Уйнаган күптөрле образлар арасында төрлесе — әйбәтләре, искиткеч уңышлылары, уртачалары да булырга мөмкин. Ләкин төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле милләттәге кешеләрне сурәтләгән образлар арасында сирәк очрый торган энҗе бөртеге кебек бер герой аерылып тора һәм ул образ милли сәхнәдә генә түгел, бөтен илебез театр сәнгатендә вакыйга буларак кабул ителә. Теләсә кайсы актёр, әгәр дә үзенең озын иҗат юлында язмышның чын бүләге булырлык мондый образ белән бер генә мәртәбә очрашса да, үзен бәхетле дип санар иде. Шәүкәт Биктимеров үзен бик бәхетле дип саный ала. Язмыш аны хыялланырга гына мөмкин булган сәхнә герое белән очраштырды. Мин, әлбәттә, Әлдермеш авылының танылган Әлмәндәрен күз алдында тотам. Актёр театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын укыгач, нәрсә уйлаганын болай дип искә төшерә: «Туфан бай актёр материалы булган яхшы пьеса язган. Әйбәт…
«Артистлар күп, ләкин ул берәү...» Кем турында сөйлиләр икән дип баш ватмагыз, «берәү» — Салават булыр! Җырчының утызынчы юбилей концерт сезоны башланыр алдыннан игълан-белдерүләрдә әнә шундый сүзләр яңгыраган иде. Бәгъзеләрнең моңа эче дә пошты, билгеле. Янәсе, ә без икәүме, өчәүме яки йөзәүме, кыскасы, без көтүме? Татар көнләшмәсә, тынычлап йоклый мени! Мөгаен, Салаватның «берәү» дип аталырга хакы да бардыр. Өч дистә ел сәхнә тот әле син! Үзе нәзберек, үзе чуар тамашачыңны биздермә, һаман яраттыр, һаман сокландыр әле! «Залларны тутыр!» дип өстәргә базмыйм. Кем-кем, эре-эре оешма җитәкчеләре белән дуслаша белгән, мөнәсәбәтләрне көйли белгән иҗатчы өчен «алма төшәрлек тә урын калдырмау» проблема түгел. «Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. «Салават» эстрада театры гастрольләргә иң…
Ул күптән инде халык арасында абруй яулады. Сүз нинди генә эшкә алынса да, зур уңышларга ирешкән Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәгеКазан дәүләт консерваториясе доценты һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында бара. Мондый күпкырлы талант ияләре сирәк туа. Әгәр Клара ханым иҗатын фәкать эстрада жанры белән генә чикләсә дә, иң популяр җырчы сыйфатында хәтердә калыр иде. Без әле аны тагын ил һәм дөньякүләм танылган опера җырчысы буларак та беләбез. Соңгы ике дистә елда Клара Әкрам кызы яшь талантлар тәрбияли.Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: шәкертләре ил һәм дөнья сәхнәләрен яулап, яраткан остазларына дан китерә. «Авыл кызы булып үстем!» — Мин урта белемне 8 мәктәптә укып алдым, — дип сүз башлады Клара Әкрам кызы. — Сәбәбе шул: төрле җаваплы эшләр башкарган әнием белән авылдан-авылга йөреп укыдым. Шуңа…

Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция журнала «Сәхнә»

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2
Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (16-10), e-mail: saxna@mail.ru

Режим работы: Понедельник–пятница с 9.00 до 18:00. Выходные: суббота, воскресенье.
Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович

Частичное или полное воспроизведение материалов журнала «Сәхнә» или сайта sahne.ru возможно только при наличии гиперссылки. 

© 2011 - 2018. Журнал «СӘХНӘ» . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение
в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ

Политика о персональных данных

12+