Театр - яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 
(Габдулла Тукай)

Понедельник, 06 февраля 2017 12:32 // Прочитано 764 раз

“Манзара” тапшыруы хәбәрчесе Әдилә Сәфәрова Гарәп Әмирлекләрендә нишләп йөргән?

 Әле күптән түгел генә бер төркем татар кызлары Гарәп Әмирлекләрендә ялда булып кайтты. Нишләп йөрүләре турында кызыксынып ТНВның “Манзара” тапшыруы хәбәрчесе Әдилә Сәфәрова белән элемтәгә чыктык.

“Тапшыру кысаларында бер ара “Дәрья” сәхифәсен алып барган идем. Шул чакта чит төбәкләрдә яшәүче күп кенә татарлар белән аралашырга тырыштым. Шулай итеп Париж, Латвия, Америка татарлары, Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшләребез белән таныштым. Барысы белән дә интернет аша аралашып торабыз. Гарәп әмирлекләрендә яшәүче татарларның диаспора җитәкчесе – Исмәгыйль Шәңгәрәев. Ул бик аралашучан кеше. Мине аның ничек ул якларга күченеп китүе, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлавы, аны гарәп илләрендә җәелдерүе кызыксындырды. Аның белән газетага берничә әңгәмә дә эшләгән булды. Шулай аралаша торгач, мин андагы татар яшьләре белән дә таныштым, дуслаштык дисәк тә була. Бүгенге көндә дә аралашып торабыз,” – дип сөйләде Әдилә.

 

Бүгенге көндә анда яшәүче татарларны гаилә кору мәсьәләсе борчый икән. Яшьләр тормыш иптәшләренең татар милләтеннән булуын тели. Шушы Гарәп әмирлекләрендә яшәүче татар егет-кызларына тормыш иптәше табышырга ярдәм итмәссеңме дип, Әдиләгә дә мөрәҗәгать иткәннәр. “Алар бөтенесе мөселман динендәге кешеләр, егетләргә – яулыклы кызлар, кызларга биш вакыт намаз укучы егетләр эзләүдә ярдәм итәргә тырыштым. Аллага шөкер Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бер татар егетенә Татарстаннан кыз да табып бирдек. Ул – Балтач районынннан, дини тәрбия алган, иманлы, шәригать таләпләренә туры китереп киенә. Бүгенге көндә бу пар матур гына яшәп ята. Биредәге дусларым белән күзгә-күз очрашып, үзләрен күреп, чәйләр эчеп рәхәтләнеп әңгәмә корып утырасым килде. Шуның өчен җайлырак вакыт табып шушы илгә сәяхәт кылып кайтырга булдык.

Бу ял итү генә түгел, бераз эшлекле дә сәфәр дип саныйм. Аралашу вакытында биредә яшәүче милләттәшләребез үз теләкләрен җиткерделәр, шулай ук татар диаспорасының эшчәнлеген тагын да активлаштыру буенча киңәшләшеп, төрле чаралар уздырырга ниятләп аерылыштык.

Гарәп Әмирлекләре мине үзенең әкияти дөньясы белән таң калдырды. Аллаһы тәгалә “күн” (гарәпчә) булсын дип әйтсә, чүл уртасында да бакчалар үсә ала, гаҗәеп матур заманча шәһәр дә барлыкка килә ала икән, шунысына сокланып кайттым. Җир астыннан чыккан “кара алтын”нан алган табышны кеше файдасына кулланып, шул дәрәҗәдә уңайлы яшәү шартлары булдырып, искиткеч матур шәһәр төзи алганнар. Мөселман кешеләренә яшәү өчен бик уңайлы ил”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Әдилә.

 




Поделитесь с друзьями

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

Игъланнар тактасы

Конкурслар

Әти-әниләр һәм мөгаллимнәр өчен махсус кушымта