Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Пятница, 30 сентября 2016 09:08 // Прочитано 701 раз

Галиябануны уйнаганда үзем ясаган алка, чулпыларны кидем

Бер караганда артистларның шәхси тормышка вакытлары да калмый кебек. Репетицияләр, спектакльләр, концертлар, гастрольләр, интервью һәм съемкалар… Әмма иҗади кеше кайда да иҗат итүдән туктамый шул. Танылган шәхесләребезнең күбесе бер генә минут буш вакытын да әрәмгә үткәрми.

   Нинди генә хоббилары юк хәзерге йолдызларның. Тәм тапкан шөгыльләре ярдәмендә акча эшләүчеләр дә байтак. Мәсәлән, рус эстрадасын алыйк. Барыбызга да таныш «Тыныч йокы нәниләр» тапшыруын алып баручы чибәр ханым Оксана Федорова бүгенге көндә үзенең киемнәр коллекциясен булдырып, тегү цехы ачып җибәрде.
 
   Ә танылган җырчы Валерия Westfalika кибетләр челтәре белән берләшеп, эксклюзив аяк киемнәре линиясен иҗат итүгә иреште. Ирләр дә калышмый. Ни гаҗәп, ир кеше булса да, эстрада җырчысы Шура флорис­тика белән шөгыльләнә икән. Ягъни мәсәлән, тере чәчәкләр һәм гөллләр ярдәмендә гүзәл сәнгать әсәрләре тудыра. Шулай ук ресторан, һәм төрле ял итү урыннары, туйлар, бәйрәмнәр үткәрү үзәкләре оештыручылар да һәм бары тик үз рәхәтлекләре өчен генә рәсем сәнгате, чигү, бәйләү кебек эшләр белән мавыгучылар да бар.
 
   Үзебездә дә бу яктан осталык­лары белән гаҗәпләндерүче артистлар җитәрлек. Мәсәлән, күптән түгел генә куелган «Галиябану» спектаклендә төп рольне башкаручы Гүзәл Гөлвердиевага кул эшләре белән шөгыльләнә башлау өчен нәкъ менә шушы спектакль этәргеч була. Әлбәттә, премьера берәүне дә битараф калдырмады. Кемдер аны яратып карады, тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Әмма сүзем ул хакта түгел. Бу спектакльне куйганда Гүзәл режиссер өчен дә, артистлар өчен дә яңа яктан ачылып китә. «Галиябану» спектакленә әзерлек бара. Алкалар кирәк. Бөтен кибетләрне йөреп чыктым, тик туры килердәй алка таба алмадым. Шунда башыма бер фикер килде. Аны үзеңә ясарга да була бит», – дип искә ала үзе бу хакта Гүзәл. Озак уйлап тормый, интернеттан табып, өйрәнеп, эш өчен кирәкле материалларны туплый. Сатучылар белән киңәшләшеп, нинди рәвештә ясап булачагын күзаллый һәм өйгә кайткач аерым кисәкләрне тоташтырып та куя. Берникадәр вакыт үткәч, чулпылар кирәк булуы ачыклана. Шулай итеп, аларын да үз куллары белән ясый яшь артистка. Бераз остара төшкәч, кирәкле детальләрне интернет-кибетләргә заказ биреп ала башлый. Кызыксынып китеп, шул эшкә башы-аягы белән чумганын сизми дә кала кыз. Хәзер театрдан калган буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлый ул. Баштарак дус кызлары, туганнарына бүләк иткәләсә, хәзер сатып алучылары да барлыкка килгән. «Нәрсә беләндер шөгыльләнү җан рәхәте, тынычлык бирә, көне буе да шулар белән утыра алам. Беренче алка-чулпыларымны ясаганда, сату турында бөтенләй уйлап та карамадым. Фотоларын социаль челтәрләргә элгәч, кызлар кызыксынып, сорап яза башладылар. Заказ буенча ясаган очракта да, хыялланып, илһамланып иҗат итәм», – ди үзе.
 
   Алкаларны ясау серләрен укучыларыбыз белән дә уртаклашуын сорадым. Кулы эш белгән кешегә моның әллә ни авырлыгы да юк икән. Махсус кибетләргә барып карга борыны (круг­логубцы), башсыз кадаклар (штифт), эләктергечләр (швенз), кечкенә боҗралар һәм төрле төрдәге тәңкә һәм энҗе-мәрҗән бөртекләре генә алырга кирәк булачак. Хәзер инде аерым кисәкләрне үзең теләгәнчә бер-берсенә беркетеп чыгасы гына кала. 
 
   Моннан тыш, бәйләргә, сәйлән белән чигәргә, төрле ысуллар белән рәсем ясарга да ярата Гүзәл. Берничә ел элек фотога төшерү белән мавыгып алган. Зур гына архивы бар. Шашып гашыйк булган чагында шигырьләр дә иҗат иткән. «Аларны хәзер укыйм да, көлә-көлә, җүләр булганмын дип, кире алып куям», – дип елмая. Әле күптән түгел тегү машинасы алып кайткан. Бер итәк, бер кофта тегеп тә кигән инде. Әлегә бу өлкәдә тәҗрибәсе зур түгел. Тегә-тегә өйрәнер әле. Хәзерге заманда бик кирәкле һөнәр.
 
   Мавыгуларының артист буларак та файдасын күрә икән. «Бу эшләр барысы да дөньяны күзаллавыңны киңәйтә, персонажларыңны тудырганда тулысынча ачып бирергә ярдәм итә. Аннары, татар хатын-кызлары элек-электән зәвыклы да, горур да һәм шул ук вакытта, йомшак күңелле, сабыр, мөлаем булулары белән аерылып торган. Кул эшләре белән шөгыльләнү бары тик гүзәл затларга гына хас булган нәфислекне ачарга ярдәм итә», – ди ул.
 
Автор:  Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта