Четверг, 01 июня 2017 12:23 // Прочитано 1305 раз

Сәхнәдә сәнгать сәхифәсе рәсемнәре

Сәхнәдә

Сәнгать

Сәхифәсе

Рәсемнәре

 

 

 

Ильяс Кудашев-Ашказарский (1884-1942) – профессиональ татар театрына нигез салучыларның берсе. Музыкант, җырчы, режиссер, администратор-оештыручы буларак театр тарихында тирән эз калдырган шәхес. Заманында татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган, шул чор өчен шактый ук мәгълүматлы, белемле Ильяс Кудашев үз тирәсенә алдынгы фикерле яшьләрне туплап, атаклы «Сәйяр» төркеменнән алдарак Идел буе шәһәрләре буйлап гастрольләр оештыра. Соңрак Казан һәм Оренбург театрларында эшли, Хезмәт Герое исеменә лаек була.

 

 

 

Үткән гасырның 70нче еллары урталарында Төзүчеләр Сараенда (хәзерге «Сәйдәш» үзәге) шагыйрьләрнең иҗат кичәләре уза иде. Ул кичәләрне Татарстан язучыларының әдәбиятны пропагандалау бюросы оештырды. Кичәләрне үткәрүдә башлап йөрүчеләр Эльс Гаделов һәм Марсель Галиев булды. Аның беренчесе 1975 елның июнендә шагыйрь Равил Фәйзуллинга багышланды. Ул бик уңышлы һәм истәлекле булып узды. Халык залга сыймыйча, фойе, баскычларга утырып тамаша кылды. Соңрак андый кичәләр Сибгат Хәким, Нури Арсланов иҗатларына багышлап үткәрелде. Бу рәсем Сибгат Хәкимнең иҗат кичәсеннән соң төшерелгән. Фоторәсемдә (сулдан уңга) – беренче рәттә: Гариф Ахунов, Шәһидә Максудова, Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Фәхри Насретдинов, Наҗия Теркулова, Фатих Хөсни; икенче рәттә басып торалар: Миңгол Галиев, Ренат Таҗетдинов, Вафирә Гыйззәтуллина, Айрат Арсланов, Заһит Хәбибуллин, Фасил Әхмәтов, Дания Нуруллина, Бикә Рәхимова (Фәйзуллина), Николай Беляев, Равил Фәйзуллин, Эльс Гаделов, Марсель Галиев. 2 апрель 1976 ел.

 

 

Гастрольләр вакытында төшерелгән рәсем. Сулдан уңга: нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов, җырчы Разия Тимерханова, баянчы Мохтар Әхмәдиев. Үткән гасырның 50нче еллары.

 

 

Режиссер Дамир Сираҗиев һәм драматург Юныс Сафиуллин. 1985 ел.

 

 

Заһид Вәлиулла улы Хәбибуллин (1910-1983) – композитор, скрипач. Күп кенә инструменталь әсәрләр һәм җырлар иҗат итте. «Сихерләнгән малай» балеты авторы. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.




Поделитесь с друзьями

© 2015-2018 Сетевое издание Сәхнә-Сцена.Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространениев любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна при наличии гиперссылки или с письменного согласия редакций СМИ.

Создано при поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям РТ.

Наименование СМИ: Сәхнә-Сцена (sahne.ru). Сайт зарегистрирован ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБОЙ ПО НАДЗОРУ В СФЕРЕ СВЯЗИ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ И МАССОВЫХ КОММУНИКАЦИЙ (РОСКОМНАДЗОР). Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77 – 69870 от 29.05.2017 г.

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». Адрес: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2

Адрес редакции: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов д. 2, 7 этаж.Телефон редакции +7 (843) 222-05-40 (1610), e-mail: saxna@mail.ru .

Главный редактор: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович (Зиннур Хуснияр).

О фактах коррупции просим сообщать по адресу saxna@mail.ru .

Антикоррупционная политика

Политика о персональных данных

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+