Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 18 января 2017 13:00 // Прочитано 776 раз

Энҗе Шәйхетдинова: “Хыяллар чыннан да тормышка аша икән”

Телевидение алып баручысы Энҗе Шәйхетдинова яңа елын Финляндиядә каршы алган. Җылы якларда ял итүчеләр турында гел ишетеп торабыз инде, ә менә төньяк илләрендә тормыш ничегрәк икән? Энҗе ханымнан сәяхәттән алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашуын сорадык.

Хыялланырга кирәк, хыял тормышка аша, дигәннәренә элек көлемсерәп карый идем, чыннан да аша икән бит. Инде ике ел " Эх, яңа елны башка берәр җирдә каршы алсаң икән, кыш көне сәяхәт итсәң икән", – дип йөрим. Быел да көз көне берничә тапкыр шулай дип сөйләндем һәм хыялым чынга ашты да куйды. Уйламаганда гына Скандинавия илләренә сәяхәткә барып кайту мөмкинлеге барлыкка килде. Дөресрәге, сәяхәт итүне яраткан кызыбыз, шундый идея тәкъдим итте. Аның иптәш кызы әти-әниләре белән Финляндия-Швеция маршруты буенча барырга җыена икән. Беренче гыйнварда юлга кузгалалар. Очкын булса, ялкыны да барлыкка килә, диләрме. Ирем белән без дә әлеге сәяхәткә әзерләнә башладык.

 

Европада берничә тапкыр булганыбыз бар, ә менә кыш көне чит ил халкының тормышын күргән юк иде әле. Өстәвенә, Раштуа, Яңа ел бәйрәмнәре. Башта поезд белән Санкт-Петербургка бардык. Андагы матурлык әйтеп бетергесез. Дөресен әйткәндә, чит илең бер якта торсын! Шуннан соң автобус белән Финляндиягә. Чикне узуга безне әлеге ил ябалак-ябалак яуган карлары белән каршы алды. Менә бездә ничек матур дип мактанырга теләгән, диярсең. Чыннан да табигате искиткеч. Ә юллары... Шундый күп кар ява, юл билгеләре тизлекне 80 кмдан арттырмаска дип, кистәеп тора, ник бер машина кагыйдә бозсын, өстәвенә автомобиль хәрәкәте капма-каршы юллар буенча бара, бер-берсе өстенә менми, махсус техника трассадагы карны чистартып кына тора. Менә бит ул чагыштырам дисәң, күпме аерма, журналист күзенә мондый нәрсәләр тагын да тизрәк күренә бит әле. Автобуста утырып, тел шартлатып карап бардым инде. Әфәрин дими ни диярсең.

 

Хельсинки шәһәре белән танышканнан соң, 160 километр ераклыктагы Турку шәһәренә киттек. Анда безне 10 катлы лайнер көтә иде. Балтыйк диңгезе буйлап Швециягә алып китте. Титаник язмышы булмасын дип, шаяртыштык юлдашлар белән, шаяртсак та күңелгә шөбһә керде. Лайнерның эче кечкенә бер шәһәр кебек, анда кафе, рестораннар, кибетләр, каюталар бик уңайлы һәм чиста. Халыкка хезмәт күрсәтә беләләр инде чит илдә. Кызганыч, бу тармак бездә бик аксый шул. Безнең өчен ашау да бик мөһим бит әле. Анысы белән дә шаккатырдылар, әлбәттә. Гидка рәхмәт, безнең комсызлыкны белә бит инде, алдан кисәтеп куйды. Швед өстәлендәге бар нәрсәне дә тәлинкәгезгә берьюлы тутырмагыз, аз-азлап барып алыгыз, диде. Киңәшен тоттык һәм оттырмадык. Ризыкларның тәмлелеге һәм сыйфаты турында аерым сөйләрлек. Иң мөһиме ашказаны "рәхмәтле" булды. Бернинди кыенлык сизмәде, теле булса, "бишле" билгесенә бәяләр иде. Стокгольм шәһәренә иртәнге алтыда килеп җиттек. Караңгы иде әле. Матур утлар яна, корольләрнең йортлары, замоклары. Әкият инде. Нәкъ әкиятләрендә язылганча. Халкы үз көенә яши, спорт белән шөгыльләнәләр, бер кая ашыкмыйлар. Ничек шулай яшәп була икән ул? Минем гел йөгерә-йөгерә барасы, никтер ашыгасы килде. Казанда шулай ияләшелгән бит.Безнең гел ашыгыч. Ә бәяләре ошамады, "тешли", бигрәк кыйммәт инде. Хәер, үзләре зарланмый. Хезмәт хаклары безнекенә караганда, алты-җиде тапкыр артыграк.

 

Музейлары ошады. Туристларны җәлеп итә беләләр. Безнең музейлар өчен дә кызыклы идеяләр күрдем мин анда. Болгар музее директорын шунда җибәреп кайтарасы килде. 333 ел су төбендә яткан кораблары бик ошады. Шведлар аны 4 ел буе күтәргән. Нишләгәннәрдер шул кадәр? Ә аннары 15 ел реставрация ясаганнар. Матур инде, җәмәгать. Агачны уеп-уеп төрле фигуралар, чәчәкләр ясаганнар. Булган бит дөньяда осталар. 4 ел буе су төбеннән юкка гына чыгармаганнар, хәзер бөтен дөньяга шул корабны күрсәтеп мактаналар. Горурлык хисе, бездә дә бар. Сәяхәттән кайтышлый, Санкт-Петербургта Эрмитажга кердек. Искитәрлек. Андагы матурлык, байлык. Яши белгән, җәмәгать, безнең патшалар да. Корольләрдән ким түгел. Әле революция вакытында таланып, юкка чыккан әйберләр дә монда булса, гомумән, хуштан язарлык булыр иде.

Шәп нәрсә, сәяхәт. Дөньяга караш, күп нәрсәгә фикерне үзгәрә.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта