Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 29 декабря 2016 13:59 // Прочитано 460 раз

Нәкый Исәнбәтнең тууына 115 ел

Бүген, 29 декабрьдә, күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 115 ел. 

 

Нәкый Исәнбәт 1899 елның 29 декабрендә Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. Шунда ул башлангыч белемне ала. 1910 елдан Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. 1914-1916 елларда, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. 
Нәкый Исәнбәт туган якларындагы Атау, Тастүбә, Үрге Кыйгы мәктәпләрендә татар телен укыта, халык авыз иҗатын җыю белән мавыга. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»).

1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый.

Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.

Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.

Яңа тормыш корырга тотынган хезмәт кешеләренең образларын гәүдәләндергән романтик-оптимистик рухлы шигырьләр, сәхнә жанрында иҗат ителгән «Һиҗрәт» (1923), «Культур Шәңгәрәй» (1927), «Пикүләй Шәрәфи» (1929), «Портфель» (1929) кебек сатирик комедияләр, көндәлек матбугатта басыла килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар — болар һәммәсе Н. Исәнбәтне 1920 еллар татар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.

1930 елның февралендә Казанга күченгән Исәнбәтне каты эзәрлекләү башлана. Матбугатта аның «Җидегән» дигән оешмада торуын «фаш иткән» нахак мәкаләләр басыла. Бу вакыйгалардан соң Исәнбәт ун ел буе матбугаттан, әдәбияттан читләтелеп яши. Ишле гаиләне туйдыру өчен «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында, Әтнә ягында китеп эшли.

1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган вакытта Исәнбәтне искә төшерәләр. Декада программасына Татар дәүләт академия театры «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерли. «Идегәй» трагедиясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының 1944 елда Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган махсус карарында бу әсәргә «зарарлы» дигән мөһер сугыла, һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла.

Нәкый Исәнбәт күпсанлы драма әсәрләрендә теге яисә бу чорга караган вакыйгалар яктылыгында халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләре шундыйлар. Ул оста тәрҗемәче буларак та танылды, А.С. ПушкинМольерНизамиШекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

Туган әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.

Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора.

Г. Камал театрында авторның “Качаклар”, “Зифа”, “Һиҗрәт”, “Гөлҗамал”, “Хуҗа Насретдин” спектакльләре сәхнәләштерелде. 2015 елда “Хужа Насретдин” спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Минем өчен Хуҗа, тирә-юньдәге әйберләргә бөтенләй башка, көтелмәгән күзлектән карый белергә сәләтле кеше ул. Бүген без – хәлиткеч вакыйгалар шаһитләре – югалып калдык. Хакыйкать кайда? Кем ягында? Бер яктан безгә, менә монысы дөрес, дип күрсәтәләр. Ә икенче яктан, юк, дөресе менә бу, диләр... Ә бәлки хакыйкатьне, Хуҗа кебек, ниндидер өченче юнәлештә эзләргәдер?» - дип фикер йөртә. “Хуҗа Насретдин” спектаклен 28 гыйнварда 18.00 карый аласыз. 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта