Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта

11 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә “Калеб” проекты кысаларында “1926” әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Режиссеры – Олег Киньзягулов, сценарий авторы – Йолдыз Миңнуллина. Тамашада Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өченче курс студентлары Айгөл Шәкүрова, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибякова, Эльвир Сәлимов, Ленар Юлдашев, һәм Алмаз Борһанов, шулай ук татар язучылары, җырчы, музыкантлары катнашты. Яшь шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолыз Миңнуллина, Булат Ибраһим, Резеда Гобәева, Эльнар Байназаров, Эльвира Һадиева, композиторлар Эльмир Низамов, Эльмира Галимова тамашачыларга үзләренең иҗат җимешләрен ирештерде. Нәфис сүз шулай ук җырчылар Илүсә Хуҗина, Гүзәл Минакова җырлары, балерина Айсылу Мирхафизхан биюләре белән үрелеп барды. Кичәнең идеясе 1926…

Игъланнар тактасы

Конкурслар