Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Среда, 25 января 2017 12:25 // Прочитано 613 раз

Гөлназ Закирова: Илгиз Зәйниевнең "Урман - клаб" спектакле - беренче эшем

Быел Чаллы Татар дәүләт драма театрында балаларга Яңа ел бүләге итеп И.Зәйниев әсәре буенча “Урман – клаб” спектаклен әзерләделәр. Аны сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Раушания Таһирова куя. Композиторы – Гөлназ Закирова.

 

Җырлы-биюле матур тамашада урман җәнлекләре җыр фестивале оештырырга җыена. Америкадан бик шәп тавышлы Шүрәленең кайтып төшүе куяннарның беренчелекне яулау турындагы планнарын боза. Озын колаклар Шүрәлегә аяк чалырга тырышса да, әкиятнең азагы яхшы була. Спектакль матур җыр бәйрәме белән бетә.

Спектакль ике телдә барды. Әмма бөтен җырлар да татарча гына башкарыла. Яшь композитор Гөлназ Закированың бу беренче тәҗрибәсе. Моңа кадәр спектакльләргә көй язганы булмаган.

“Мин 2012 елда Казан дәүләр консерваториясен тәмамладым, композиция факультетында профессор Борис Николаевич Трубин классында укыдым. Спектакльгә көй язарга әсәрнең авторы Илгиз Зәйниев үзе тәкъдим итте. Чаллы театры ризалыгы белән бу эшкә алындым. Театр белән эшләү кызыклы да, җаваплы да. Аның үз таләпләре бар һәм син аларга яраклашырга тиеш, ләкин эшеңнең нәтиҗәсен күргәч, күңелдә канәгатьлелек хисе туа. Мине дәртләндереп торган реңиссерга, актерларга, аранжировка өлкәсендә ярдәм иткән Ришат Шәйхетдинова зур рәхмәтләремне белдерәм”, – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Гөлназ.




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта