Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 05 октября 2016 10:27 // Прочитано 338 раз

Татар театрының атасы

Быел татар профессиональ театрының нигез салучысы, актер, режиссер, беренче татар театр труппасы «Сәйяр»нең сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариевнең тууына 130 ел тула (1886-1920). Ул кыска, әмма җете вакыйгаларга бай гомерен милли театрны аякка бастыруга багышлый.

 

   Исән чакта ук халыкка таныла: алдынгы карашлы милләттәшләребез аны «татар театрының атасы» дип йөртә. Без аны зур хөрмәт белән искә алабыз: аның турында китаплар нәшер ителә, мәкаләләр бастырыла, музей бар, Татар дәүләт яшь тамашачылар театрына Г.Кариев исеме бирелде.

 

   Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) элеккеге Чистай өязенең Күлбай-Мораса авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшеннән мәдрәсәдә укый башлый. Яшьтән үк хәтере яхшы була, унике яшендә Коръәнне яттан белә. Мондый кешеләрне Коръән-хафиз дип атыйлар. Мулла, исеме мөселманча түгел дип, Миңлебайга яңа исем куша. Шулай итеп ул Габдуллага әйләнә (Аллаһының колы, димәк). 1904 елда Габдулла укуын Җаек (Уральск) мәдрәсәсендә дәвам итә. Монда ул алдынгы карашлы зыялылар белән очраша, шагыйрь Габдулла Тукай белән дуслашып китә. 
 
   1907 елда Түбән Новгород ярминкәсендә газета һәм журналлар сатучы булып эшләгәндә И.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге татар актерлары белән таныша. Үзенең истәлекләренә караганда, бәхеттән нишләргә белмәгән бер мәлдә ул сәхнәгә баш киемен ыргыта, ахырдан аны алырга дип сәхнә артына уза һәм гомергә шунда кала. 1907 елның 20 сентябрендә Г.Кариев «Өч хатын илә тормыш» спектаклендә беренче тапкыр сәхнәгә чыга һәм рольне уңышлы башкара. 
 
   Матбугатта аның турында мәкаләләр байтак. Аларда барыннан да бигрәк рольләренең тормышчан булуы, ышандыруы турында әйтелгән. Г.Тукай, мәсәлән, «Хуҗа һәм приказчик» спектакле уңаеннан болай дип язган: «Галимҗан ролен башкарган Кариевнең эш-гамәлләре автор тәкъдим иткән вакыйгаларга бик туры килә, сөйләменең интонациясе бай, ул базар урынына очраклы рәвештә сәхнәгә эләккән татар баен хәтерләтте», – дигән. Г.Кәрам «Безнең шәһәрнең серләре» спектаклендә Кариевнең уенына бәя биреп, болай дип яза: «Пьесада иң уңышлысы – өченче акт. Биредә сәүдәгәр образын тудырган Кариевнең бөтен таланты ачыла. Ул шәп артист кына түгел, оста кәмитче дә. Аның гримы, тышкы кыяфәте шул дәрәҗәдә табигый ки, билгеле бер мизгелдә каршыңда артист басып торганын онытасың…» 
 
   Иҗатының башлангыч чорында Г.Кариев тышкы охшашлыкка өстенлек бирсә, тора-бара тасвирланган персонажның эчке дөньясына, рухи халәтенә тирән үтеп керергә, хис-кичерешләренең бөтен төсмерләрен, нечкә психологик кичерешләрне, аңа гына хас булган холык сыйфатларын чагылдырырга өйрәнә. Шул ук Г.Кәрам фикерен болай дип дәвам итә: «Кариев беркайчан да кабатланмый. Бу – аның иң кыйммәт үзенчәлекләреннән берсе. Ул – чын актер, татар типларын оста бирә белә. Шуның белән бергә рус, чит ил драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә табигый, ышандырырлык уйный. Татар актеры башкара дип әйтмәссең дә. Артист әсәрләрнең мәгънәсенә, психологиясенә төшенә. Бу бөтен актерларның да хәленнән килми…»
Г.Кариев һәрбер ролен бирелеп башкара. Матбугатта аның хыял байлыгы, импровизаторлык осталыгы, тамашачылар белән җылы мөгамәлә урнаштыра белүе турында еш язганнар. 1914 елда «Йолдыз» газетасында дөнья күргән бер мәкалә аеруча кызык тоелды. 25 гыйнварда балалар өчен бәйрәм оештырыла, анда ике йөз кырык өч бала катнаша. Кайбер рольләрне сабыйлар үзләре башкара. Русчадан «Ведьма» пьесасын тәрҗемә итеп куялар. Баш рольне Г.Кариев уйный. «Иң башта нәни тамашачылар убырлы карчыкның кыяфәтеннән куркып калды». Икенче бер кичтә йөз илле бала катнаша. «Кариев убырның сүзләрен тынычрак, йомшаграк интонация белән әйтә. Миһербанлы, йомшак күңелле, бөтен кешегә ярдәм итәргә әзер җен карчыгы образын гәүдәләндерә. Рольне гаҗәеп шәп итеп башкара». Болардан Кариевнең тамашачыларны әйбәт тоюын, алар белән мөгамәлә урнаштыра белүен чамаларга була. 
 
   Кәмитче, пародия остасы буларак, Г.Кариев персонажларын мөмкин кадәр тирәнрәк, тулы канлы итеп гәүдәләндерергә омтыла. Аның иң талантлы башкарылган рольләренең берсе – «Бәхетсез егет» спектаклендә Кәрим бай. Актер Зәйни Солтанов бу хакта болай дип яза: «Язылышы, сәнгати үзенчәлеге, күләме белән «Бәхетсез егет» әлегә кадәр сәхнәдә уйналган пьесалардан аерыла. Бер үк вакытта бу пьесада, элек сәхнәләштерелгән драмалардан аермалы буларак, типлар чынбарлыктагыча, тулы, тирән тасвирланган. Кариев актерларга яраткан рольләрен бирелебрәк уйнарга мөмкинлек тудыра. Ул Кәрим бай ролен илһамлы иҗат итә, коммерцияне улын тәрбияләүдән дә өстенрәк күргән саран кеше образын тере итеп күз алдына китереп бастыра. Спектакль күп тапкырлар төрле шәһәрләрдә уйнала, Кариев һәр очракта да роленә яңа төсмерләр өсти, аны яңа детальләр белән баета, чын, тулы канлы сәнгати образ тудыра. Актер тормышта бик күзәтүчән кеше була. Күзәтүләрен иҗатында оста файдалана белә». Габдулла Кариевнең андый рольләре күп була. Мәсәлән, «Беренче театр»да – Хәмзә, «Банкрот»та – Сираҗетдин, «Безнең шәһәрнең серләре» – Мөхәммәтҗан-Хафиз, «Уйнаш»та – Әнвәр» һ.б.
 
   Г.Кариев истә калырлык итеп, үзенчәлекле уйный. Әмма труппаның җитәкчесе, режиссер, педагог буларак, беркайчан да бүтән артистлар турында онытмый, юрганны үзенә генә тартмый. Ш.Әхмәдиев А.Островский әсәре буенча куелган «Гөнаһсыз гаеплеләр» спектакленә язылган рецензиясендә болай дип билгеләп үтә: «Кариев-Дудукин үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти. Әйтерсең лә, ул спектакльдәге бөтен персонажларны бер үзәккә җыя. Әгәр дә ул рольне әйбәт башкармаса, бу бүтән актерларның уенына тискәре йогынты ясар иде. Аның буяуларга бай уены спектакльгә илһам өсти». Шулай итеп, Г.Кариев, үзенең ролен башкарып кына калмый, спектакльнең агышын билгели һәм бүтән актерларга талантларын ачарга мөмкинлек бирә. 
 
   Г.Кариевнең иҗади эшчәнлеге бик киң кырлы. Ул оештыручы, администратор, режиссер, педагог, драматургиядә үзенең көчен сынап карый («Артист» дип исемләнгән бер актлы комедиясе бүген дә театр сөючеләрдә зур кызыксыну уята). Һәрвакыт осталыгын камилләштереп тора, югары профессиональлеккә омтыла. Беренче татар драматурглары белән хезмәттәшлек итә. «Сәйяр» труппасының репертуарын рус, чит ил классикасы белән баета. Сәнгать җитәкчесе буларак, талантлы яшьләрне сәхнәгә җәлеп итә. Аның шәкертләре арасында Кәрим Тинчурин, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Ильскаялар һәм башкалар бар. 
 
   Г.Кариевнең халык арасында абруе зур була. 1916 елгы «Аң» журналында аның турында болай язылган: «Габдулла әфәнде – чын артист, бердәнбер милли театр труппасын оештырды һәм аны бүгенге югарылыкка күтәрде. Менә тугыз ел инде Габдулла әфәнде бернинди авырлыкларга да карамастан труппаны эшләтә. Артистлар нинди генә кыенлыклар күрмәде! Әмма Кариевнең курку белмичә, нык торуы нәтиҗәсендә, алар бөтен киртәләрне җиңеп чыкты… Бу шәхес җаны, тәне белән сәнгатькә бирелгән. Кариевтән башка безгә бик күп рәхәт мизгелләр бүләк иткән «Сәйяр» труппасы да булмас иде. Театрыбыз Габдулла Кариев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Бу шәхес милли театрга гражданлык хокукы бирде дисәк, һич хата булмас». 
 
   Габдулла Кариевнең тормышы җиңел булмый. Ул 1920 елда нибары утыз өч яшендә вафат була. Әмма якты хәтере һәм татар театры үзеннән соң да яши. 
 
   Мәкаләне героемның шәкерте һәм якын дусты Кәрим Тинчуринның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Габдулла Кариев татар мәдәнияте тарихында аерым сәхифә ачтырган, беренче дәвердәге татар театрының бердәнбер юлбашчысы. Татар театрына беренче буларак сима (форма) бирү, татар театрын беренче буларак дөрес итеп иҗатлау, аны халык рухына якынлаштыру, гомумиләштерү эшләрен үтәүче, шөбһәсез, Габдулла Кариев». 
 
Автор:  Айгөл Габәши


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта