Әле дә хәтерлим: мин залның уң ягында утырдым да спектакльне бер сулышта карап чыктым. Ул вакытта яшь тамашачы театры булгач, бу театрда яшьләр генә уйный ала дип уйлый идем, бу, әлбәттә, алай булып чыкмады. Икенче елга үземнең дә театрда эшләвемә 10 ел була Аллаһ боерса.

Айдар Зарипов, беренче тамашачы:

– 1988 ел. Мәктәпкә беренче тапкыр «театр килде». Башкаларны белмим, әмма мин, моңа кадәр спектакльләр карамаган кеше буларак, моңа бик куандым. Артистлар сәхнәдә генә уйнап калмады, безнең белән дә аралаштылар, уйнадылар. Шулай итеп мин беренче тапкыр бераз гына булса да спектакльдә катнаштым. Олыгая төшкәч, үзем театрга йөри башладым. Беренче караган спектаклем дә яшь тамашачылар театрының «Тозакка төшкән аучы» әкияте булуын мин соңрак белдем. Шуңа бу истәлек кадерле дә.

Альбина Гайзуллина, артист:

– 5-6 сыйныфта укыганда туган авылым Дөбьязга (Биектау районы) театр килде. Без дәрестән соң спектакль карарга дип мәдәният йортына киттек. Миңа артистларның сулышын тоеп тору, аларны аяк бармакларына кадәр күрү кызык иде. Шуңа мин тамашаларны беренче рәттән карарга ярата идем. Шул көнне дә мин алгы рәткә кереп утырдым. Ә кунакка «Тозакка төшкән аучы» спектакле белән Габдулла Кариев театры килгән иде. Тамашадан әллә-нәрсәләр истә дә түгел. Аннан соң да күп спектакльләр карадым, әмма  алар да нигәдер истә калмаган. Ә менә  Кариев театры спектакленнән Нуриәх- мәт абый Сафин күңелемә кереп калган. Аның тавышы, аксап йөрүе, интонациясен ятлап калганмын. Театрга эшкә килгәч Нуриәхмәт абый белән якыннан таныштым. Ул беренче күргәндә ничек истә калган булса, еллар үтү белән бер дә үзгәрмәгән кебек тоелды. Балачакта караган спектакль минем күңелемә бер артист белән кереп калды. Кариев театры белән танышуым шулай булды.

Фрагия Кәбирова, даими тамашачы:

– Мин яшьләр театрына беренче көннән үк йөри башладым. Әле ул вакытта театрга Габдулла Кариев исеме бирелмәгән иде. Әмма шундый исем бирелүгә мин бик куандым, чөнки Габдулла Кариев безнең өчен кадерле шәхес. Театр куйган спектакльләрне төрле биналарда карарга туры килде. Алар кая күчсәләр, мин дә алардан калмадым. «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә уйнаган Әлфинур Хисамова, Зәйтүн Яркәев, Зөләйха Хәкимҗанова, Мәдинә Сафиуллина, Фәнәвил Галиевлар — без карап үскән кешеләр.  Балалар өчен спектакльләр аеруча да күңелле була иде. Хәзер иң танылган дәү әни белән дәү әти Әлфинур Хисами белән Зәйтүн Яркәев искиткеч матур уйнадылар. Нуриәхмәт Сафинны аерып әйтәсем килә. Ул үз юлы белән бара торган бик талантлы шәхес. Хәзер Нуриәхмәт кебек артистлар театрларда сирәк. Ул — яшь тамашачы театрының алтын баганасы. «Алмачуар» спектаклен дә бик яратып, елый-елый караган идек. Искиткеч хикмәтле спектакль. Шундый көчле, күңелгә үтә торган спектакльләр өчен режиссёр Ренат Әюповка рәхмәт!




Поделитесь с друзьями

© 2015-2019 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только при наличии письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+