Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 04 октября 2016 07:43 // Прочитано 535 раз

Сәхнәдә – Тукай образы

Узган гасырның утызынчы еллары азагында Европада сугыш сөреме аңкый башлагач, ул чорда ил белән идарә иткән партия һәм совет хөкүмәте тоталитар режим элмәген әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бераз гына йомшартырга мәҗбүр булдылар.
   
    Шул чак кына сизелгән иректән файдаланып, татар театры тирәсенә тупланган мәдәният вәкилләре халыкта милли үзаң уяту, горурлык, милли менталитет тәрбияләү эшләрен янәдән кузгатып, җанландырып җибәрделәр. Аның иң беренче юлы, әлбәттә, халкыбыз узган данлы юлны, җанлы тарихыбызны күтәрү, аның бөек шәхесләрен барлау, ул катнашкан бөек вакыйгаларны күрсәтү иде. Шушы гаять кирәкле һәм соң дәрәҗәдә актуаль гамәлне башлап җибәрү өчен халкыбызның сөекле улы, шагыйрь Габдулла Тукай шәхесе, исеме, образы иң лаеклылардан иде. Һәм күп кенә иҗат әһелләре күңелендә иң әүвәл теләк формасында гына формалашкан әлеге гамәл чын-чынлап шагыйрь Тукай исеме белән бәйләнә дә.
 
   Режиссёр Ш.Сарымсаков истәлек-ләреннән күренгәнчә, «Тукай» трагедиясенең беренче варианты 1938 елның җәендә язылып бетә. Әсәрне авторның Түбән Ослан авылындагы дачасында дуслары Ш.Сарымсаков, Ш.Камал, Т.Гыйззәт, Р.Ишморат бергә җыелып укыйлар. Аларның хәер-фатихасын алгач, автор трагедияне шул ук елның көзендә ТДАТ художество советына илтеп бирә. Театрның ул еллардагы төп режиссёры Ш.Сарымсаковның сүзе белән әсәр, озак та үтми, репертуарга алына, һәм эш тә башлана. Репетицияләр башланыр алдыннан, Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар уздырыла, очрашуларда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана. Автор һәм режиссёр өчен бигрәк тә Шиһаб Әхмәров истәлекләре кыйммәтле тоела. Ул сөйләгәннәрдән чыгып, пьесага яңа төсмерләр өстәлә, персонажларның характерлары аныклана. Истәлекләр Тукайның яшәү рәвешен, фикерләү, иҗат итү ысулының үзенчәлекләрен ныграк төшенергә, ачыграк аңларга ярдәм итә.
 
   1939 елның 23 мартында «Тукай» трагедиясе Язучылар берлегенең башлангыч партия оешмасы ачык җыелышында укыла. Фикер алышуларда Ә.Фәйзинең зур һәм җаваплы эшне уңышлы рәвештә башкарып чыгуы, «Тукай» әсәренең тарихи кыйммәте һәм поэтик биеклеге билгеләп үтелә. 
 
   Театр коллективы «Тукай» трагедиясенең беренче вариантын бер ел эшли. Ул елларда спектакльне, күп дигәндә, ике-өч ай гына әзерлиләр. Ниһаять, 1939 елның 17 сентябрендә спектакль җәмәгатьчелеккә күрсәтелә. Көндезге сәгать унбер булса да, тамаша залы шыгрым тулы. Язучылар, артистлар, партия, совет органнарында эшләүчеләр, спектакльне дөньяга чыгаручылар: автор Ә.Фәйзи, режиссёр Ш. Сарымсаков. Спектакльнең тәүге минутларыннан ук тамашачы Тукай-Гафуровны үз итеп өлгерә. 
 
   Сәхнә сәнгате тарихында беренчеләрдән булган тарихи-биографик жанрга караган спектакль үзәгендәге шагыйрь образын режиссёр Ш.Сарымсаков һәм башкаручы И.Гафуров үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә дә Тукай-Гафуров тамашаның һәр күренешендә үзенең яңа яклары, холык-сыйфатлары белән ачыла бара. Җаектагы типография күренешендә ул инде тормышта үз урынын тапкан, бәясен белгән, үз-үзенә ышанган туры сүзле, куркусыз көрәшче буларак гәүдәләнсә, Казанга килүенең тәүге сәгатьләрендә бераз югалып калган, үзенең шәкертлегеннән, провинциальлегеннән ояла торган тартынучан егет итеп бирелә. Әмма болары кыска вакытта. Г.Камал ярдәмендә башкала мохитен тиз үзләштергән, дуслары белән ихлас, ачык күңелле, кайвакыт бераз беркатлырак, вакыты-вакыты белән бөтенләй саф, самими бала кыяфәтендәге Тукай дошманнары белән аяусыз, уйлаганын йөзгә бәреп әйтә. Патша күзәтчелегенә сатылган, милләтче битлеге артына яшеренгән, асылда үз мәнфәгатьләрен генә раслаучылар Тукай-Гафуровны юмалап та, куркытып та, хәтта сатып алырга тырышып та карыйлар. Әмма шагыйрь халкына һәм үз-үзенә тугры булып кала. Күңелендә кайнаган ачуын, ярсуын сатулашучы «милләтпәрвәр»ләргә ачыктан-ачык бәреп әйткәннән соң, ул аларны куып чыгара, соңыннан бүлмәне җилләтер өчен ишек-тәрәзәне ачып куя: «Бик сатулашасыгыз килсә, әнә Печән базарына барып сатулашыгыз. Биредә татар шагыйре Габдулла Тукаевның эш бүлмәсе…». Халыкның Тукай кебек бөек образларын иҗат итүнең авырлыгын аңлаган театр тәнкыйтьчеләре Гафуров тудырган шагыйрь образын югары бәялиләр, аның яшьлеген, җитезлеген, гадилеген билгеләп үтәләр. «Тукай образын гаҗәп зур осталык белән уйнаучы яшь артист Гафуров иптәшнең һәм башка артистларның үз рольләрен бирелеп уйнаулары тамашачыларда көчле тәэсир калдырды, – дип яза Абдулла Алиш. – Безнең Тукай халык арасында үлми яши. Ул үзенең мәңгелек җырлары белән тере. Ә инде ул хәзер сөйгән халкы алдына сәхнәгә чыгып басты». 
 
   Шул ук кичне спектакльнең рәсми премьерасы була. Хәзер инде Тукай ролен Камал III (Сәлахетдинов Камал Ситдыйк улы) башкара. Чагыштырмача сирәк очрый торган романтик актёрлар төркеменә караган Камал III уенына, гадәттә, йөрәкне тетрәтерлек, күңел чоңгылларын актарып ташларлык көчле хис-кичерешләр, пафос, патетика, зур шәхесләрдә генә була торган масштаблылык, киңлек белән бергә, һәр кулланылган төсмернең, алымның төгәллеге, уйланылган форма камиллеге хас. Артистның бу сыйфатлары күпмедер дәрәҗәдә Ә.Фәйзинең «Тукай» трагедиясендә ул тудырган Тукай образына да карый. Әмма режиссёр Ш.Сарымсаков тарафыннан тормыш-көнкүреш формаларында чишелгән спектакльдә ул тудырган образ стилистик яктан беркадәр чит тоела. Бу үзенчәлек спектакльгә рецензиядә дә күрсәтелә. «Тукай образын Камал III һәм Гафуров иптәшләр башкардылар, – дип яза Г. Кутуй – Тукай әдәбиятта әле бик аз өйрәнелгән гаять бай табигатьле кеше. Аның турында тулысынча истәлекләр – мемуарлар да чыкканы юк. Тукай шикелле талантларның образларын сәхнәдә иҗат итү дә бик тиз генә хәл кылына торган нәрсә түгел. Шулай да, Камал III белән Гафуров иптәшләр менә шул зур эшнең беренче адымын уңышлы башкарып чыктылар. Камал III Тукайны бераз салмаграк, моңсурак итеп бирә, ә Гафуровның Тукае – яшь, җитез һәм гади. Бу ике артистның уңышлы яклары шунда – алар бер-берсен кабатламый: уенда аларның үз буяулары бар. Ләкин икесенең дә роль өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк әле. Камал IIIнең Тукаенда урыны-урыны белән баринлык элементлары күренә. Бу нәрсә йөрештә, кыланышта, сүзне әйтүдә сизелә. Ә Гафуров Тукаена кайбер урыннарда җитдилек кирәк. Ни өчендер, артистларның икесенең дә Тукайның истә калырлык берәр гадәтен-сыйфатын бирү юк. Мәсәлән, Тукайның ачы ирония-се, шигырьне йөреп иҗат итүе, вакыт-вакыт бөтенләй бала табигатьле булып китүе һ.б. Менә шундыйрак берәр сыйфатны табу образга бик күп җылылык кертер иде».
 
  Күренгәнчә, Камал III тудырган Тукай образы И.Гафуров трактовкасыннан шактый нык аерыла. Тукай-Гафуров көчле шәхес, акыллы, нык ихтыярлы, гади. Аның үткен сүзләре дошманнарында курку тудыра, ә дуслары белән ул ихлас күңелле, туры сүзле, ачык йөзле фикердәш. Камал III исә героеның зыялылыгына, эчке сизгерлегенә, тормыш сынауларын эчтән кичерүенә басым ясый. Бу акыллы, һәрчак уйчан-моңсу күзле егеткә көрәшче сыйфатлары җитмәве сизелеп тора. 
 
   Спектакльнең тәүге вариантында Г.Камал, С.Рәмиев, X.Ямашев кебек милли зыялылар образлары Н.Гайнуллин, Ш.Сарымсаков, Г.Зыятдинов тарафыннан башкарыла. Шулай ук биредә Печән базары әһелләре Шәмче Гали – К.Шамил, Мортаза бай – Х.Уразиков, Хаҗи – Г.Хәбибов типлары да отышлы күрсәтелә. Режиссёр тарафыннан чор билгеләре, тормыш-көнкүреш детальләренә аеруча нык игътибар ителә. Ләкин, алда билгеләп үтелгәнчә, автор да, режиссёр да ирешелгәннәр белән бик үк канәгать булмыйлар. Аларны, бигрәк тә авторны, әсәрнең сузынкылыгы, билгеле бер вакыйга, конфликт тирәсенә җыелмавы борчый. Әлеге җитешсезлекләр күпмедер дәрәҗәдә әсәрнең биографик характерда булуы белән аңлатыла. Пьесада шагыйрьнең соңгы җиде еллык гомере күрсәтелә. Шуңа бәйле рәвештә Тукайның Уральскида, Казанда, Уфада, Петербургтагы тормышы тамашачы күз алдыннан кичә. Әмма ул вакыйгалар бербөтен сюжет белән берләштерелмәгән. Икенче вариантта автор һәм режиссёр спектакльне бик күпкә кыскарталар. Элеккеге унбер урынына алты гына күренеш калдырыла. Шулай ук катнашучылар саны да азая. Спектакльнең конфликты зурая, вакыйгалар ачыклана һәм эреләнә. Нәтиҗәдә, спектакльнең композициясе төзекләнә, җыйнаклана. Биредә инде тормыш-көнкүреш ваклыклары, прозасы түгел, бәлки поэзия өстенлек ала. Нәтиҗәдә, Тукай образы, үзе яшәгән мохиттән калкурак, югарырак итеп күрсәтелә.
 
   «Тукай» спектакле, Тукай образы режиссер Ш.Сарымсаковның, актерлар И.Гафуров, Камал IIIнең иҗат биографияләре өчен генә түгел, бәлки бөтен татар театр сәнгате өчен дә этап булып тора.
 
   Г.Камал исемендәге театрда «Тукай» спектакленең премьерасына әзерләнеп йөргән көннәрдә Башкортстанда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында да Ә.Фәйзинең «Тукай» трагедиясен репертуарга алалар. Куярга яшь режиссер Вәли Галимов алына, Тукай роленә «Калдыклар» пьесасында комсомолец Тавил, «Яшь йөрәкләр»дә авыл егете Сәйфулла, «Кара йөзләр»дә Сәгыйть образлары аша халыкка яхшы ук танылган артист Габдулла Шамуков билгеләнә. 
 
   Яшьтән үк шагыйрь иҗатына мөкиббән актер рольгә үтә зур теләк һәм чиксез җаваплылык белән тотына. Һәм әнә шул чамадан ашкан җаваплылык тойгысы башкаручыга шактый комачаулый да. Бераздан шактый уңышлы башланып киткән репетицияләр тоткарлана башлый. «Габдулла Тукай – халыкның иң сөекле шагыйре. Халкыбыз күңелендә аның мөкатдәс образы яши, гаҗәеп сөйкемле, бөек һәм изге ул образ, – дип фикерли Шамуков. – …Мин, сәхнәгә Тукай булып чыгып, халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызның хисләрен рәнҗетермен, дигән уйлар белән борчыла башладым. Бу борчылу авыр бер чиргә әйләнеп китте. Мин хәтта актерлык кабилиятемә дә шикләнеп карый башладым». Шушындый авыр уйлар белән газапланып йөргән көннәрдә аңа Тукайны күреп белгән элеккеге «Сәйяр» труппасы актрисасы Фәхерниса Сәмитова белән очрашу насыйп була. «Тукайны мин беләм. «Тукай куела» дип ишеткәч, шагыйрь ролен, мөгаен, сиңа бирерләр дип уйлаган идем, шулай булып чыккан да. Бик әйбәт. Ләкин син уйнарга тырышма, сәхнәдә үзең булып, табигый килеш хәрәкәт итсәң, шул җитте. Гримны да җиңелчә генә салырсың, чөнки син болай да Тукайга охшыйсың», – ди күренекле артистка. Ул Габдуллага Тукай турында әдәбият мәйданына чыкмаган кызыклы истәлекләр сөйли. Аның кайбер гадәтләрен, шаянлыгын, тәэсирләнүчәнлеген билгеләп үтә. Үзе күреп белгән сөекле шагыйрьне күз алдына китереп, дәртләнеп, ялкынланып сөйли ул. Фәхерниса ханымның истәлекләре артистка шагыйрь образын ачык итеп күзалларга, тоярга ярдәм итә. Шул очрашудан соң репетицияләр яңадан зур күтәренкелек белән үтә башлый. Актерга ничек итеп ярдәм итәргә белми аптыраган режиссер В.Галимов та җанланып китә.
 
   Премьера якынлашкан көннәрдә Мәскәүдән телеграмма килеп төшә. Анда автор Ә.Фәйзи, спектакльне үзе карамыйча, тамашачыга тәкъдим итмәүләрен сорый. Шулай эшлиләр дә. Спектакльне карагач, автор: «Бөтен төп рольләрдәге артистлар да үз урыннарында», – дип, тамашаны халыкка чыгарырга рөхсәт бирә. Бу инде авторның Тукай-Шамуков образын кабул иткән дигән сүз. 
 
   «Тукай» спектакле Башкорт-станның мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Әсәргә рецензия язган Ә.Чаныш фикеренчә, «Тукай ролен артист Габдулла Шамуков аерым талантлылык белән башкара. Ул чын мәгънәсе белән рольгә кергән һәм Тукайдагы нечкәлек, үткерлек, иҗат талпынышларын аеруча оста бирә». Шигъри җанлы, үтә сизгер күңелле, беренче саф мәхәббәт тойгыларыннан канатланган Тукай-Шамуков бер үк вакытта ялган милләтчеләрне аяусыз фаш итә торган туры сүзле, хезмәт халкы мәнфәгатьләрен алга куеп эш йөртә белүче шәхес буларак та гәүдәләнә.
 
   Нәтиҗә ясап, йомгак рәвешендә түбәндәгеләрне әйтергә кирәктер. Бүгенге көнгә шагыйрь образына дистәләгән актер, режиссер, драматург мөрәҗәгать иткәнен беләбез. Иҗатчыларның кайсылары яхшы гына нәтиҗәләргә ирешкәненнән дә хәбәрдарбыз. Әмма замандашларыбыз турында ни генә әйтмик, инде бүген сәнгатебездә бөтен бер юнәлеш тәшкил иткән теманы тәү тапкыр күтәрүче иҗатчыларыбызны – аерым алганда драматург Әхмәт Фәйзи, режиссерлар Шириаздан Сарымсаков, Вәли Галимов, актерлар Ибраһим Гафуров, Камал III, Габдулла Шамуков исемнәрен тирән хөрмәт, чиксез рәхмәт хисе белән искә алырга бурычлыбыз. Алар беренчеләр! Һәм әнә шул беренчелек аларның исемнәрен халык күңелендә аерым бер пьедесталга куя, татар халкының мәдәният тарихы битләреннән җуелмаслык итә.
 
Автор:  Гали АРСЛАНОВ


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта