Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Вторник, 10 января 2017 13:12 // Прочитано 832 раз

Әлмәт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллинага яңа ел нинди бүләк алып килгән?

Кәбисә ел дисәләр дә, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина өчен 2016 ел бик уңышлы килгән.

“Быел төпчек улым 1 нче сыйныфка укырга керде, “Тантана” премиясе лауреаты һәм шулай ук “Ел актеры” исеменә лаек булдым. Ә Яңа ел алдыннан тагын бер сюрприз көтеп торган икән, Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Бик сөендем, әлбәттә. Һәр артистның күңел түрендә яшеренеп яткан хыялыдыр инде бу. Үзем Әлмәт театрында 2001 нче елдан бирле хезмәт куям. Курсташларым арасында берүзем артист булып киттем. 2 курста укыган чагымда ук Камал театрында эшли башладым. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Шәҗәрә” спектаклендә уйнадым. Әлмәткә күчкәч тә килеп уйнап йөрдем. Хәтта спектакльне телевиденигә архивка төшерү өчен, бәби тапканымны да көтеп тордылар”, – дип сөйләде ул. “Яратыр идем” клибы аша күпләргә яхшы таныш ул. Моннан тыш Мәдинә көйләр язу белән дә мәшгуль. Инде 50гә якын җыры бар. Җәйгә исә шәрык биюләренә нигезләнгән тагын бер клип төшерергә ниятлиләр.




Поделитесь с друзьями

Комментарии  

0 #1 Зульфия 11.01.2017 05:36
Мэдинэ Гайнуллина очен тавыш бирэбез!Унган,булган!МОЛОДЕЦ!!!
Цитировать

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта