Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Четверг, 09 марта 2017 07:49 // Прочитано 585 раз

Сәхнәдә сәнгать сәхифәсе рәсемнәре

Журналыбызны даими яздырып баручылар белә булыр: "Сәхнә" 2002 елдан бирле чыгып килә. Шушы 15 ел эчендә аның 180 саны чыкты. Басмабыз идея-эчтәлек ягыннан да, бизәлеш ягыннан да елдан-ел камилләшә бара, үзенең мәгънәви кыйммәтен арттыра. «Сәхнә»не тагын да эчтәлеклерәк, баерак, кызы­клырак итү максатыннан, яңа сәхифә-рубрика ачып җибәрергә булдык.

Бу рубрика-сәхифәдә тарихта иҗатлары белән якты эз калдырган шәхесләребезнең фоторәсемнәре, белешмә-аңлатмалар бер гасырдан артык чорны үз эченә алачак. Сәхифәнең нигез-чыга­нагын Татарстан дәүләт архивындагы, театр-музейлар­дагы, шулай ук, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның уникаль фоторәсемнәр тупланмасын­дагы материаллар тәшкил итәчәк. Кадерле укучыла­рыбыз, сез дә, бу сәхифәнең авторлары булырсыз дип өметләнәбез. Сезнең архивларда да бәлки кызыклы фотолар, документлар сакланадыр. Сезнең ярдәм белән без аларны дөньяга чыгарып, уртак рухи байлы­гыбызны арттыра алыр идек.

Сәхифәнең «СССР» дип аталуында да аерым бер хикмәт бар. Халкыбыз Россиядә генә түгел, элекке­ге СССР территориясендә, алай гына да түгел, Җир шарының төрле кыйтгаларында сибелеп яши бит! Кыскасы, сезнең игътибарга – сәхифә!

1. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1885-1974) – беренче татар артисткасы. Фото 1907 елда Түбән Новгородта төшерелгән.

2. Драматург Нәкый Исәнбәт 1944 елны Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжскаяга багышлап махсус пьеса яза. Бу әсәр пьесалар бәйгесендә икенче дәрәҗәдәге бүләккә лаек булса да, төрле сәбәпләр аркасында сәхнәдә куелмый. Спектакльнең премьерасы «Гөлҗамал» исеме белән фәкать 1963 елда гына дөнья күрә. Режиссеры – Празат Исәнбәт. Рәсемдә – Гөлҗамал (С.Гыйззәтуллина-Волжская) ролен уйнаган артистка Асия Галиева (уңда) һәм әсәрнең героинясы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзе. Фото 1963 елның 12 сентябрендә спектакльдән соң төшерелгән. Әлеге спектакль 2007 елны Камал театры сәхнәсендә янәдән куелды (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев). Бу юлы төп рольне, ягъни Гөлҗамалны Люция Хәмит башкарды.

3. «Азат хатын» («Сөембикә») журналистлары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрына кунакка килгәч. Беренче рәттә (сулдан уңга): опера җырчылары Фәхри Насретдинов, Рәисә Билалова, журналист Рәисә Юсупова, «Азат хатын» журналы редакторы Венера Ихсанова, опера җырчысы Мөнирә Булатова; арттагы рәтләрдә: композитор Мәгъсут Имашев, опера җырчылары Идеал Ишбүләков, Зилә Сөнгатуллина, Лариса Башкирова, Руслан Дәминов, 1906-10 елларда Оренбургта чыккан «Чүкеч» журналының нашире һәм редакторы Тимерша Соловьевның улы Саллави, җырчы Хәйдәр Бигичев, Рәмзия Такташ (шагыйрь Х.Такташның килене), дирижер Хәсби Фазлуллин, җырчы, режиссер Нияз Даутов, актер Лев Верниковский, опера җырчылары Хәдичә Гыйниятова, Юрий Борисенко. 1979 ел.

4. Агыйдел буенда сәйранда. Сулдан беренче: фольклорчы, музыка белгече Һади Килдебәк, аның янәшәсендә – атаклы композитор һәм музыка белгече Солтан Габәши. XX гасыр башы. 20 нче елларда Татарстанда татарча профессиональ музыкаль белем бирү барлыкка килә. С. Габәши музыка белеме бирүче беренче укытучылар сафында була: хор дәресе, музыка теориясе буенча укыта. Казан музыка техникумы директоры урынбасары булып эшли. С. Габәши беренче татар опералары – «Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930) иҗат итүдә катнаша.

5. Гасыр башында татар укымышлылары һәм меценатлары тырышлыгы белән Казанда хәзерге Татарстан урамы, 8 йортта Шәрык клубы ачыла. Анда һәр шимбә көнне татарның зыялы яшьләре җыелып, төрле әдәби-музыкаль кичәләр оештыра торган булганнар. «Шимбә» түгәрәгенә йөрүчеләрдән бер төркем. Сулдан: Х.Ямашева, Г.Мостафин, М.Терегулова, Ә.Терегулова, Х.Ямашев, Р.Меликов. 1908 ел.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта