Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 03 октября 2016 08:56 // Прочитано 569 раз

Кулларыннан гөлләр тама

Кичке шәфәкъ нурыдай балкып утырган аллы-гөлле гөлчәчәкләр, күз явын алырдай ромашкалар, бар игътибарны үзләренә генә җәлеп итәргә тырышкандай, янып торган кызыл мәкләр, купшы кашкарыйлар, шәмәхә таҗларында таң чыклары балкыган сихри миләүшәләр… 
   Юк, без гөлбакчада түгел. Күңелләрне иркәли торган әлеге гүзәл күренешләр – Энҗенең иҗат җимешләре. Ул аларны үз куллары белән эшли, дөресрәге, төрле төстәге тасмалар, эреле-ваклы сәйләннәр ярдәмендә ак яулыкка, мендәр тышларына чигә.
 
   Энҗе Шәйхетдинованың кул эшләренә очраклы гына Инстаграмм битләрен караштыргалап утырганда тап булдым. Тасмалар белән чигү – минемчә, зур сабырлык таләп итә һәм иң кулны тота торган эшләрнең берсе. Көне-төне телевидение юлын таптаган, съемкалардан кайтып кермәгән кеше өчен мондый эшкә алыну үзе бер батырлык. «Тасмалар белән чәчәкләр чигүгә үзем дә сизмәстән алындым. Кечкенәдән үк кул эшләрен ярата идем, тик телевидениедә эшли башлагач, аларны кырыйга куеп торырга туры килде. Ләкин узган ел күңел ниндидер иҗат эшенә тотынырга теләде. Башта ни эшләргә теләвемне аңламый аптырадым, аннары чигү өчен әзер материаллар алдым да эшкә тотындым. Ә анда вазадагы чәчәкләрне тасма белән чигәргә кушылган. Шуларны эшләгәч ниндидер бер рәхәтлек тоеп (кул эше белән шөгыльләнүчеләр белә инде ул халәтне), Интернет аша эзләнә башладым. Анда шулкадәр күп мастер-класслар! Аларны карап чыктым да тасмалар алырга йөгердем», – дип сөйләде Энҗе. Чигү өчен төрле төстәге тасмаларны кибеттә дә, базарда да сатып алырга мөмкин икән. Ә тукымаларның ниндие дә ярый. Шулай да, калын тукымалар аша энә белән тасма бик авыр керә. Канва, киндер кебек тукымаларда чигү җайлырак, дип киңәш итә ул бу эшкә яңа алынучыларга. Тасмаларның киңлеге исә, нинди чәчәк чигүгә карап, төрле булырга мөмкин. Аеруча еш кулланыла торганы – 2,5 сантиметрлысы. Мәк чәчәкләре өчен 5 сантиметрлы тасмалар уңайлы. Моннан тыш, зур күзле энәләр дә кирәк. Алары тукыма, фурнитура кибетләрендә сатыла. Чигәргә җайлы булсын өчен тукыманы беркетергә түгәрәкләр дә алырга онытмагыз. Яфракларны эшләү өчен төрле киңлектәге яшел тасмалар алына. Алар таррак булганда, энәнең дә нечкәрәген кулланырга киңәш ителә, алайса тишекләр зур кала. Тасманы энә белән тукыманың бер ягыннан икенче ягына чыгарасы. Тукыманың сул ягында калган тасмаларга эләкмәскә тырышырга кирәк, юкса тартылып чәчәк таҗлары бозылырга мөмкин. «Бу шактый четерекле, зур түземлек сорый торган эш, көч тә кирәк. Игътибарлы булуны да таләп итә. Шул ук вакытта бик мавыктыргыч та. Бер тотынсаң, аерылып булмый. Кайбер кеше авыр өйрәнә. Шуңа да башта ук зур картина ясарга алынганчы, кулны күнектерү өчен тукымага төрле яфраклар, чәчәкләр ясап карарга мөмкин. Минем иң беренче хезмәтем розалар тутырылган кәрзин картинасы иде. Аннары бәрхет тукымага чәчәкләр чигеп, телефон өчен савыт ясадым. Хәзер менә мендәрләргә күңелем төште. Мин аларны туганнарыма чигеп бирәм. Бәйрәмгә менә дигән бүләк», – 
дип, үз эшенең серләренә укучыларыбызны да төшендерергә тырышты ул. 
 
   Хезмәттәшләре бизнес ач дип тә шаярта икән. «Тик әлегә алай ук зурдан кубып тотынып булмый. Бу – күңелне ял иттерү өчен эшләнелә торган бер шөгыль. Аннары күз күрер. Алга таба матур, зур картиналар чигәсем килә», – ди Энҗе.
 
   Бирсен Ходай. Без исә гүзәллек тудыручы уңган-булган чибәр ханымга эшендә дә, яраткан шөгылендә дә уңышлар телибез.
Автор:  Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта